Мидхәт Гайнуллин

Мидхәт Фазлый улы Гайнуллин (13 ноябрь 1925, Бәләбәй кантоны, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы — 15 апрель 2001, Уфа, Башкортстан, Россия) — СССР башкорт әдәбият белгече һәм язучысы, башкорт драматургиясе тарихын тикшерүче һәм «Башкорт әдәбияты тарихы» («История башкирской литературы») автордашы[1][2]. БАССР Язучылар берлеге әгъзасы (1956). Филология фәннәре докторы (1975), профессор (1976). РСФСРның (1985) һәм БАССРның (1977) атказанган фән эшлеклесе. Бөек Ватан сугышында катнашучы.

Тәрҗемәи хәле

1925 елның 13 ноябрендә БАССРның Бәләбәй кантоны Кече Өстүбә авылында (хәзерге Башкортстанның Бүздәк районы) туа[3][4]. 1 нче Бүздәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә укый.

Сугышка кадәр Чиләбе авиамеханика элемтә училищесында, Ленинград хәрби-инженерлык элемтә училищесында белем ала.

Сугышка үз теләге белән китә. II Украина фронты составында һава-десант гаскәрләренең разведчиклар отряды командиры булып хезмәт итә (9 нчы армиянең 17 нче гвардия һава-десант бригадасы һәм 113 нче аерым моторазведка ротасы)[5][6]. СССРның көнбатыш өлкәләрендә, Румыниядә, Венгриядә, Австриядә, Чехословакиядә һәм Германиядәге сугышларда, шул исәптән Вена һөҗүм итү операциясендә катнаша[5]. Өч тапкыр яралана һәм контузия ала[5]. 1946 елда II төркем инвалидлык буенча демобилизацияләнә[5].

Фәнни һәм педагогик эшчәнлеге

1947—1951 елларда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтында, аннары СССР Фәннәр академиясенең М. Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты аспирантурасында укый. 1954 елда кандидатлык диссертациясен яклый. 1974 елда Мәскәүдә СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтында «Башкорт драматургиясендә социалистик реализмның барлыкка килүе һәм үсеше (1917—1973)» («Становление и развитие социалистического реализма в башкирской драматургии (1917—1973)») темасына докторлык диссертациясен яклый[7][8].

1954 елдан — СССР ФА Башкортстан филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институты фәнни хезмәткәре, 1957 елдан — БАССР Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы секретаре, 1958 елдан — КПССның Башкортстан өлкә комитеты бүлек мөдире, 1961—2001 елларда — Башкорт дәүләт университетында, 1961—1989 елларда БДУның уку-укыту эшләре буенча проректоры, 1989—1993 елларда 1989 елда БДУда ачылган журналистика кафедрасының беренче мөдире булып эшли[9][10].

Әдәби иҗаты

Сугыш елларында яза башлый, әсәрләре 1950 елдан басыла. Фәнни кызыксынулар өлкәсе — театр һәм башкорт драматургиясе тарихы. «Совет Башҡортостаны яҙыусылары» («Совет Башкортстаны язучылары», 1967; рус телендә «Писатели Советской Башкирии», 1969) белешмәлегенең, «Башҡорт драматургияһы антологияһы» («Башкорт драматургиясе антологиясе», 1984) җыентыгының, башкорт әдәбияты буенча мәктәп һәм югары уку йортлары дәреслекләренең автордашы булып тора.

Мидхәт Фазлый улы — повестьлар һәм хикәяләр, шул исәптән «Разведчик язмалары» («Записки разведчика») повестенsң авторы. Аның катнашында ГДРда башкорт шагыйрьләренең әсәрләре немец телендә һәм немец язучысы Эрик Нойчның җыентыгы башкорт телендә басмага әзерләнә.

Бүләкләре һәм исемнәре

  • III дәрәҗә Дан ордены[11] (1945);
  • БАССРның атказанган фән эшлеклесе (1977);
  • «Почет Билгесе» ордены (1981);
  • I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)[11];
  • РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1985);
  • «Будапештны алган өчен» медале[12];
  • «Венаны алган өчен» медале[12];
  • «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале[12].

Исемен мәңгеләштерү

2010 елда Уфада язучы яшәгән Пушкин урамындагы 57/1 йортында мемориаль такта ачыла.

Хезмәтләре

Гайнуллин Мидхәт Фазлый улы — 60 ка якын фәнни хезмәт авторы.

  • Башҡорт совет драматургияhының үҫеш юлдары. Өфө, 1985.
  • Становление и развитие социалистического реализма в башкирской драматургии. М., 1975.
  • «С. Мифтахов драматургиясе» («Драматургия С. Мифтахова», 1959 ел), «Чынбарлык. Конфликт. Характер» («Ысынбарлыk. Конфликт. Характер», 1974 ел) монографияләре.
  • Ике томлык «Башкорт әдәбияты тарихы» («История башкирской литературы») басмасының автордашы[13][14].

Искәрмәләр

  1. ↑ Человек светлой судьбы: к 85-летию писателя и ученого Мидхата Гайнуллина. Башинформ. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  2. ↑ Мидхат Гайнуллин. Кугарчинская централизованная библиотечная система. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  3. ↑ Гайнуллин Мидхат Фазлыевич. Башкирская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  4. ↑ Гайнуллин Мидхат Фазлыевич. Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  5. ↑ 1 2 3 4 Как фронтовой разведчик Мидхат Гайнуллин стал легендой Уфимского университета и башкирской журналистики. UUST.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  6. ↑ Гайнуллин Мидхат Фазлыевич. Поиск.Ре. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  7. ↑ Гайнуллин, Мидхат Фазлыевич. Становление и развитие социалистического реализма в башкирской драматургии (1917-1973). Российская государственная библиотека. РГБ (1974). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  8. ↑ Гайнуллин, Мидхат Фазлыевич. Становление и развитие социалистического реализма в башкирской драматургии (1917-1973) [Автореферат]. Российская государственная библиотека. РГБ (1974). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  9. ↑ Гайнуллин Мидхат Фазлыевич. Tatarica. Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  10. ↑ История кафедры журналистики. УУНиТ. Уфимский университет науки и технологий. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  11. ↑ 1 2 Как фронтовой разведчик Мидхат Гайнуллин стал легендой Уфимского университета и башкирской журналистики. UUST.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  12. ↑ 1 2 3 Гайнуллин Мидхат Фазлыевич. Poisk.re. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  13. ↑ Человек светлой судьбы. Башинформ (13 ноябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  14. ↑ Мидхат Гайнуллин. Кугарчинская централизованная библиотечная система. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.

Әдәбият

  • Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998—703 с.
  • Гайнуллин М. «Славные сыны Башкирии». Книга 2-я. Очерки о Героях Советского Союза. — Уфа: Башкнигоиздат, 1966.
  • Хрестоматия по литературе: Для 10-го кл. средней школы / Сост. М. Гайнуллин, Г. Хусаинов, 407 с. портр. 20 см, 7-е изд. Уфа Башк. кн. изд-во 1983 г.
  • Пути развития башкирской драматургии: (Жизнь. Конфликт. Характер) / Мидхат Гайнуллин, 326 с. 1 л. портр. 20 см, Уфа Башк. кн. изд-во 1985 г.
  • Писатели Советской Башкирии: Библиогр. справочник / М. Гайнуллин, Г. Хусаинов, 399,[1] с. портр. 21 см, Уфа Башк. кн. изд-во 1988 г.

Сылтамалар