Арыслан
Арыслан | |
---|---|
Тәүге атамасы | Felis leo[d] |
Тавыш чыгара | ырылдау[d] |
Файл:0 A.D. animal lion smooth.stl | |
SEO_description | Лев — места обитания, экологическая ниша, повадки, классификация, изучение и значение — РУВИКИ: Интернет-энциклопедия |
Халыкара фәнни исем |
|
ХТСБ саклану статусы | куркыныч яный[d][2] |
Нинди вики-проектка керә | ВикиПроект Инвазив биология[d] |
Масса | 1,65, 188 и 126 |
Төшләү көче коэффициенты | 112 |
Файл:Lion raring-sound1TamilNadu178.ogg | |
SEO_title | Лев: ареал, рацион, размеры и вес, поведение — РУВИКИ |
Оя зурлыгы | 2,5 ± 2 |
Сөт имезү периоды | 8 |
Макималь гомер озынлыгы | 27[3] |
Объектның күренешләре өчен төркем | Q104595349? |
Таксонның халык атамасы | Lion[4][5], Leeu, Gyata, Leyón, Lión, أَسَدٌ, Léwe, Löwe, Леў (Lew), Лъв (Lăv), সিংহ, Lleó, Лоьм, lev, Llew, Løve, Löwe[5], Dzata, Λιοντάρι (Liondári), Leono, León[4], Lõvi, Lehoi, شیر (Šayr), Leijona, Leyva, Lion, Lööw, León-leoa, સિંહ, Liona, אריה, siṅha), शेर, सिंह, Lav, Oroszlán, Առյուծ, Ljón, Leone, ライオン (Raion), 사자 (saja), Арстан, Leo, Liew, Nkosi, Liūtas, Lauva, Лав (lav), സിംഹം (simham), siṅha), शेर (Śēra), सिंह (singh, Iljun, Leeuw, Løve, Løve, Náshdóítsoh bitsiijįʼ daditłʼooígíí, ਬੱਬਰ ਸ਼ੇਰ, lew afrykański, Leão, Leu, Лев (Lev), Lioni, Lev, Libubesi, Tau, Lejon, Simba, சிங்கம், สิงโต, Aslan, Лев (Lev), Leon, Sư tử, לייב, 狮子, Lion d'Afrique[4], African Lion[4], Léiw, لَيْثٌ, ლომი, leon, Singa и lleón[6] |
Югарырак таксон | Барыслар[1] |
CITES Appendix | Appendix I of CITES[d] |
Туклану чыганагы | тояклылар[d] |
Тәүлек циклы | эңгер-меңгерле[d][7][8] |
Йөклелек чоры | 108 ± 8[9] |
Геном төзелеше URL-ы | ensembl.org/Panthera_leo |
Файл:Die Lebensräume der Löwen.webm | |
Таксономик ранг | төр[1] |
Арыслан РУВИКИ.Медиада |
Арыслан (лат. Panthera leo) — ерткыч имезүчеләрнең бер төре, барыслар ыруының дүрт вәкиленең берсе.
Арысланны хайваннар патшасы дип йөртәләр. Ул ерткыч хайваннарның иң эресе, авырлыгы 280 кг га җитә. Үзе гадәттән тыш көчле. Аягы белән тибеп, буйволның умыртка баганасын сындыра ала. Казык тешләре кыска, әмма бик көчле һәм нык. Ана арыслан табышын көчле теш казнасы белән эләктереп ала һәм өчлы казык тешләре белән бер мизгелдә үтерә. Калган тешләре, корбанны кисәкләргә бүлгәндә, пычак хезмәтен үти. Арысланның гәүдәсе кыска йон белән капланган. Бары ата арысланнарның гына күкрәгендә һәм башында зур ялы бар. Тиресе бик нык. Элек арыслан тиресеннән хәрби киемнәр теккәннәр яки аны калкан итеп тарттырганнар. Арысланнар Африканың кайбер районнарында һәм Һиндстанда гына сакланып калган. Элек аларны җирле халык сирәк аулаган. Ә инде кораллы кешеләрдән аларны җитезлек тә, гайрәтлелек тә, көч тә, кача белү дә коткарып кала алмаган, шуңа аларны бөтенләй кырып бетергәннәр диярлек. Баштарак арысланнарны юк итү тояклы хайваннарның саны артуга китерер дип уйлаганнар. Ләкин киресе килеп чыккан, чөнки алар беренче чиратта авыру, көчсез хайваннарны юк итәләр һәм шуның белән йогышлы авырулар таралуга киртә куялар икән.
Арысланнар гаиләләргә берләшеп яшиләр. Бер ата арыслан гаиләсендә берничә ана арыслан һәм яшь арысланнар яши. Кайбер карт арысланнар ялгыз да яшәргә момкин. Ана арыслан 3 бала китерә. Алар бик кечкенә була: озынлыгы 30 см чамасы. Төсләре тимгелле, арыслан балалары соңыннан тоташ бер төскә керә.
Төннәрен Африка саваннасында күк күкрәгәндәй үкергән тавышлар ишетелә. Кешеләр йокыларыннан уяна, утардагы кәҗәләр, сарыклар, бәйдәге атлар, дөяләр тынгысызлана, әрле-бирле йөренә башлый. Бөтенесен дер селкетеп, куркыныч үкерү тавышы тагын кабатлана. Арыслан качмый, корбанына яшеренеп ташланмый.
Хәзер арысланнарны аулау тыела. Бары махсус рөхсәт белән генә зоопарклар өчен тотарга ярый. Алар тоткынлыкка шактый тиз күнегәләр һәм шул шартларда үрчем дә бирәләр[10].
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Mammal Species of the World (ингл.): A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
- ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
- ↑ Longevity of Mammals in Captivity; from the Living Collections of the World (ингл.) — 1 — 2005.
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 Кызыл китап — 1964.
- ↑ 5,0 5,1 Cole T. C. H. Wörterbuch der Säugetiernamen - Dictionary of Mammal Names — 2015. — С. 166. — ISBN 978-3-662-46270-6 — doi:10.1007/978-3-662-46270-6
- ↑ http://www.sabencia.net/nomenclator.php
- ↑ Mammalian Species (ингл.) — ASM, OUP, 1969. — ISSN 0076-3519; 1545-1410
- ↑ Mammalian Species (ингл.) — ASM, OUP, 2013. — ISSN 0076-3519; 1545-1410
- Kindler Verlag, 1988. — Vol. 4. — S. 46.
- ↑ Хайваннар дөньясы: имезүчеләр бит90, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2013-05-23