Әйтем

Әйтем (рус. Поговорка) — халык авыз иҗаты жанры. Образны, берәр әйберне, күренешне яки аларның нинди дә булса бер ягын кыска һәм төгәл чагылдыра торган сүз әйләнмәсе. Барлык милләт халыклары арасында таралган.

Тарих

Мәкальләр һәм әйтемнәрне куллануның тарихы уннарча гасырлар белән исәпләнә. Рус халкының X гасыр елъязмаларына кергән мәкальләр һәм әйтемнәр бугенге көндә дә кулланыла[1]. Мәсәлән: «Уңса бидән, уңмаса колдан».

XVIII йөздә мәкальләр һәм әйтемнәр тупланып, язма җыентык буларак басыла. 1882 елда Дмитрий Княжевичның «Полное собрание русских пословиц» (1822), соңрак Иван Снегиревның «Русские в своих пословицах» (1834) җыентыклары басыла. Иван Снегирев хезмәтендә рус һәм татар халык әйтемнәрен, мәкальләрен туплый[2]. Рус әдәбиятында әйтем һәм мәкальләр, аларның үзенчалекләре турында, аларга хас сыйфатлары, уртак яклары һәм аермалары турында бик күп язмалар бар. Алар әйтем һәм мәкальләрнең, бер-берләренә охшаш булуларына карамастан, төрле жанр булуын аңлаталар[1].

Владимир Даль фикеренчә, әйтемнәрнең мәкальләрдән аермасы — кинаяле рәвештә, читләтеп әйтелүе һәм бер фикерне йомгакламыйча, нәтиҗә бирмичә, әйтелә торган сөйләм. Әйтемнәргә бер сүз өстәп әйтсәң, яки сүзләрнең урыннарын алмаштырсаң, мәкаль килеп чыга[1].

Александр Потебня үзенең «Из лекций по теории словесности» китабында, әйтемнәрнең гадәттә читләтеп, образлы рәвештә әйтелә торган сөйләм икәнен аңлата. Төгәлләнмәгән мәкальләрнең, гадәттә, әйтем булуын исбатлый[1].

Мәсәлән: «Кеше кулы белән ут көрәү», дисәк — әйтем, ә «кеше кулы белән ут көрәү җиңел», дисәк — мәкаль була.

XX гасырның 50 елларына кадәр татар фольклористикасында мәкаль һәм әйтемнәр бер-берсеннән аерылмаган һәм бер үк җыентыкларга һәм анталогия бүлекләренә кертелгән. 1912 елда Казанда нәшер ителгән «Шура» журналының № 13, 14 саннарында Габдрахман Сәгъди әйтем белән мәкальнең охшашлыгын, аермалы якларын, үзенчәлекләрен өйрәнгән фәнни мәкаләсен бастыра. Беренче тапкыр әйтемнәр халык афоризмнарының аерым һәм үзенчәлекле төре, мөстәкыйль җанр буларак, Нәкый Исәнбәтнең «Татар халык мәкальләре» (т.1-3, 1959-67) җыентыгында күрсәтелә. 1987 елда Хуҗиәхмәт Мәхмүтовның «Татар халык иҗаты: мәкальләр һәм әйтемнәр» җыентыгы басыла. Халык авыз иҗатын өйрәнүче галим хезмәтендә теоретик яктан татар әйтемнәре һәм мәкальләренең охшашлыгын яки аермасын сурәтләү, формалаштыру проблемасын тирән итеп ачып бирә. Әйтемнәр һәм мәкальләрне туплау, аларны фәнни яктан тикшерү, өйрәнү түбәндәге галимнәр тарафыннан башкарыла: Хәмит Ярми, Каюм Насыйри, Хуҗа Бәдигый.

Тасфирлама

Әйтем — халык авыз иҗаты җанры. Образны, берәр әйберне, күренешне яки аларның нинди дә булса бер ягын кыска һәм төгәл чагылдыра торган сүз әйләнмәсе[3].

Әйтем үзенең кайбер сыйфатлары белән мәкальгә якын. Мәкаль сыман әйтем дә рифмага, ритмга салынган булырга мөмкин.

