Олыс
Олыс (рус. Улус) — халык һәм дәүләт төшенчәләрен билгели торган, катлаулы семантикалы төрки һәм монгол социаль термины; Монгол империясе, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Себер ханлыгы һәм башка дәүләтләр составында адмминистратив-территориаль берәмлек. Шулай ук «урда», «гаскәр», «дәүләт» яки «ил» төшенчәләрен билгели.
Өйрәнелеше һәм шәрехләү
«Олыс» атамасы Казан ханлыгында искә алына. Казаннан әсир итеп алып кителгәндә Сөембикә ханбикә түбәндәге сүзләрне әйтә:
| … нигә ул (Мәскәү патшасы — Н.Г.) җирләребезне алып, безне әсир итә. Мин аннан, Казан җирендә кечкенә генә бер олыстан („улусец“) өлеш чыгарып, үлгәнче шунда гомер кичерү мөмкинлеге бирсә, яисә атам җиренә Нугай урдасына җибәрсә,… башка берни дә сорамас идем…[1] |
1551 елның 16 маенда башкалага сугыш белән килгән урыс гаскәренә шәһәр тирәсендәге олысларны таларга боерык бирелә: «Казанские улусы пленити, и воевати, и не щадити ни жен, ни детей, ни старых, ни юных…». 24 майда гаскәрнең бер өлеше Зөя кальгасын торгызырга, икенче өлеше кабат кальга тирәсендәге олысларны яулап алырга җибәрелә: «…по улусам казанским воевати, и пленити горныя черемиса и нижнея…»[1].
Елъязма чыганакларда Казан ханлыгы — Тау (Горная), Болын (Луговая), Арча (Арская) һәм Елга (Побережная) буе өлкәләренә бүленә. Тау һәм Болын өлкәләре Казан ханлыгы яулап алынгач, чирмеш олыслары буларак билгеләнә. Әлеге олыслар турында «Казан ельязмачысы»да искә ала: «Арча кырында меңгә якын җәймә йорт куелды. Аларда олы халык ашап-эчте, төрле уеннар кылып күңел ачты. Бәйрәмгә, шәһәр халкына сату, сатып алу, алыштыру өчен төрле товарлар төяп ерак олыслардан чирмешләр дә килгән иде»[1].
Урыс елъязмалары буенча, Казан ханлыгында «олыс» атамасы түбәндәге ике мәгънәдә кулланыла:
- Ханлыкка буйсынган халыкларның җирләре;
- Татар бәкләренең җирләре.
Күп кенә халыкларда «олыс» атамасы төрле мәгънәдә аңлатыла. Бурятларда олыс — 5-8 йорттан торган авыл[1]. Тарихчы Андриан Борисов фикеренчә, якутларга термин урта гасырларда яшәгән монголлар аша кергән. Олыс социаль һәм потестар оеша формасы буларак төрки һәм монгол халыклары өчен универсаль. Аның башлангычы бик ерак үткәнгә барып тоташа. Хәзер бу сүз «халык», «ил», «кабиләләр берләшүе» яки гади генә «кабилә», «биләмә», «дәүләт», «милләт», «халык» мәгънәләрен йөртә. Терминның башлангыч архаик мәгънәсе — «бергә күчеп йөри торган гаиләләр яки кланнар төркеме»[2].
Лазарь Будагов сүзлегендә олыс — беренчедән, халык, армия, ханга буйсынган провинцияләр; икенчедән, биләмә, термин «халык» төшенчәсеннән килеп чыккан дип күрсәтелә (ссылка).
Чыңгыз хан заманыннан бирле «патшалык итүче ыру» әгъзалары «олыс»ка (билгеле бер сандагы кабиләләргә ия булу), «юрт»ка (территориаль биләмә) һәм «инҗу»га (аның йортын һәм гаскәрен тоту чыгымнарын каплый торган керем) хокуклы булганнар[3].
Борис Владимирцовның «Общественный строй монголов: монгольский кочевой феодализм» хезмәтендә «олыс» сүзен «халык, дәүләт, биләмә» мәгънәсенә ия дип өйрәнә[4].
Герман Федоров-Давыдов Алтын Урданың олыс системасын анализлаганда XIV—XVII йөзләрдә «тумән», «ил» һәм «олыс» төшенчәләренең акрынлап бергә берләшүенә игътибар итә. Галим Рәшид әд-Дингә сылтама ясап, «олыс» сүзенең «халык» дигән мәгънәдә куллануын ассызыклый. Казан һәм Кырым ханлыкларында даруганың бер өлеше олыс — җирле территориаль идарә системасы буларак карала. Олыс — җирле бәк, морзаларның ата-бабаларыннан килгән биләмәләре буларак санала[5].
