Салават Гыйләҗетдинов
Салават Гыйләҗетдинов (Салават Мөхәммәт улы Гыйләҗетдинов, рус. Салават Гилязетдинов, 1 гыйнвар 1959, Борай, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы)— Башкортстанда яшәүче татар рәссамы, Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы.
Тормыш һәм иҗат юлы
Салават Мөхәммәт улы Гыйләҗетдинов Борай районының Борай авылында туып үскән. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфа дәүләт сәнгать институтының (2003-2015 — З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең) художество бүлегендә белем алган. 1991 елдан республика, төбәкара, Бөтенроссия, халыкара күргәзмәләрдә катнашып, шактый тәҗрибә туплаган. Башкортстан Рәссамнары берлеге идарәсе әгъзасы.
1998 елдан — Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Россиянең Каллиграфлар берлеге әгъзасы, “Уфимский лубок” проекты авторларының берсе. Нигездә, ул графика өлкәсендә эшли (пастель, граттография, линогравюра, катнаш басма графика, китап графикасы һәм башкалар). Бүген Уфада яши һәм иҗат итә. 2нче балалар художество мәктәбендә укыта. Уфада, Казанда, Чаллыда, Ижауда шәхси күргәзмәләрен оештырды.
Салават Гыйләҗетдинов — күпчелек Башкортстан Республикасы муниципаль районнарның һәм шәһәрләрнең рәсми герб һәм байрак сурәтләре авторы.
2008–2009 елларда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы базасында уздырылган заманча сәнгатьнең этнофутуристик симпозиумнары — «Ак юрта», «Тәгәрмәч-кулланма», «Алабуга лубогы», «Адәм кабыргасы» проектларының авторы һәм кураторы.
2017 елда Салават Гилязетдинов иллюстрацияләгән «Манас» эпосының башкорт теленә тәрҗемәсе дөнья күрә.
Бүләкләре, мактулы исемнәре
- Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы;
- Россия Федерациясе Президенты Рәхмәт хаты (2019 елның 27 феврале) — мәдәният һәм сәнгать үсешенә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен;
- Халыкара Урал өчелеге басма графикасы бәйгесендә «Иҗади эзләнү өчен» дипломанты.
Гаиләсе
Кызы да рәссам — Санкт-Петербургда А. Штиглиц исемендәге художество-сәнәгать академиясендә укый. Мозаикалар, витражлар эшләргә өйрәнә. Улы — көрәш буенча спорт мастеры, хатыны — хореограф.
Чыганаклар
- Тарих тәрәзәләре(үле сылтама)