Кандра районы
Кандра районы (рус. Кандринский район, баш. Ҡандра районы) — Башкортстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1937—1956 елларда гамәлдә торган.
Җәгърафик урнашу
Район АССРның көнбатышында урнашкан булган; төньякта Шаран районы белән, көнчыгышта — Бүздәк районы белән, көньякта — Бәләбәй районы белән, көнбатышта Туймазы районы белән чиктәш булган.
Тарих
Кандра районы 1937 елның 20 мартындагы БҮБК «Башкорт АССРында яңа районнар булдыру турында» карарына туры китереп булдырылган.[1]
1952—1953 елларда Башкортстан АССРның Уфа өлкәсенә кергән булган.
1956 елның 4 июлендә район бетерелә, җирләре Туймазы районы составына кертелгәннәр.
Матбугат
«Кызыл байрак» – Кандра районында атнага 3 тапкыр татарча нәшер ителгән иҗтимагый - сәяси басма. 1937 елның сентябреннән 1956 елның июленә кадәр чыгып килә. КПССның Кандра районы комитеты органы булган.[2]
Административ бүленеш
Район составына 17 авыл шурасына бүленгән (1940): Алексеевка, Арысланбәк, Балтай, Бишкурай, Иске Кандра, Кандра-Әмин, Кандракүл, Кендектамак, Карамалы-Гобәй, Николаевка, Сардык, Тукай, Төпкилде, Туктагыл, Чокадыбаш, Чокадытамак, Ярмунча.[3]
Халык
Искәрмәләр
- ↑ http://www.melgrosh.unimelb.edu.au/php/politics.php?action=matinfo&lang=russian&sstring=671(үле сылтама)
- ↑ Башкортостан (энциклопедия), archived from the original on 2014-02-19, retrieved 2014-09-01
- ↑ Башкортстанның административ-территориаль бүленеше (1940 елның 1 июне хәленә)(үле сылтама)
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_pop_39_2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2088