Факиһә Тугызбаева

Фәкыйһа Һади кызы Тугызбаева (кыз фамилиясе — Нафикова; рус. Факия Хадыевна Тугузбаева; 1 гыйнвар 1950, Бүздәк районы, РСФСР, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, СССР20 март 2021, Уфа, Башкортстан, Россия) — СССР һәм Русия журналисты, шагыйрәсе һәм язучысы. 1990—2010 елларда «Акбузат» журналының баш мөхәррире. 1981 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстанның халык шагыйре (2014). Росия Федерациясенең (2000) һәм Башкортстан Республикасының (1992) атказанган мәдәният хезмәткәре. Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты (1995).

Биографиясе

1950 елның 1 гыйнварында Башкорт АССРының Бүздәк районы, Бәләкәй Каңны авылында (1960 елларда Каңны-Төркәй авылына кушыла) туа. Башкорт дәүләт университетын тәмамлый (1972). Хезмәт юлын «Башкортстан пионеры» («Йәншишмә») газетында башлый, 1979 елда «Пионер» («Аманат») журналына күчә. 1990—2010 елларда «Акбузат» журналының баш мөхәррире була.

Халык шагыйре 2021 елның 20 мартында Уфа шәһәрендә, авырудан соң, вафат була[1].

Әдәби эшчәнлеге

Фәкыйһа Тугызбаева — лирик, фәлсәфи әдип.

Аның «Мәк ялкыны» дигән тәүге шигырь китабы 1980 елда нәшер ителә. Аннары бер-бер артлы «Күз карасы» (1984), «Йолдыз ачам» (1987), «Сәгать моңы» (1991), «Фатихамны бирәм сиңа» (1994), «Минем кошым — Һомай» (2000) шигырь һәм поэма җыентыклары басылып чыга.

Шагыйрә балалар өчен дә яза. Ул — «Шакмаклы дәфтәр» (1981), «Яңа күлмәк» (1983) әкиятләр һәм хикәяләр, «Болында уйный чәчәкләр» (1995) дигән шигырь китаплары авторы. Рус телендә «Хлеб да соль» (1989), «Камень счастья» (1998) исемле шигырь җыентыклары бар.

1993 елда «Сәгать моңы» китабы өчен — Рәми Гарипов исемендәге әдәби премиягә, 1995 елда «Фатихамны бирәм сиңа» китабы өчен Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә лаек була.

Әдип турында

  • Бикбаев Р. Слово о народе. — Уфа: ГУП Башкирское издательство «Китап» им. З. Биишевой, 2011.
  • Миңнуллин Р. Путь к жизни поэтессы. Факия Тугузбаева. Путь к жизни. — Казань: Татарское книжное издательство, 2010.
  • Кузбәков Ф. Фәкыйһа Тугызбаеваның иҗаты хакында [башк.] // Агыйдел : журнал. — 2010. — № 3. — С. 128–141.
  • Зиновьев А. «В глазах людей я вижу звезды»: стихи Факии Тугузбаевой удивительно лиричны и чисты // Молодёжная газета Республики Башкортостан : газета. — 2010. — 14 января (№ 2). — С. 8.
  • Ситдыйкова Г. Моя доля из сада Факии: для поэта важнее всего биография души // Республика Башкортостан : газета. — 2010. — 5 января.
  • Ураксина Р. М. Рухи иминлек сакчысы // Ватандаш. — 2006. — № 3. — С. 116—122. — ISSN 1683-3554.

