Фәрит Исәнгулов
Фәрит Исәнгулов (Фәрит Әхмәдулла улы Исәнгулов, баш. Фәрит Әхмәҙулла улы Иҫәнғолов) – язучы. С.Юлаев премиясе лауреаты (1970).
Тәрҗемәи хәле
1928 елның 2 февралендә БАССР Уфа кантоны (хәзерге Кырмыскалы районы) Карлыманбаш авылында туган. Урта мәктәпне (1945), Уфа педагогия институтын (1949), Мәскәүдә югары әдәбият курсларын (1960) тәмамлый. Кырмыскалы районы Бишавыл-Уңгар авылы мәктәбендә укыта (1949-1951).[1] Уфада китап нәшрияты бүлек мөдире (1951-1957), «Агыйдел» журналының баш мөхәррире урынбасары (1960-1965).
Иҗаты
Мәктәптә укыганда язылган шигырьләре «Яшь төзүче» газетасында басылганнар. Матбугатта басылган беренче әсәре – «Әдәби Башкортстан» журналында басылган «Котлыәхмәт карт» хикәясе (1950). «Тәүге сынау» (1953), «Баскыч» (1954), «Хәмит күпере» (1956), «Быел җәй» (1958), «Кем ?» (1960), «Бөдрәкәй белән Чуаркай» (1961) повестьлары аны балалар әдәбияты өлкәсендә эшләүче прозаик итеп таныта.[2] 1960 еллардан Октябрь инкыйлабы, ватандашлар сугышы чорларын чагылдырган зур әсәрләр (повестьлар, романнар) иҗат итте.
М. Горькийны, А. Серафимовичны, Н.В.Гогольнең «Үле җаннар»ын, А. Мусатовны, Н. Носовны, Д. Дефоның «Робинзон Крузо»сын тәрҗемә итте.[3] Барлыгы 30 дан артык китап авторы. Соңгысы – «Чуак көннәр» (русча «Пригожие дни» Марсель Гафуров тәрҗемәсендә)
Басылган китаплары
Уфада
- Аккошым минем (1964)
- Алтынбикә (1960)
- Арыш башагы (1970)
- Ир-егеткәй белән ат башы (1973)
- Һәйкәлләр тереләр өчен (1975)
- Кышкы җәйгор (1978)
- Артылыш (1979)
- Чуак көннәр (1986)
Мәскәүдә
- Дубы на опушке (1976)
- Верный конь и добрый молодец (1977)
- Ржаной колос (1977)
- Встреча с любовью (1980)
Казанда
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- С.Юлаев исемендәге премия (1970) – «Арыш башагы» (1970) китабы өчен.
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1956)
Әдәбият
- Ф. Исәнгулов. Әсәрләр. 2 томда. Уфа, 1988.. [башк.]
- Ф. Мусин. Туганлыкның чишмә башы. Литературная газета, 1973, 17 октябрь. [рус.]
- С. Сафуанов. Кечкенәләргә кызыклы китап. Ағиҙел, 1962, № 10.. [башк.]
Чыганаклар
Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988. [башк.]
Сылтамалар
- башка чыганаклар
- Татар электрон китапханәсе 2016 елның 5 март көнендә архивланган. [рус.]
- Энциклопедия Башкирии [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ китап.net сайтында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-11-23
- ↑ БР әдәби картасында
- ↑ Уфагид сайтында