Әйтемнең төп функцияләре[4]:

  • сүз-фикерне халык тәҗрибәсенә таянып көчәйтеп, куәтләндереп җибәрү;
  • сөйләм телен тасфирлы эмоциональ бизәү.

Нәкый Исәнбәт әйтемгә түбәндәге аңлатманы бирә:

« Әйтемнәр - сөйләмдә кулланыла торган төрле киная, чагыштыру, охшату шикелле хосусый карашны белдергән һәм башка җөмләгә ияртеп әйтелә торган төрле телбизәү чаралары (тропалар,фигуралар), идиомалар,характерлы кереш сузләр һәм башка шундый тәгъбирләр (фразеология) була[5]. »

Фатыйх Урманче фикеренчә:

« Әйтем - афористик иҗатның мөстәкыль һәм үзенчәлекле бер төре. Мәкаль шикелле үк, әйтемгә дә текстның тотрыклы булуы хас, ул да сөйләмне сәнгатьчә бизәү, аның эмоциональ көчен арттыру өчен хезмәт итә[4]. »

Марсель Бакиров фикеренчә:

« Әйтем - афоризмга (кыска һәм тапкыр әйтелмә) нигезләнгән һәм структур яктан үзгәрми торган образлы,иң кечкенә күләмле халык иҗаты әсәре[6]. »

Әйтем белән мәкальнең узенчәлекләре, төп аермалары

Әйтем һәм мәкальләрнең уртак яклары:

  • Әйтемнәр, мәкальләр кебек фольклорның башка жанрлары белән тыгыз бәйләнештә яши. Әлеге жанрлар формасын алган хикмәтле сузтезмәләрне җырларда, әкиятләрдә, бигрәк тә халык эпосы әсәрләрендә еш очратырга мөмкин.
  • Иҗтимагый вазифалары — аерым шәхесләр, социаль төркемнәр арасындагы мөнәсәбәтләрдә гармония булдыру, яшь буынны, халыкны әхләкый тәрбияләү.
  • Халык өчен әйтемнәр Һәм мәкальләр билгеле бер дәрәҗәдә белем чыганагы булып торалар. Алар халык тормышының барлык якларына диярлек кагыла һәм һәрбер өлкә, юнәлеш, тармак турында билгеле бер мәгълүмәт туплыйлар.
  • Әйтем һәм мәкальләр тирә-якны танып белүдә иң мөһим чыганакларның берсе.
  • Әйтемнәр һәм мәкальләр башка халык авых иҗаты җанрлары (җырлар яки әкиятләр, уеннар) кебек махсус башкарылмыйлар (җырланмыйлар, сөйләнмиләр, уйналмыйлар), ә сөйләм телендә һәм язма текста кулланылалар.

Әйтемнәрнең мәкальләрдән аерып тора торган үзенчәлекләре[6]:

  • эчтәлек;
  • төзелеш;
  • вазифасы;
  • әйтемнәрдә фәлсәфи-дидактик гомумиләштерү, хөкем, нәтиҗә чыгару, нәсыйхәт-киңәш бирү функциясе юк.

Нәкый Исәнбәт сүзләре дә шуны раслый:

« Мәкаль булса, иң элек, ул гомуми бер хөкем, уртак төшенчә була, әйтем булса,ул хосусый бер нарсәнең билгеле бер ягын әйтү генә була[5]. »

Бу үзенчәлекне үзенең хезмәтләрендә Марсель Бакиров та билгеләп үтә:

« Әйтемнәргә килгәндә, аларның җанр сыйфатлары мәкальләрдән шактый аерыла. Әйтемнәр һәрвакыт фикер-хөкемнең бер өлешен генә тәшкил итәләр һәм ачык структуралы берәмлек буларак характерланалар. Әйтем жанрына аерымлык, хосусыйлык, конкретлылык хас булса, мәкаль жанрына, киресенчә, гомумилек ягъни йомгакланган фикер белдерү яки күп охшаш күренешләр өчен уртак нәтиҗә чыгару характерлы. Димәк әйтемнәрдә фикер дә, кагыйдә буларак җөмлә дә тәмамланмаган була[6]. »

Мәсәлән: «Ике куян тоту, энәдән дөя ясау, тумас борын картаю»[6].

