Әбелмәних Каргалый
Тәрҗемәи хәле
Әбелмәних Каргалый 1782 елда Ырынбур губернасының Сәгыйть бистәсендә туа. Бабасы Габдессәлам тумышы белән Казан өязенең Мәңгәр авылыннан. Ул имам-мөдәррис булган, шигырьләр язган. Каргалыда урнашкач, шунда ахун дәрәҗәсенә күтәрелә. Батырша үзенең мәгълүм хатында халыкны кузгалышка чакырып өндәмә язганда Габдессәлам ахуннан киңәш алганы мәгълүм[2]. Әбелмәних Каргалый бабасын күренекле галим, күпләрнең остазы дип атый һәм аның белән горурлана.
Әбелмәнихнең укуын Каргалы мәдрәсәсендә башлый. 1770 еллардан башлап бу мәдрәсәнең даны шактый арта. Мәдрәсәгә Идел буйларыннан, шәкертләр генә түгел, хәтта укытучылар (Утыз Имәни, Әхмәт Шырдани һ. б.) укырга килгәннәр. Мәдрәсәне тәмамлагач, Әбелмәних белем алуны дәвам итү максатыннан Урта Азиягә китә, Бохарада Ниязколый Төркмәни мәдрәсәсендә укый, зур укымышлы булып таныла.
Бохара әмире 1816 елда Төркиягә җибәргән илчелек составында Истанбулга юл тота[3]. Бераздан Каһирә аша хаҗга китә. Аннары Истанбул аша туган якларына кайта.
Кайту белән шагыйрь абызлар хәрәкәтенә кушылып китә. Белемле кеше булуына карамастан, мулла булмыйча, иген игеп көн күрә.
Әбелмәних Каргалыйның төгәл үлгән елы билгесез. 1833 елдан соң аның кабат хаҗ сәфәренә чыгып китүе мәгълүм. Юлда кайдадыр шагыйрь вафат була.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Тормыш юлы(үле сылтама)
- Әбелмәних Каргалый шигырьләре 2012 елның 22 февраль көнендә архивланган.
- Әбелмәних Каргалый шигырьләре 2016 елның 5 март көнендә архивланган.