Китаплары

  • Мәк ялкыны [башк.]. — Уфа: Башк. кит. нәшр., 1980. — 32 с.
  • Шакмаклы дәфтәр [башк.]. — Уфа: Башк. кит. нәшр., 1981. — 64 с.
  • Яңа күлмәк [башк.]. — Уфа: Башк. кит. нәшр., 1983. — 38 с.
  • Күз карасы [башк.]. — Уфа: Башк. кит. нәшр., 1984. — 88 с.
  • Йолдыз ачам [башк.]. — Уфа: Башк. кит. нәшр., 1987. — 112 с.
  • Хлеб да соль. — Уфа: Башк. кн. изд-во, 1989. — 56 с. — ISBN 5-295-00320-5.
  • Сәгать моңы [башк.]. — Уфа: Башк. кит. нәшр., 1991. — 112 с. — ISBN 5-295-00723-5.
  • Фатихамны бирәм сиңа [башк.]. — Уфа: Китап, 1994. — 240 с. — ISBN 5-295-00205-5.
  • Болында уйный чәчәкләр [башк.]. — Уфа: Китап, 1995. — 80 с.
  • Камень счастья: Стихи. — Уфа: Китап, 1998.
  • Минем кошым — Һомай [башк.]. — Уфа: Китап, 2000. — 272 с. — ISBN 5-295-02758-9.
  • Алтын ачкыч — бүләккә!: Шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр [башк.]. — Уфа: Китап, 2004. — 151 с. — ISBN 5-295-03494-1.
  • Вакыт тамгалары: Шигырьләр [башк.]. — Уфа: Китап, 2008. — 447 с. — ISBN 978-5-295-04634-6.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • Башкортстанның халык шагыйре (2014);
  • Росия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2000);
  • Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (1999);
  • Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе (1995);
  • Рәми Гарипов исемендәге премия (1993);
  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1992)[2].

Исемен мәңгеләштерү

  • 2021 елның 25 декабрендә Уфада Фәкыйһа Тугызбаева яшәгән Революция урамындагы 66 нчы йорт диварына мемориал такта эленә[3];
  • 2025 елның мартында Бүздәк районының Каңны-Төркәй авылында Фәкыйһа Тугызбаевага мемориал такта ачыла[4];
  • 2026 елның 25 мартында Уфа шәһәр советы депутатлары 8 Март бистәсендәге яңа урамнарның берсенә Фәкыйһа Тугызбаева исемен бирү турында карар кабул итәләр[5].

Искәрмәләр

  1. В Уфе ушла из жизни народный поэт Башкортостана Факия Тугузбаева. ИА «Башинформ» 20 марта 2021 года
  2. О присвоении почетного звания «Заслуженный работник культуры Республики Башкортостан» работникам печати республики. Указ Президиума ВС РБ от 27.04.1992 N 6-2/221 Информационный портал Республики Башкортостан [недоступная ссылка] [рус.] [Тикшерелгән 1 февраль 2019]
  3. В Уфе появилась мемориальная доска памяти народного поэта Башкортостана Факии Тугузбаевой (рус.). Министерство культуры Республики Башкортостан. Официальный сайт (23 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026. [рус.]
  4. Регина Садыкова. В Канлы-Туркеево открыли мемориальную доску Факие Тугузбаевой (рус.). Газета Буздякские новости. Официальная страница (26 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026. [рус.]
  5. Ляйсан Закирова. В Уфе улицу назовут в честь поэтессы Факии Тугузбаевой (рус.). ИА «Башинформ» (25 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026. [рус.]

Әҙәбиәт

  • Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. Писатели земли башкирской. — Уфа: Китап, 2006. — С. 168, 169. — 496 с. — ISBN 978-5-295-03766-5. [рус.] [Тикшерелгән 25 март 2026];
  • Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. Писатели земли башкирской. — Уфа: Китап, 2015. — С. 225, 226. — 496 с. — ISBN ISBN 978-5-295-06338-1. [рус.] [Тикшерелгән 25 март 2026];
  • Ғәйнуллин М. Ф., Хөсәйенов Ғ.Б. Совет Башҡортостаны яҙыусылары. Биобиблиографик белешмә. Тулыландырылған, төҙәтелгән икенсе баҫма. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1988. — 400 бит.

Һылтанмалар

башҡа сығанаҡтарҙа