Вәгыйзь Шәйхетдинов
Вәгыйзь Гәйнелгыйлем улы Шәйхетдинов (рус. Шайхетдинов Вагиз Гайнельгилемович, баш. Шәйхетдинов Вәғиз Ғәйнелғилем улы, 8 март 1955, Кәпәй-Кобау, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — Россия рәссамы. Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2012), ССРБ Рәссамнар берлегенең яшьләр бүлеге әгъзасы (1986), Россия Федерациясе Рәссамнар берлеге әгъзасы (1995)[1]. Рәссам Вәкил Шәйхетдиновның ир туганы[1].
Тормыш юлы
Вәгыйзь Гәйнелгыйлем улы Шәйхетдинов 1955 елның 8 мартында БАССРның Бүздәк районы Кәпәй-Кобау авылында туган[1]. 1980 елда Уфада М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының сәнгать-графика факультетын тәмамлый[2].
1980 елдан Республика, зона, төбәк, бөтенроссия, бөтенсоюз һәм халыкара күргәзмәләрдә (Октябрьский, Уфа, Казан, Чабаксар, Никосия — Кипр һ.б.) катнаша[3]. Егермедән артык шәхси күргәзмә үткәрә, шул исәптән 60 яшьлек юбилеена багышланган күргәзмәсе «Уфагалерея»да (2015) уза[4].
Картиналары М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), Уфа мэриясе галереясендә, ССРБ геология министрлыгында (Мәскәү), Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтаенда (Уфа), БР Эчке эшләр министрлыгы музеенда, Рудольф Нуриев музеенда (Башкорт дәүләт опера һәм балет театры), «Нур» театры музеенда (Уфа), Башкорт дәүләт университетының портретлар галереясендә, Бүздәк районы музеенда, ЮНЕСКО штаб-квартирасында (Париж), Кипрның хәзерге сәнгать музеенда (Никосия), Россия, Германия, Төркия, Югославия, Франциядәге шәхси коллекцияләрдә саклана[5][6].
2025 елда М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музееның «Иҗад» күргәзмә залында Вәгыйзь Шәйхетдиновның юбилей күргәзмәсе уза, анда аның 50 гә якын әсәре тәкъдим ителә. Күргәзмә 1985 елдан 2024 елга кадәрге иҗат чорын үз эченә алды[7].
Уфада яши һәм иҗат итә.
Сайланган хезмәтләре
- «Автопортрет» (1979);
- «Әни портреты» (1985);
- «Әти портреты» (1985);
- «Мирас» (1988);
- «Кандры. Суык һәм кояш» (2002);
- «Минем авылым» (2005);
- «Күчмә үлән» (2007);
- «Шихан» (2008);
- «65нче бәйрәм» (2010);
- «Сипайлово тавы» (2012);
- «Рудольф Нуриев. Кайту» (диптих, 2012) һ.б.[8].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2012)[1];
- 1987 — ССРБ геология министрлыгын сәнгатьле бизәү өчен рәхмәт хаты;
- 2006 — «Россия Рәссамнар берлеге» Бөтенроссия иҗади җәмәгать оешмасының «Кандры. Суык һәм кояш» картинасы өчен дипломы;
- 2008 — БР «Россия Рәссамнар берлеге» дипломы «Җәйге көн» картинасы өчен; Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хаты (Казан);
- 2009 — «БР буенча Эчке эшләр министрлыгына 90 ел» юбилей истәлекле медале портретлар сериясе өчен; БР Мәдәният министрлыгының рәхмәт хаты;
- 2012 — БР Мәдәният министрлыгы, БР «Россия Рәссамнар берлеге» дипломы «Төньяк Амурлары» картинасы өчен; Ырынбур өлкәсе Мәдәният министрлыгы һәм «Россия Рәссамнар берлеге» дипломы; БР Эчке эшләр министрлыгының рәхмәт хаты;
- 2015 — БР Эчке эшләр министрлыгының Мактау грамотасы;
- 2019 — «Көмеш ачкыч» премиясе (Кипр Якын Көнчыгыш университеты, Никосия).
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Шайхетдинов Вагиз Гайнельгилемович. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2026. Архивировано из оригинала 20 сентябрь 2019 года.
- ↑ Шайхетдинов Вагиз Гайнельгилемович. artmuseum.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2026.
- ↑ Житейский и философский мир Вагиза Шайхетдинова. 14 март 2026 тикшерелде.
- ↑ Выставки Вагиза Шайхетдинова. ufagallery.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2026.
- ↑ Vagiz Şayhetdinov. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2026. Архивировано из оригинала 20 сентябрь 2019 года.
- ↑ Живопись и сценография. Шайхетдинов Вагиз Гайнельгилемович (Уфа)
- ↑ "Вагиз Шайхетдинов. Живопись", выставка. ПоУфе.ru (24 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2026.
- ↑ Взгляд на мир сквозь призму вечных истин. 14 март 2026 тикшерелде.
Әдәбият
- Изобразительное искусство Российской Федерации: Урал. — Москва, 2013.;
- Художники Республики Башкортостан. — Уфа, 2011.;
- Единый художественный рейтинг. — Москва: (не указано), 2008. — (Выпуск XY (категория 4В)).;
- Махмутов, Наиль. Любимые художники Башкирии. — Уфа: Лето, 2012. — С. 222—226. — 288 с. — ISBN 978-5-87308-038-0..