Мең (кабилә)
Этноним
«Мең» этнонимы мең («бер мең») саныннан барлыкка килгән дип исәпләнелә[1].
«Дәфтәре Чыңгызнамә»дәге «Кысса-и Чыңгызхан» дастанына ярашлы, Чыңгызхан мең кабиләсе башлыгына «Мең Сазаклы Урдас-бәк» дип мөрәҗәгать итә. Ж. М. Сабитов фикеренчә, «мең» этнонимы кабилә башлыгы Урдас-бинең «Мең Сазаклы» («Тычканны») атыннан барлыкка килгән. Г. Е. Грум-Гржимайло гипотезасы буенча, тыва халкы составындагы меңгәт (мингат) этнонимы белән билгеле булган төп нәсел атамасының бер өлешен «мең» атамасы тәшкил итә, биредә -әт (-ат) — күплекне белдергән кушымча булып тора. Шул ук вакытта этнонимның монголларның «маңгыт» кабиләсе атамасыннан барлыкка килү версиясе кире кагыла, чөнки соңгысы «Сокровенное сказание»да телгә алынган «Маңгытай» антропонимыннан барлыкка килгән[1].
Мең этнонимы шулай ук кыргызлар, нугайлар һәм үзбәкләр составында теркәлгән[2].
Ыру составы
Р. Г. Кузеев буенча мең кабиләсе 7 ырудан тора[3]: кыбау-мең, күл-мең, кыркөйле-мең, мең, меркет-мең, чебе-мең, сарайлы-мең. Хәзерге тикшеренүчеләр кыбау һәм меркетләрне аерым башкорт кабиләләре дип билгели[1].
Тарих
Меңлеләр кабилә булып борынгы төрки дәвердә (VI—VIII гасырлар), угыз берләшмәсе тупланган Саян-Алтай төбәгендә оешкан[1].
Борынгы төрки мифологиясендә бәян ителгәнчә, төркиләрнең ата-бабасы Яфаның 8 улларының берсенең исеме Мең булган. Риваятләрдә меңлекләрнең борынгы ата-бабаларының (Төкле-ата, Чәчле-ата, Корсыба-ата) Алтайдагы эпик батырлыклары, «зур сугышлар» аркасында яңа җирләргә күченүе сурәтләнә. XIX гасырда С. Г. Мирасов тарафыннан табылган шәҗәрә нигезендә, меңлеләр һуннарның Баламир ханын үзләренең ата-бабасы дип исәпләгән. Меңлеләрнең фольклоры аларның ата-бабалары Мәвернәһердән килгән дип хәбәр итә. «Мең санаклы Урдас бәк» кушаматлы меңлеләрнең башлыгы Санаклы якынча XIV гасырның уртасында Мәвернәһр хакимнәренең берсе булган, ул үзара сугышлар аркасында үзенең кабиләсе белән Уралга күчкән. Халык авыз ижадында Урдас бинең исеме Урта Азия, Сырдаръя елгасы үзәне белән бәйләнә[2].
XII—XIII гасырларда меңлеләр күпкабиләле кыпчак дөньясының бер өлеше булып тора. XIII гасырда киң территориядә Алтын Урда дәүләте барлыкка килә. XIV гасырда меңлеләр катай кабиләсе белән тыгыз бәйләнештә була. Бу чорда алар хәзерге көнбатыш Башкортстан җирләрендә, башлыча Ык елгасының түбән агымында, шулай ук Зәй, Минзәлә һәм Сөн елгалары буйлап көн итәләр. Кыбау ыруы башкортлары үзләренең туган ягы дип, катайлар һәм кошчылар кебек, Мәләкәс урынлыгын атыйлар. Алар фикеренчә бу урын Ык елгасы аръягында урнашкан. Кырауларның бер арасы мәләкәс-кыбау дип атала. Күл һәм уби ырулары риваятьләре ата-бабаларының «борынгы җирләре» дип Ык барча үләнен күрсәтә. Риваятьләр буенча күл-меңлеләр Дим буенча Кункас һәм Иштәк аксакаллар җитәкчелегендә күчә[3].
