Барый Ногманов

Барый Ногманов, Барый (Борис) Миңлегалим улы Ногманов (баш. Борис Миңлеғәлим улы Ноғоманов, 1936 елның 8 апреле, СССР, РСФСР, БАССР, Кырмыскалы районы Иске Бабич2022 елның 19 феврале, РФ, БР, Уфа) – язучы. И. Мурзакаев-Балапанов (2004), Фатих Кәрим (2013) премияләре лауреаты. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1991). 1979 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле

1936 елның 8 апрелендә БАССР Кырмыскалы районы Иске Бабич авылында туган. Туган авылында урта мәктәпне, Уфада дәүләт университетын (1967) тәмамлый. Приютта ташчы булып эшли. Совет Армиясендә хәрби хезмәттә була. «Башкортстан пионеры» газетасында (1960-1962, 1966-1967), Иглин районы, Авыргазы районы мәктәпләрендә, Бүздәк районы Каңлы-Төркәй мәктәбендә (1962-1966), 1967-1999 елларда Уфада радиокомитетта, «Агыйдел» журналында эшли.[1].

2022 елның 19 февралендә 85 яшендә каты авырудан соң Уфада вафат [2].

Иҗаты

Башлангыч иҗаты балалар әдәбиятына багышлана. Күбрәк балалар турында һәм балалар өчен яза. Беренче шигырьләр китабы – «Елбабай һәм сәгатьләр» (1969). Балалар өчен «Ел бабайның дүрт кызы» (1980), «Ак чәчкәле алан» (1999) китапларын да язган. «Ак таңнарым» (1978), «Җидегән йолдыз» (1982), «Йөрәгемдә җирем яме» (1985), «Учаклар яна» (1986), «Минем язым» (1991), «Өермәле җилләр» (1995) исемле шигырь китаплары нәшер ителгән. «Дәвер кайтавазы» (2001) җыентыгына кергән повестьлар XX гасыр фаҗигаләре – Чиләбе «Маяк» комбинаты афәте, Чечня сугышы һ.б. турында сөйли. «Чәчәкле болын» (1999) исемле проза китабы бар. «Кыдаш кыйссалары» романы «Ватандаш» журналында дөнья күргән. Паралимпиада каһарманы Ирек Зарипов турында «Бәхет үз кулыңда» (2013) китабын язды. Барлыгы 13 проза һәм поэзия китабы нәшер ителгән.[3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1991 ― БР атказанган мәдәният хезмәткәре
  • 1996 ― Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы
  • 2004 ― И. Мурзакаев-Балапанов премиясе
  • 2009 ― Башкортстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты ― Башкортстан Язучылар берлегенең 75 еллыгы уңаеннан һәм башкорт әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен [2]
  • 2013 ― Фатих Кәрим исемендәге премия [4]

Гаиләсе

Улы Юлай Ногманов (1964―2022), Кинематографистлар берлеге әгъзасы, кино- һәм телевидение операторы [5]

Чыганаклар

  • Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988  [башк.]

Сылтамалар