Татар халык әкиятләре
Татар халык әкиятләре (рус. Татарские народные сказки) — татар халкының дөньяга карашын, әхлакый кыйммәтләрен һәм тарихи тәҗрибәсен фантастик яисә аллегорик формада чагылдырган эпик халык авыз иҗаты жанры.
Әкиятләр төп өч төргә бүленә: хайваннар турындагы әкиятләр, тылсымлы әкиятләр, көнкүреш әкиятләре.
Хайваннар турындагы әкиятләр
Хайваннар турындагы әкиятләр — фольклорның иң борынгы төрләренең берсе. Алар кешелек җәмгыяте әле яңа формалаша башлаган, кеше белән табигать, хайваннар дөньясы аерылгысыз булган заманнарда барлыкка килә[1].
Хайваннар турындагы әкиятләрнең тарихын шартлы рәвештә өч чорга бүлергә мөмкин. Беренче этапта хайваннар белән бәйле төрле ышанулар һәм көнкүреш күзаллаулары туплана. Икенче баскычта алар нигезендә мифлар һәм риваятьләр барлыкка килә: бу хикәятләрдә хайваннар акыллы, җәмгыять өчен әһәмиятле затлар итеп сурәтләнә. Өченче этапта исә бу хикәятләр нәфис әсәрләргә — чын мәгънәсендәге әкиятләргә әвереләләр; хәзер аларның максаты практик файда алуда түгел, ә матурлык хисен уяту һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү[2].
Иң киң таралган алым — хәйләкәрлек белән тупас көч арасындагы каршылыкны күрсәтү. Мондый очракларда, гадәттә, көчсезрәк, ләкин акылы белән өстен чыккан герой җиңүгә ирешә. «Төлке белән Бүре», «Шәрә Бүре», «Төлке белән Торна» кебек әкиятләр нәкъ менә шушы төргә карый[2].
Шулай ук алдау сюжетлары да киң урын алган. Мондый әкиятләрдә ерткычлар үзләренең комсызлыклары яисә үзеләренә чиктән тыш ышанулары аркасында корбанга әвереләләр. «Кәҗә белән Сарык», «Кәҗә белән Бүре» әкиятләрендә исә көчсез персонажлар үзләреннән күпкә куәтлерәк дошманнарын куркытып яисә хәйлә белән җиңеп, аларны качарга мәҗбүр итәләр[2].
Соңрак барлыкка килгән әкиятләрдә социаль-аллегорик эчтәлек мөһим урын ала. Кыргый хайваннар белән йорт хайваннары арасындагы каршылык җәмгыятьтәге үзара мөнәсәбәтләрне символик рәвештә чагылдыра башлый. Мәсәлән, «Акыллы хәйлә», «Шаһ-Әтәч» һәм «Курку белмәс Әтәч» әкиятләрендә йорт хайваннары үзләренең зирәклеге һәм саклыгы ярдәмендә ерткычларны җиңәләр[2].
Әкиятләрнең яртысыннан күбрәгендә очрый торган персонаж — төлке. Ул хәйләкәр, мәкерле һәм юл таба белүче зат итеп сурәтләнә, еш кына алдау юлы белән үз максатына ирешә («Мәкерле Төлке», «Арыслан, Төлке һәм Бүре»). Шул ук вакытта, берничә әкияттә төлке үзеннән дә үткенрәк геройлар, аеруча йорт хайваннары тарафыннан җиңелә («Акыллы хәйлә»)[3].
Бүре белән аю исә акылсызлык һәм тупас көчне гәүдәләндерәләр[4]. Алар даими рәвештә көлке объектына әйләнәләр һәм җәза алалар («Шәрә Бүре», «Төлке белән Бүре», «Карт, Аю һәм Төлке»).
Арыслан белән юлбарыс хакимлек символы итеп сурәтләнә. Хәтта төлке дә аларның ихтыярына буйсынырга, ялагайланырга һәм мәкергә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр («Арыслан, Бүре һәм Төлке»).
Йорт хайваннары — әтәч, кәҗә, сарык, эт, мәче — кагыйдә буларак, уңай сыйфатларга ия. Алар акыл, тормыш тәҗрибәсе һәм бердәмлек көчен гәүдәләндерәләр. Бу сыйфатлар «Борчак гаскәре», «Кәҗә белән Сарык», «Чиксез кодрәтле Әтәч» кебек әкиятләрдә аеруча ачык күренә[2].