XIV гасырдан, башкорт кабиләләре Бөгелмә калкулыгыннан актив күчеше чорында, мең ырулары катайлар эзеннән Агыйдел аша үтеп Агыйдел-Караидел елгалары арасының көньяк өлешен били, ары Караидел һәм Дим елгаларының Агыйделгә койган җирләрдә туплана. Риваятьләр буенча, хәзерге Башкортстан Республикасының үзәк өлеше, Уфа шәһәре тирәсе белән бергә, меңлекләрнең җирләре була. 1480 еллардан башкорт җирләренең зур өлеше Нугай Урдасына буйсына башлый, нугай наместнигы башкортлар белән Имән (Уфа) каласыннан идарә итә[1]. XV гасырда меңлеләр Дим үзәнендә яшәсәләр дә, Нугай Урдасы хакимлеге чорында бу җирләр өчен низаглар булып тора һәм хәл тотрыксыз була. XVI гасыр уртасында меңлеләр башка башкорт кабиләләре белән бергә нугайларга каршы ачык көрәш юлына басалар. Бу сугыш барышында меңлеләр тулысынча Дим һәм Өршәк елгалары үзәннәрендә урнашалар[3]. Төньяк-көнбатыш Башкортстанда, Минзәлә елгасы ярында яшәүче сарайлы-мең ыруы вәкилләре Казан ханына хезмәт итә[1].
Дим ярында яшәүче меңлеләр көньяк-көнбатышта — елан, көнбатышта — каңлы, төньяк-көнбатышта — каршын, төньякта — көзәй һәм кыбау, төньяк-көнчыгышта — табын (биш, табын, йомран-табын һәм дуван-табын), көнчыгышта — меркет, көньяк-көнчыгышта — юрматы кабиләләре аларга күрше була[1]. Минзәлә үзәнендә яшәүче сарылы-мең ыруының күршеләре — байлар һәм ирәкте кабиләләре[1].
Көньяк-көнбатыш, ягъни Дим башкортларына меңлекләрдән башка ырулар да карый. Күл-мең башкортлары 1706 елда Исәт провинциясеннән үзләренең «борынгы җирләренә» кайткан салйотларны кертәләр. Ил-күл-мең ыруы җирләрендә бөрҗәннәр Сәтәй-Бөрҗән һәм Миякәбаш авылларын нигезлиләр, шулай ук Илчегол һәм Түбәтәй авыллары халкының бер өлешен бөрҗән кабиләсе вәкилләре тәшкил иткән. Кырык-өйле-мең ыруы җирләрендә бөрҗәннәр Дүртөйле, Көрмәнкәй, Иткол, Исмәгыйл авылларын нигезлиләр. Җаек-суби-мең ыруы җирләрендә кыпчак тарафыннан Кыпчак-Аскар, Кече Кыпчак һәм Сарыш авылларына нигез салына. Ачылыкүл тирәсендәге кырык-өйле-мең ыруы һәм каңлы кабиләсенең асаба җирләрендә табыннар Мәкәш, Бурангол, Кызрас авылларын нигезлиләр. Ил-күл-мең ыруының асаба җирләрендә тамяннар — Тамъян-Таймас, Колтай-Кизләү һәм Зиреклекүл авылларына нигез сала, ә соңгысына Минзәлә өязеннән килгән сарайлы-мең башкортлары кердәш булып төзекләгәннәр. XVIII гасырның беренче яртысында ил-күл-меңлеләр асаба җирләренә гайнә башкортлары керә, алар Гайнәямак һәм Мәнәвез-Мәскәү авылларына нигез салалар.
Башкорт җирләре Рус дәүләтенә кушылганнан соң, XVI гасырда мең башкортлары Башкортстанның барлык диярлек көньяк-көнбатыш өлешен биләүләрен раслаучы асабалык грамоталар алалар. Кабилә җирләре Нугай даругасы составында Мең вулысын барлыкка китерә. Дим башкортларының мөрәҗәгате буенча патша Алексей Михайловичның 1646 елның 15 августындагы грамотасы нигезендә Мең волосте 11 өлешкә бүленә. Һәр өлешнең җитәкчесе була: 1) Терегул Асанов, 2) Уразлы Урманов, 3) Баембәт, Бакый, Баембәт Тереголовлар, 4) Кумар Курчак, Кельтей Узяк, 5) Симет, 6) Әхмәт Терегулов, 7) Тукмик Чупин, 8) Локомат Теренгулов, 9) Кадергол Бакаев, 10) Акымбәт, 11) Кулка, Бакай Нәдерголов[4].
