Радик Богданов
Радик Богданов (22 июль 1939 ел — 22 сентябрь 2009 ел) — сәламәтлек саклау өлкәсе эшлеклесе, җәмәгать эшлеклесе. 1965-1967 елларда Балтач, 1967-1978 елларда Дәүләкән район үзәк хастаханәләренең баш табибы. 1989-1991 елларда ССРБ Югары Советы депутаты. Башкорт АССРның атказанган табибы (1976). СССР гражданнар оборонасы отличнигы.
Тәрҗемәи хәле
Радик Гарифулла улы Богданов Башкорт АССРның Кырмыскалы районы Спирт заводы бистәсендә эшче гаиләсендә туган.
- 1946 елдан 1956 елга кадәр Кырмыскалы урта мәктәбендә укый.
- 1956 елдан 1958 елга кадәр Кырмыскалы спирт заводы бухгалтериясендә бухгалтер булып эшли.
- 1958 елда Башкортстан дәүләт медицина институтына (хәзер Башкорт дәүләт медицина университеты) укырга керә.
- 1964 елдан Кырмыскалы районы хастаханәсенең табиб-терапевты, баш врач урынбасары, Кырмыскалы туберкулезга каршы диспансерның баш табибы.
- 1965-1967 елларда Балтач районы хастаханәсенең баш табибы.
- 1967-1978 елларда Дәүләкән районы хастаханәсен җитәкли. Бу чорда кардиология бүлеге бинасы (1971), инфекция бүлеге корпусы (1974), 240 урынлык хастаханә бинасы һәм поликлиника (1975) төзелә[1].
- 1980 елның августында Уфада яңа төзелүче күп профильле 21-нче хастаханәсенә баш табиб итеп күчерелә һәм 1983 елда бу хастаханә комплексын төзелеп бетә, хастаханә хезмәткәрләре өчен 76 фатирлы торак йорт, 300 урынлы ятак төзетә.
- 1989-1991 елларда ССРБ Югары Советы депутаты.
Гыйльми эшчәнлеге
- Башкортстанның сәламәтлек саклау өлкәсендә микрохирургия, яңак-йөз хирургиясе, проктология юнәлешләрен үстерүче.
- Яңа дәвалау ысулларын, бригада ысулын кертүче, көндезге стационар эшен оештыручы.
- 40 гыйльми эш һәм биш рационализаторлык кушуы авторы.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- ССРБ-ның Гражданнар оборонасы отличнигы
- Башкорт АССР-ның атказанган врачы (1976)
- РСФСР-ның «Кызыл тәре» җәмгыятенең Мактау кәгазе
Гаиләсе
- Хатыны - Лена Әхнәф кызы, акушер-гинеколог.
- Улы - Богданов Ринат, медицина фәннәре докторы, анестезиология-реаниматология профессоры
- Кызы -Гүзәл Исхакова, инглиз теле укытучысы.
Искәрмәләр
- ↑ Страницы истории родного края. Давлекановский район: Краеведческий сборник/Сост. М. М. Гатуллина-Давлеканово,2005.-170 с.
Сылтамалар
- Большая биографические энциклопедия. 2009 г./https://dic.academic.ru/dic.nsf/enc_biography/11553/Богданов.
- Журнал «Медицинский вестник Башкортостана» том № 4,номер № 5,стр.98-99.Рубрика «Памятная дата»