Кырымтатар әкиятләрендә ат аерым урын алып тора, бу традицион мәдәнияттә атчылыкның зур әһәмияте белән бәйле. Ат — геройның тугры ярдәмчесе һәм яклаучысы; ул акыл иясе, аңа җен-пәриләрне күрү сәләте хас. Берничә әкияттә һәм эпик әсәрләрдә («Къозукюрпеч», «Тылсымлы таз огълан», «Чорабатыр», «Кёрогълу» дастаннары) канатлы ат (дюльдюль, къанатлы ат) образы очрый[5].
Кырымтатар әкиятләрендә аю белән бүре образларында борынгы, архаик билгеләр сакланган: мәсәлән, «Аюв къулакъ огълан» әкиятендә хатын-кызның аюга кияүгә чыгуы кебек борынгы тотемистик мотив чагыла. Ә бүре риваятьләрдә һәм әкиятләрдә («Авджы яш», «Къашкъырнынъ анты») явыз көчләрдән саклаучы изге зат (сакраль функция) ролен башкара[5].
Тылсымлы әкиятләр
Тылсымлы әкиятләр — фантастик уйдырмага һәм могҗизалы вакыйгаларга нигезләнгән, сюжеты бай булган күләмле хикәятләр. Чыгышы белән алар мифларга барып тоташа, әмма, мифологик хикәятләрдән аермалы буларак, нәфис уйдырма итеп кабул ителә. Тылсымлы әкиятнең мөстәкыйль жанр булып формалашуы ыруглык җәмгыяте таркалган чорга туры килә — бу вакытта мифларны сакральләштерү югала башлый. Тылсымлы әкиятләрдә борынгы ышануларның, йолаларның һәм социаль мөнәсәбәтләрнең эзләре сакланган, әмма алар сәнгать логикасына буйсына һәм халыкның гадел, бәхетле киләчәк турындагы хыялын чагылдыра[6][7].
Татар тылсымлы әкиятләренең сюжеты, гадәттә, төп геройның сәяхәте тирәсендә корыла. Бу юл туган йорттан чыгып китүне, бер-бер артлы килгән сынауларны, явыз көчләр белән көрәшне һәм җиңү белән кайтуны яисә патша кызына өйләнеп, яңа патшалыкка ия булуны үз эченә ала. Сәфәргә чыгуның сәбәбе төрле булырга мөмкин: кәләш эзләү, урланган кызны яки ананы коткару, тылсымлы предмет табу, тыюны бозу яисә йорттан куылу. «Кош эзләп йөргән хан улы», «Ак байтал», «Нурсылу», «Үги кыз» кебек әкиятләр бу жанрның үрнәкләре булып тора.
Күп кенә әкиятләрдә тылсымлы предметлар һәм могҗизалы ярдәмчеләр хәлиткеч роль уйный: бу рольне ат, Каракош (Семруг), Убырлы карчык яисә серле карт башкарырга мөмкин.
Татар тылсымлы әкиятенең төп герое, гадәттә, үткен һәм зирәк була. Еш кына ул кече ул, ярлы егет, ятим бала яисә үги кыз. Аның дошманнары — Дию, Аждаһа кебек мифик затлар, яисә явыз үги ана, көнче абыйлар, алдакчы туганнар булырга мөмкин. Герой җиңүгә акыл, батырлык һәм могҗизалы көчләр ярдәмендә ирешә; моны «Алтынчәч», «Көнгә күренмәс Көмешсылу», «Корчаңгы тай» кебек әкиятләрдә ачык күрергә була.
Татар тылсымлы әкиятләрендә сюжетны оештыруда тыюлар мөһим роль уйный. Тыюлар борынгы мифологик күзаллаулар белән бәйле һәм геройның үз-үзен тотышын билгели. Тыюны бозу (куркыныч сукмактан бармау, серне ачмау, тыелган әйбергә кагылмау) һәрвакыт диярлек вакыйгалар барышына этәргеч бирә: явыз көчләр пәйдә була һәм сынаулар башлана. Куелган шартны үтәү исә, киресенчә, геройны коткаруга һәм уңышка китерә[8].
Татар тылсымлы әкиятләрендә яхшылык белән явызлыкның бер-берсенә каршы торуы ачык чагыла. Идеаль герой (еш кына кече ул, ятим бала яисә үги кыз) үзенең намуслылыгы, батырлыгы һәм эш сөюе ярдәмендә сынауларны җиңеп чыга һәм бәхеткә ирешә. Бу сыйфатлар «Таң батыр», «Яхшылыкка явызлык», «Үги кыз» кебек әкиятләрдә ачык күренә[9].
Татар тылсымлы әкиятләре яхшылык белән явызлык каршылыгына гына нигезләнми, алар кешенең эш-хәрәкәтләре аша тикшерелә торган рухи-әхлакый идеалын чагылдыра. Герой тугры, олыларны хөрмәт итә һәм мөстәкыйль карар кабул итә. Бу «Алтын кош», «Өч күгәрчен», «Мужик белән патша» кебек әкиятләрдә чагыла.
Себер татарларының тылсымлы әкиятләре жанрларның синкретизмы белән аерылып тора һәм бу сюжетларда, образларда ачык чагыла. Мәсәлән, әкиятләрдә бер үк вакытта борынгы төрки рухларның һәм әкияттәге дошманнарның сыйфатларын үзенә җыйган Йылан, Йелбен, Тийу кебек мифологик затлар очрый. Текстларның үзендә еш кына берничә сюжет берләшә: моны «Тимергендек» әкиятендә күрергә була — анда аждаһа белән сугышу, тоткыннарны коткару һәм кәләш сайлау мотивлары бергә кушылган. Бу әкиятләрнең үзенчәлеге — ислам мотивларының үтеп керүе: каһарманнар дога укыйлар, Аллаһның иркенә таяналар, бу исә әсәрләргә үзенчәлекле әхлакый-этик төсмер бирә. Шул ук вакытта дөньяны борынгыча кабул итү дә саклана: тылсымлы качу, төрле кыяфәткә керү һәм могҗизалы затларның (ат, елан, яклаучы рух) ярдәме хикәятнең табигый элементлары булып тора[10].
Кырымтатар әкиятләрендә җирле персонажлар белән беррәттән, дини һәм тарихи шәхесләр дә зур урын алып тора. Мәсәлән, Локман Хәким («Хәтәр хан һәм Локман Хәким турында әкият») шундыйлардан. Әкият дөньясында реаль идарәчеләр — Кырым ханы Миңлегәрәй һәм Госманлы солтаны Сөләйман Кануни («Бекри Мостафа турында әкият») Шайтан яисә Аждаһа кебек фантастик затлар белән янәшә яшиләр. Вакыйгалар Кырымда гына түгел, ә Истанбул, Мисыр, Урта Азияда бара, бу исә төбәкнең сәүдә һәм мәдәният юллары кисешкән ноктада урнашуын чагылдыра[11].
Көнкүреш әкиятләре
Татар көнкүреш әкиятләре тормыш каршылыкларына нигезләнгән, шуңа күрә алар реаль чынбарлыкка якын торалар. Аларның тематикасы төрле булырга мөмкин. Алар арасында акыллы кешеләр, тугры һәм тугры булмаган хатыннар, байлар һәм хезмәтчеләр, муллалар, үткен караклар турындагы әсәрләр аерым урын алып тора. Татар халык авыз иҗатында «Алдар белән мулла», «Шомбай», «Чибәр Хәдичә», «Кулсыз кыз», «Хәйләкәр аучы», «Һөнәрле үлмәс», «Диюләрне җиңүче» кебек әкият сюжетлары бик популяр.
Татар халык көнкүреш әкиятләре 4 төркемгә бүленә: үгет-нәсыйхәт (дидактик), авантюр, сатирик һәм юмористик әкиятләр.
Үгет-нәсыйхәт төркеменә мораль-әхлак ягы аеруча ачык чагылган әкиятләр керә. Бу — дөреслек һәм ялган, акыллы киңәшләр, васыятьләр турындагы әкиятләр. Татар фольклористикасында гыйбрәтле хикәяләр (притчалар) мөстәкыйль жанр буларак аерылып чыкмаганга, аларның бер өлеше үгет-нәсыйхәт әкиятләре составында яши. Авантюр әкиятләр төркемен нигездә нахакка рәнҗетелгән хатын-кызлар, тугры хатыннар, үткен караклар һәм юлбасарлар турындагы хикәятләр тәшкил итә. Көнкүреш әкиятләренең күпчелеге сатирик һәм юмористик төркемнәргә карый[12].
Өйрәнү тарихы
Татар халык әкиятләрен җыю һәм бастырып чыгару XIX гасырның уртасында башлана. Әкиятләрнең беренче басма текстлары (барлыгы сигез әкият) 1842 елда Михаил Иванов төзегән «Татар хрестоматиясе»ндә дөнья күрә. Бу китап Ырынбурдагы Неплюев кадет корпусында татар телен өйрәтү өчен чыгарыла. Анда әкиятләрнең кайчан һәм кемнән язып алынуы турындагы фәнни мәгълүматлар бирелми[13].
Татарларның төрле этник төркемнәреннән әкиятләр җыю эшенә академик Василий Радлов зур өлеш кертә. Ул 1860-нчы елларда Көнбатыш Себер татар авылларында фольклор текстларын язып ала. Ул бастырган җыентыкта 40 якын әкият дөнья күрә[14].
1870-нче елларда маҗар филологы Габор Балинт Казан татарларының һәм керәшеннәрнең әкиятләрен җыя; ул транскрипциясе һәм маҗар теленә тәрҗемәсе белән 34 текст бастыра. 1899 елда фин лингвисты Хейкки Паасонен мишәр әкиятләрен язып ала, әмма аның материаллары 1953 елда гына басылып чыга[13].
XIX гасыр ахырыннан әкиятләр фольклор җыентыклары составында актив басыла башлый. 1880 елда Габделгалләм Фәезханов шул исәптән әкият текстларын да үз эченә алган «Хикәят вә мәкаләт» җыентыгын бастырып чыгара. Беренче әкиятләр җыентыгын — «Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият» — 1900 елда Таиб Яхин нәшер итә һәм аңа 80 якын әкият керә.
Күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри берничә әкият текстын җыя, алар татар әкиятләрен беренче фәнни тикшерүгә — Павел Поляковның «Казан татарлары әкиятләре һәм аларны башка халыклар әкиятләре белән чагыштыру» (1900) хезмәтенә нигез була. Бу эш татар әкиятләрен беренче тапкыр чагыштырма анализлау үрнәге булып тора; текстларны Николай Катанов тәрҗемә итә. Татар фольклорының, шул исәптән тылсымлы һәм көнкүреш әкиятләренең жанр классификациясен һәм анализлау методикасын эшләгән Габдулла Рәхим белән Габдрахман Толомбайский да бу фәнни өлкәгә зур өлеш кертәләр[13].
Кырымтатар әкиятләрен өйрәнү тарихы XIX гасыр урталарыннан башлана: ул Виктор Кондараки, Николай Маркс һәм Мария Кустованың җыю һәм тәрҗемә итү хезмәтләреннән башлана, соңрак академик Василий Радлов татар телдәге оригиналь текстларны фәнни теркәүгә нигез сала. 1930–1940 елларда тикшеренүләрне Үмәр Ипчи, Кәрим Җаманаклы, Али Үсәен һәм Сергей Коцюбинский дәвам итәләр. Алар жанрларны һәм сюжетларны системага салалар, әмма аларның анализында еш кына идеологик төсмерләр сизелә[15].
Совет чорында татар әкиятләрен өйрәнү һәм бастыру системалы рәвештә башкарыла. Рус телендәге беренче зур җыентык 1924 елда Михаил Васильев тарафыннан нәшер ителә. Әкиятләрне бастыруга һәм тикшерүгә Гали Бәширов белән Хәмит Ярмөхәммәтов зур өлеш кертәләр. 1939 елда Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ачылу белән фольклор экспедицияләре һәм әкиятләрнең фәнни басмалары даими рәвештә чыга башлый[14].
1977-1988 елларда 12 томлык «Татар халык иҗаты» җыентыгы (1977–1988) дөнья күрә. Аның өч томы тулысынча әкиятләргә багышланган һәм анда 300 дән артык текст фәнни аңлатмалар, типологик анализ белән бергә бирелгән[14].
Татар халык әкиятләре хәзерге вакытта
Хәзерге вакытта татар халык әкиятләре, нигездә, тәрбия һәм күңел ачу жанры буларак кабул ителә, аларны балаларга укыйлар, сөйлиләр. Алар мәгариф системасында һәм гаиләдә актив кулланыла; бу исә туган телне саклауга, әхлакый кыйммәтләрне формалаштыруга һәм балаларны традицион мәдәнияткә якынайтуга ярдәм итә. Әкиятләр даими рәвештә басма һәм электрон җыентыкларда нәшер ителә, кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен җайлаштырыла, татар әдәбияты программаларына кертелә[12].
