Муллаяр Сыртланов
Бүләкләүгә тәкъдим итү шартлары
569 укчылар полкының өлкән сержанты, комсомолец Сыртланов М.И. 1943 елның 23 сентябрендә беренчеләрдән булып Монастырищина районының Зарубинцы авылы янында (Черкассы өлкәсе) Днепр елгасын беренчеләрдән булып кичкән. Бер тәүлек буена үз бүлекчәсе белән өстләренә ут давылы чәчрәткән дошманның һөҗүмнәренә каршылык күрсәтә. Өстәмә ярдәм килгәнче плацдармны саклый, дошманың тере көченә һәм техникасына сизелерлек зыян сала. Муллаяр берүзе дошманның 8 танкын һәм 16 гаскәриен сафтан чыгара.
СССР Югары Шурасы Президиумы 1943 елның 23 октябрь карары белән алман-фашист баскыннары белән бәрелешләрдә командалыкның биремнәрен үрнәк рәвештә үтәгән өчен һәм бәрелешләрдә күрсәтелгән кыюлык һәм батырлык өчен өлкән сержант Сыртлановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Советлар Союзы герое медале һәм Ленин орденын тапшыру белән.[1]