Бозаяз

БозаязБашкортстанның Кырмыскалы районындагы татар (мишәр) авылы. 2010 елның 14 октябренә 1492 кеше яши.[1] Район үзәгенә кадәр 26 км ара, якындагы тимер юл станциясенә (Карлыман) – 39 км.

Тарих

Бу якларга мишәрләр Борай якларыннан килгәннәр һәм Иске Мерәс (хәзер авыл Дәүләкән районына керә) авылында яшәүче Стәрлетамак өязенең Нугай даругасының Өршәк-Мең олысы башкортларыннан алганнар. Алар җирле кабилә юлбашчыларыннан җирне 20 елга арендага алып тора. Аннары шартнамә яңадан илле елга төзелә. Башта авылга нигез салучы Мөслим Каныбәков хөрмәтенә Мөслим диеп атала, тора-бара авылга Бозаяз елгасы исеме ябыша. 1920 елда Бозаязда 957 йортта 3748 кеше яши.[2]

1935-1956 елларда – Бозаяз районы үзәге.

Демография

Халык саны
2002[3]2009[4]2010[5]2020[6]
1624154114921573

Мәгариф

1902 елда биредә рус-татар мәктәбе ачыла, соңыннан мәктәп игенче яшьләр мәктәбе итеп үзгәртелә. 1938 елдан урта мәктәп буларак эшләп килә. Бозаяз урта мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла. 2011 елның 1 сентябрендә ул 164 бала ишекләрен ачты. Укыучыларга 23 укытучы белем бирә. 2005 елда мәктәпкә Бозаязда үскән язучы Фәнил Әсәнов исеме бирелә.

Мәдәният

Китапханә, мәдәният йорты

Медицина

Бозаязда участок хастаханәсе эшләп килә. “Ашыгыч ярдәм” бригадасы якын-тирәдәге авыруларны коткара.

Авылда даруханә бар.

Авылның атаклы кешеләре

Икътисад

Бозаязда халыкны эш урыннары белән ҖЧҖ токымчылык заводы "Дружба" (сарыкчылык) һәм “ДУП” Бозаяз питомник-совхозы (сортларны тикшерү кишәрлеге) тәэмин итәләр.

Истәлекле урыннар

Бозаяз елгасы аша салынган таш күпер (Екатерина күпере) архитектура һәм тарих һәйкәле булып тора. Аны 18 гасыр ахырында салганнар. Авыл картлары сүзе буенча аны әсир ителгән "әвстерләр" салган, ягъни австриялеләр.

Искәрмәләр

  1. Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан — приложение в формате Excel 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
  2. Асфандияров А.З. История сел и деревень Башкортостана и сопредельных территорий. - Уфа, Китап, 2009. - 744 с. Страница 181.
  3. http://www.perepis2002.ru/content.html?id=11&docid=10715289081460
  4. http://www.asmo-rb.ru/engine/data/attach/1/spravochnik.xls
  5. http://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw
  6. https://rosstat.gov.ru/vpn/2020/Tom1_Chislennost_i_razmeshchenie_naseleniya

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә