Дифтонг

Дифтонг (бор. грек. δί-φθογγον, δί-φθογγος, ягъни кушык аваз, кушык сузык, «сузык» + «сузык» тезмәсе[1]) — ике сузык авазның янәшә килеп, бер иҗек итеп әйтелүе.

Тасвирлама

Барлык телләрдә дә сузык авазның иҗек ясау сәләте — аның төп үзенчәлекләренең берсе, ягъни ике сузык аваз берләшкәндә, аларың берсе иҗек ясау сәләтен югалтырга тиеш. Бу күренеш сузык ярымсузыкка әверелгәндә генә булырга мөмкин. Тел галимнәре моны бер сузыкның иҗек ясау сәләтен югалтып, ике сузыклы аваз тезмәсендә басымсыз калуы, кушык авазның «шуышуы» белән аңлаталар.

Кушык авазны тәшкил иткән ике сузык аваз, фонетик яктан бер тигез дәрәҗәдәге торышта булып, иҗек бөтенлеген бозмаганда чын кушык аваз барлыкка килә. Ягъни катлаулы сузыкның ике өлеше дә бер бөтен аваз буларак кабул ителә һәм бер иҗек ясый, яки бер иҗек эчендә була. Бу вакытта кушык авазның әйтелеш түбәсе аваз әйтелешенең урта бер җиренә туры килә.

Кушылмадагы сузыкларның берсе генә иҗек ясый, ә икенчесенә иҗек ясамый торган сонор тартыклар (ярымсузыклар) өстәлгән очракта ялган дифтонглар яисә ярымдифтонглар барлыкка килә[2].

Мәсәлән, инглиз телендәге [ou] дифтонгында, беренче элемент көчлерәк әйтелеп, икенче элемент [ỏ] сыман тавыш кына булып кала: go [goᵘ] «барырга», home (hoᵘm) «өйгә». Алман телендәге das Baum «агач» сүзендә дә [а] авазы гына көчле әйтелә: ba°m. Ләкин бер сузык көчлерәк әйтелгәнгә телчеләр еш кына бу дифтонгны да ялган дифтонглар рәтенә кертәләр.

Ярымдифтонгларның ясалышы буенча төрләре

Иҗек ясый торган сузыкның урынына карап, ике төргә бүленәләр:

  • төшерелмә дифтонглар: [w], [й] сонор тартыклары икенче урында килә;
  • күтәрелмә дифтонглар: [w], [й] сонор тартыклары беренче урында килә.

Дөньяның күп телләрендә чиста дифтонглар юк[3]. Шуңа күрә, бу телләргә кергәндә, гадәттә, дифтонг йә ике монофтонга бүленә, яисә иҗексез сузык тартыкка әверелә, гәрчә кайвакыт киресенчә дә була ала.

Рус телендәге кебек үк[4], татар телендә дә чын кушык сузыклар юк, аларны трио, аут, баобаб кебек алынма сүзләрдә генә очратырга мөмкин. Әмма татар телендә ярымдифтонглар күп очрый. Телдә аларны шартлы рәвештә дифтонг дип атап йөртәләр[5].

Татар телендә

Татар телендә төшерелмә дифтонгларның 8 төре бар:

  • /ай/ сай, калай, тай, бай сүзләрендәге кебек;
  • /әй/ җәйләw, бәй, сәйлән, әнкәй сүзләрендәге кебек;
  • /ый/ тый, кырый, сылый сүзләрендәге кебек;
  • /уй/ буй, уймак, туй, абруй сүзләрендәге кебек;
  • /ой/ койма, тойгы, коймак сүзләрендәге кебек;
  • /өй/ көй, өй, төймә, көймә сүзләрендәге кебек;
  • /aw/ бораw, баw, даw, каwшаw сүзләрендәге кебек;
  • /әw/ дәw, селәwсен, кисәw сүзләрендәге кебек.