Әйтемнәрнең, мәкальләргә караганда, формасы да, күләме дә, иҗтимагый функцияләре дә гадирәк. Аларның барысыда диярлек бер һәм кыска гына җөмләдән тора.

Мәсәлән:

«

Алтын эчендә йөзү,

Ак җәймәле көн туу,

Ай күрде кояш алды[4].

»

Бу жанрның күбесе тулы җөмләне түгел, бары тик җөмләнең бер өлешен генә тәшкил итәләр.

Мәсәлән:

«

Кызыл кар яуганда,

Ничә җәйләр, ничә кышлар[4].

»

Әйтем-сөйләм теленең бер өлеше, чөнки аерым кулланганда аларның күбесе аңлашылып та бетми. Мәсәлән:

« Арпа эчендә бодай,абага чәчәк атканда[4]. »

Әлеге әйтемне аңлау өчен, шул үсемлекнең чәчәк атмавын гына булса да белергә, татар халкының «Абага чәчәге» әкиятен укырга кирәк. Шуңа күрә, еш кына әйтемнәрнең күчерелмә мәгънәсен аңлау өчен, аларның чыганагын, нинди мәзәк, мәсәл, тарихи яисә көнькүреш вакыйгасы нигезендә барлыкка килүен ачыкларга, борынгы сүзләрнең мәгънәсен белү мөһим.

Мәкальләрдән аера торган тагын бер үзенчәлек - аларны күп очракта мәгънә ягыннан тиңдәш бер сүз яки синоним белән алыштырып, яисә тәңгәл китереп булуда[6].

Мәсәлән: «энәдән дөя ясау» - күпертү, «серкәсе су күтәрмәү» — упкәчелекне, «бот күтәреп яту» — ялкаулыкны, «баскан эздән ут чыгару» - булганлыкны, «кот ботка җитү» - куркуны, «күзгә төтен җибәру» — ялганлау мәгънәсендә, шушы үзенчәлекне раслый.

Бу жанр турында мәкальләр[7]:

  • Әйтем - сүзнең бизәге, мәкаль - сүзнең җиләге.
  • Әйтем - чәчәк, мәкаль - җиләк.

Әйтемнәр[7]:

  • Сүз боткасы куерту.
  • Тавышы таш яра.
  • Тузга язмаганны сөйләү.
  • Үзең бакыр булсаң да, сүзең алтын.
  • Телгә күршегә кереп тормый.
  • Сатып алган сырхау.
  • Тумас борын картайган.
  • Чакырмаган туйга күлмәк кигән.
  • Уңганлыгы ялкаулыгы белән генә беленми.
  • Иске бер тиен кебек ялтырый.
  • Бурычым юк — борчуым юк.
  • Түшәмгә төкереп ята.
  • Үзенә өй кормаган, илгә шәһәр корырга тотынган.
  • Чүпсез җирдән чүп чыгарып йөри.
  • Ул усак утыны кебек: төтене күп, җылысы юк.
  • Баганага сәлам бирү.
  • Бүреге башыннан акыллырак.

Әдәбият

  1. Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф, 2005.
  2. Бакиров М.Х. Балалар фольклоры. – Казан: Мәгариф, 2008.
  3. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре:мәкальләр җыенмасы:3 томда. – Казан: 2020. – Том 1.
  4. Казан утлары. Публицистика. Мәкальләр һәм әйтемнәр турында. Г. Кәбиров. – Казан..
  5. Сагдеева Ф.К.Гайнанова Д.Р. АН РТ Институт языка, литературы и искусства им.Ибрагимова. Монография. Татарский концепт как объект лингвокультурологического анализа. – Казан: 2017.
  6. Мәхмүтов Х.Ш. Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. – Казан: Татар. китап нәшр., 1987.
Татар халык иҗаты

Төркемнәр