Җир биләмәсе чикләренең ачык билгеләнмәү сәбәпле, меңле башкортлар үз җирләрен үзара килешеп яңадан 11 өлешкә бүлә. Бу бүленеш 1671 елның 9 февралендә патша Алексей Михайлович тарафыннан раслана. Уртак җирләрне бүлүдә Мең волосте башлыгы кенәз Канҗафәрнең 4 улы — Козян, Дистан, Кулбат, Козаш-кенәз һәм Чүплекнең 4 улы — Җаек-Себе, Кадир-Себе, Меңле-Себе һәм Идел-Себе, һәм шулай ук Урал Урманов, Мәмбәткол Еникиев һәм Аккунды Акманов катнаша. Соңрак Кузябахның җирләре — Мең олысы, Дистантның җирләре — Сарайлы-Мең олысы, Колбахтин җирләре — Суб-Мең олысы, Кодашның җирләре — Өршәк-Мең олысы, Җаек-Сының җирләре — Җаек-Себе-Мең олысы, Кадир-Сының җирләре — Бәгәнәш-Мең олысы; Идел-Сының җирләре — Слю-Мең олысы; Акконд Акмановның җирләре — Меркет-Мең олысы; Меңле-Сының җирләре — Күл-Ил-Мең олысы; Мәмбәткол Еникеевның җирләре җирләре — Илекәй-Мең олысы дип атала башлый[4].
Соңрак Мең волосте җирләре Оренбург губернасының Бәләбәй, Минзәлә, Стәрлетамак һәм Уфа өязләр составына керә, ә 1865 елда бу өязләр Уфа губернасына карый. 1798–1854 елларда, Башкортстанда идарә итүнең кантон системасы чорында — 2 нче, 3 нче (4 нче), 5 нче, 7 нче (8 нче, 9 нчы), 8 нче (7 нче, 8 нче), 9 нчы (10 нчы) һәм 11 нче (12 нче) башкорт кантоннарына карый.
Урнашуы
Меңле кабиләсе башкортлары Дим елгасы бассейнының киң территориясен билиләр. Шулай ук Өршәк елгасы үзәне, Асылыкүл һәм Кандракүл күлләре арасындагы Сәрмәсән елгасының югары агымы, Караидел (Уфа) елгасының түбән агымы җирләрендә яшиләр. Хәзерге вакытта бу территория административ рәвештә Башкортстан Республикасының Авыргазы, Бишбүләк, Благовар, Благовещен, Дәүләкән, Иглин, Кырмыскалы, Миякә, Уфа, Чишмә һәм Әлшәй районнарына карый. Минзәлә елгасының үзәне шулай ук мең кабиләсе тупланып яшәгән урыннарының берсе булып тора. Хәзерге вакытта бу җирләр административ рәвештә Татарстан Республикасының Сарман һәм Тукай районнары составына керә. Меңлеләр башка башкорт кабиләләре вәкилләре белән бергә Тук, Зур һәм Кече Соран, Самара, Бозаулык, Камелик һәм Зур Ыргыз елгалары территориясен били. Хәзерге вакытта бу җирләр административ рәвештә Самар өлкәсенең Зур Глушица һәм Зур Чернигов районнары, Саратов өлкәсенең Перелюб һәм Пугачев районнары, Оренбург өлкәсенең Красногвардейск районына карый[1][3].
Искәрмәләр
Әдәбият
- Әхмәтҗанов М.И. XVII–XVIII гасыр татар ташбилгеләре. — Казан, 2011. — 260 с..
- Ж. М. Сабитов. Племя минг в истории золотой орды и постордынских государств // Научный Татарстан : журнал. — 2014. — № 1. — С. 71–77.
- Йәнғужин Р. З. Мең // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
- Нәҙерғолов М. Х. Мең ырыуы шәжәрәһе // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.