XV гасырда үзбәкләрнең ата-бабаларында «улус» сүзе «ил (әл)» термины белән бергә кулланылган («иль ва улус-и Абулхайр-хан», «иль ва улус-и узбек»)[1].
Тарихчы Даниял Кыдырниязов фикеренчә, «олыс» — ул берничә күчмә халыкның көтүлек җирләре берләшмәсе. Шул сәбәпле олыс — шул җирлектә яшәүче күчмә халык өстеннән идарә хокукы бирелгән җир буларак та саналган[1].
Тюрколог Әмир Нәҗип «эл улус» атамасын — ил, дәүләт мәгънәсенә ия төшенчә, дип саный[1].
Гариф Нурулла сүзләренчә, төркиләр йогынтысында яшәгән монголларга олыс атамасының төркиләрдән керү ихтималлыгы зур. Әлеге атама төрки телендәге олыс — «өлеш» (җирнең бер өлеше), «өлкә» — «ил» кебек җыелма мәгънәдә таралган[1].
Олыслар формалашу
- Төп мәкалә: Алтын Урда
Яулап алуларның башлангыч чорында Монгол империясе урдалардан тора, алар карамагында олыслар оеша. Монгол империясенең төрки-татарлашу чорында «урда» атамасы — «йорт», «ханлык» терминнары белән алыштырыла. Әмма дәүләти оешмаларның олысларга бүленеше сакланып калган.
Монголлар тарафыннан яулап алынган җирләр дә олысларга бүленгән, алар монголлар белән җирле идарәчеләр арасында феодал вассаллык мөнәсәбәтләр урнашкан җирләр. Әлеге халыклар яулап алган җирләрнең бер өлеше Җучи Олысы (Алтын Урда) буларак формалаша. Соңрак Җучи Олысы карамагында Болгар, Мәскәү, Кырым, Нугай һәм башка олыслар формалаша. Әлеге олыслар бәйсезлек алып, ханлык, йорт яисә урда буларак оешалар. Элекке олыс җирләре яңа олысларга бүленеп, күләм ягыннан кечерәйгән. Ханлык һәм олыс атамалары географик яисә шәхси атамаларга бәйле кушылган: Болгар, Мәскәү, Хорезм, Төркмән, Казый, Хаҗилар, Муса бий, Җанмамбәт бий олыслары, Кырым, Казан, Себер, Касыйм, Хаҗитархан ханлыклары[1].
Административ термин
1920—1943 елларда Калмыкиядә «район» атамасы урынына олыс сүзе кулланыла.
Россия Федерациясендә «олыс» термины түбәндәге субъектларда сакланып калган:
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Гариф Нурулла Гыйматдин улы. Казан ханлыгы:оешу тарихы, идарә системасы, админстратив бүленеше һәм феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен өйрәнү тәҗрибәсе. Чаллы олысы мисалында [неопр.]. mtss.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 февраль 2025.
- ↑ А.А. Борисов. Якутский улус: опыт исторической реконструкции (рус.). Вестник БНЦ СО РАН. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 февраль 2025.
- ↑ В. В. Бартольд. V том «Сочинений». Работы по истории и филологии тюркских и монгольских народов (рус.). vk.com (24 апрель 2021).
- ↑ Б. Я. Владимирцов. Общественный строй монголов: монгольский кочевой феодализм (рус.). vk.com (21 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 февраль 2025.
- ↑ Г.А. Федоров-Давыдов. Общественный строй Золотой Орды (рус.). djvu.online. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 февраль 2025.
- ↑ Закон Республики Бурятия об установлении границ, образовании и наделении статусом муниципальных образований РБ. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2014. Архивировано 20 гыйнвар 2015 года.
- ↑ Улусы (районы) Республики Саха (Якутия). 24 гыйнвар 2025 тикшерелде.
Әдәбият
- М. Г. Худяков: Очерки по истории Казанского ханства 2013 елның 23 апрель көнендә архивланган.
- Будагов Л. З. Сравнительный словарь турецко-татарских наречий. Т. 1 / Л. З. Будагов. — СПб., 1869. — 810 с.
- Кляшторный С. Г. Государства и народы евразийских степей. Древность и Средневековье / С. Г. Кляшторный, Т. И. Султанов. — СПб.: Петербургское востоковедение, 2000. — 320 с.