Тимергали Килмөхәммәтов
Тәрҗемәи хәле
1941 елның 19 декабренда Үзбәкстанның Фәрганә өлкәсе Багдат районы Серов станциясендә туган. Кырмыскалы районы Бишавыл-Уңгар урта мәктәбен, Уфада дәүләт университетын (1967), Мәскәү дәүләт университеты аспирантурасын (1970) тәмамлый. Филология фәннәре кандидаты (1970), докторы (2000) диссертацияләрен яклый. 1970 елдан БДУ укытучысы.[2]
Иҗаты
Әдәби эшчәнлеге студент елларында башлана. Беренче әсәре – «Будёновка» хикәясе дә шул елларда «Совет Башкортстаны» газетасында басыла.[3] Беренче китабы – «Йолдыз төсе» (1968). Аспирантура бетергәч, проза, әдәби тәнкыйть өлкәләрендә эшли. «Күк тояккай» (1972), «Кышлактагы кешеләр» (1976), «Хаклык үлми» (1991), «Җанкисәк» (2001) хикәя җыентыклары аны үзенчәлекле прозаик итеп танытты.
Фәнни эшчәнлеге
Әдәби тәнкыйть, бигрәк тә театр тәнкыйте өлкәсендә, драматургия буенча эзләнүләр алып бара. Мостай Кәрим иҗатын тикшереп, «Мостай Кәрим драматургиясе» (1979) ( [рус.]) китабын бастырды. «Башкорт трагедиясенең поэтикасы» (1983), «Драматургия һәм драматурглар» (1986) хезмәтләрен язды. «Башкорт әдәбияты тарихы» (1990-1996) китабы автордашы.[4]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- М. Өметбаев премиясе (2005)
- Зәйнәп Биишева премиясе (2009)
- БР атказанган фән эшлеклесе (1997)
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1973)
Әдәбият
1. С. Суфиянов. Осталык юлы – тырышлык. «Агыйдел», 1977, № 7.
2. Ә. Нигъмәтуллин. Ачышлардан туа ачышлар. «Агыйдел» ,1981, № 3.
Чыганаклар
Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 [башк.]
Сылтамалар
- башка чыганаклар
- Башкортстан (белешмәлек) [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Башинформ / за ред. А. В. Валиев — 1992.
- ↑ БДУ сайты(үле сылтама)
- ↑ Уфа шәһәре сайты, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-12-12
- ↑ Күгәрчен районы китапханәсе