Әкият сюжетлары мәдәниятта яңа формалар ала: татар халык әкиятләре мотивлары буенча нәфис һәм анимацион фильмнар, мультсериаллар төшерелә, театр һәм курчак спектакльләре куела. Мәсәлән «Татармультфильм» студиясе «Татар халык әкиятләре» исемле мультсериал тәшерә. «Әкият» курчак театрында татар халык әкиятләре буенча «Җырла, курай!.. Уйна, Шомбай» спектакле куела[16]. Бу фольклор мирасын популярлаштыруга һәм аны заманча мәдәни мохиткә кертергә ярдәм итә[17].
Шул ук вакытта татар халык әкиятләрен фәнни өйрәнү дә дәвам итә. Бүгенге тикшеренүчеләр әкиятләрнең жанр классификациясе, поэтика, сюжет-мотив составы, әкият традициясенең региональ үзенчәлекләре мәсьәләләренә мөрәҗәгать итәләр. Архив материалларын бастыруга, фольклор текстларын цифрлаштыруга һәм аларны чагыштырма-типологик алымнар аша анализлауга аерым игътибар бирелә[12].
Искәрмәләр
- ↑ Татарские народные сказки / сост. Л.Ш. Замалетдинов. — Казань: Татарское книжное издательство, 2023. — 415 с. — ISBN 9785298044905.
- ↑ 1 2 3 4 5 Институт языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН Татарстана. От редколлегии // Татарское народное творчество: в 14-ти томах. Том 1. Сказки о животных и волшебные сказки. — Казань: Раннур, 1999. — С. 3-7.
- ↑ Замалетдинов Л.Ш. автореферат диссертации по филологии, специальность ВАК РФ 10.01.03 диссертация на тему: «Татарская народная сказка и литературные сказки Г. Тукая». cheloveknauka.com (1993). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026.
- ↑ Миронова С.В. Стереотипный образ волка в русском и татарском языковом сознании. cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026.
- ↑ 1 2 Сеферова Ф.А. Место животных в древних воззрениях крымских татар (на материале крымскотатарских сказок). cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026.
- ↑ Яхшисарова Г. Р. Мифологические мотивы татарских народных волшебных сказок // Филологические науки. Вопросы теории и практики : журнал. — 2017. — Т. Ч. 1, № 2 (68). — С. 45-47.
- ↑ Миннуллин Ким Мугаллимович, Закирова Ильсеяр Гамиловна. [=https://cyberleninka.ru/article/n/zhanrovoe-svoeobrazie-tatarskih-volshebnyh-skazok/viewer Жанровое своеобразие татарских волшебных сказок]. cyberleninka.ru (2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026.
- ↑ Яхшисарова Гульнара Рашитовна. Татарские волшебные сказки: следы мифологических представлений, связанных с табу-запретами. cyberleninka.ru (2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026.
- ↑ Яхшисарова Гульнара Рашитовна. Отражение моральных норм в татарских волшебных сказках. cyberleninka.ru (2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026.
- ↑ Добровольская В. Е. Сказки и несказочная проза сибирских татар. Рец. на: Юсупов Ф. Ю. Сибирские татары. Из сокровищницы духовной культуры. Антология фольклора сибирских татар / Под ред. Ф. Х. Завгаровой. Т. II: Йомаклар — Сказки. — Казань: Магариф-Вакыт, 2016. — 887 с.; Т. III: Хикаяты. Риваяты. Мифы. — Казань: Татарское книжное издательство, 2017. — 895 с. // Традиционная культура : журнал. — 2019. — Т. 20, № 1. — С. 186–191.
- ↑ Использование сказок и легенд крымскотатарского народа в нравственном воспитании дошкольников. Евразийский Союз Ученых (30 декабрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026.
- ↑ 1 2 3 Камалова Л. А. Изучение русских народных сказок в контексте «диалога культур» в школах Республики Татарстан. — Казань: РИЦ «Школа», 2006. — 153 с. — ISBN 87720-131-7.
- ↑ 1 2 3 Титова Т.А., Гизатуллина Д.Н. Формирование научного знания о татарской волшебной сказке в работах исследователей второй половины XIX – первой трети XX века. cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026.
- ↑ 1 2 3 Замалетдинов Л. Ш. (сост.). Татарские народные сказки. — Казань: Татарское книжное издательство, 2019.
- ↑ Нурия Эмирсуинова. История изучения крымскотатарских сказок. goloskrimanew.ru (24 ноябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 март 2026.
- ↑ Җырла, Курай!.. Уйна, Шомбай! / Пой, Курай!.. Играй, Шомбай! puppet-show.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
- ↑ Алсу Хайруллина. Мифы татар: что происходит с татарскими сказками в кино, театре и литературе? milliard.tatar. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.