Күтәрелмә дифтонгларда авазлар тонның күтәрелүе тәртибендә урнашалар, ягъни сонордан соң сузык аваз килә. Аларның барлыгы 14 төре бар:

  • /йа/ йалгыш, йар, йал, шайтан сүзләрендәге кебек;
  • /йә/ йәш, йәм, бәйә, җәйә сүзләрендәге кебек;
  • /йы/ йыл, йырак, йыш, байыш сүзләрендәге кебек;
  • /йе/ йегет, йегерме, әйе, җәйен сүзләрендәге кебек;
  • /йо/ йон, йомран, йокы, йомры сүзләрендәге кебек;
  • /йө/ йөк, йөз, йөрәк сүзләрендәге кебек;
  • /йу/ йук, йул, йумарт сүзләрендәге кебек;
  • /йү/ йүн, йүләр, йүwеш сүзләрендәге кебек;
  • /wа/ wатык, wак, wалчык, куwак сүзләрендәге кебек;
  • /wә/ wәкарь, wәгъдә, кәрwан, wәкил сүзләрендәге кебек;
  • /wө/ wөҗдан, wөкүг сүзләрендәге кебек;
  • /wы/ wыжылдык, аwыр, баwыр, каwын сүзләрендәге кебек;
  • /wе/ wежелдек сүзендәге кебек;
  • /wи/ wилдан, wилайәт, wиҗдан сүзләрендәге кебек.

Татар телендә ике сузык аваз арасында сонор аваз яисә ике сонор арасында сузык аваз килгән очраклар да бар. Мондый төзелмәләрне тел белемендә трифтонг дип атыйлар:

  • /йаw/ йаwлык, йаwчы, буйаw сүзләрендәге кебек;
  • /йәw/ төйәw, кийәw, җәйәw сүзләрендәге кебек;
  • /йый/ буйый, байый, ойый сүзләрендәге кебек;
  • /йий/ бийий, төйий сүзләрендәге кебек;
  • /йуʷ/ көйүʷ, төйүʷ, бийүʷ сүзләрендәге кебек;
  • /wай/ уʷайт-спирит сүзендәге кебек;
  • /wәй/ Күwәйт сүзендәге кебек.

Чех телендә

Чех телендә 3 дифтонг бар[6]:

  • /aʊ̯/ auto сүзендәге кебек (чит телдән кергән сүзләрдә генә диярлек)
  • /eʊ̯/ euro сүзендәге кебек (чит телләрдән кергән сүзләрдә генә)
  • /oʊ̯/ koule сүзендәге кебек

«ia», «ie», «ii», «io» и «iu» сузыклар төркеме чит тел сүзләрендә дифтонглар буларак каралмый, [ɪja, ɪjɛ, ɪjɪ, ɪjo, ɪju] сузыклары арасындагы /j/ авазы буларак әйтелә.

Нидерланд телендә

Нидерланд телендәге дифтонглар:

  • /ai/ draai сүзендәге кебек;
  • /ei/ zee сүзендәге кебек;
  • /eu/ sneeuw сүзендәге кебек;
  • /iu/ nieuw сүзендәге кебек;
  • /oi/ mooi сүзендәге кебек;
  • /ɛi/ eikel, ijs сүзендәге кебек;
  • /ʌu/ koude сүзендәге кебек;
  • /œʏ/ huis сүзендәге кебек.

Инглиз телендә

Инглиз теленең гомумамерика вариантында дифтонглар:

  • /aʊ/ house сүзендәге кебек;
  • /aɪ/ kite сүзендәге кебек;
  • /eɪ/ same сүзендәге кебек;
  • /əʊ/ tone сүзендәге кебек;
  • /ɔɪ/ join сүзендәге кебек.

received pronunciation-та дифтонглар:

  • /əʊ/ hope сүзендәге кебек;
  • /aʊ/ house сүзендәге кебек;
  • /aɪ/ kite сүзендәге кебек;
  • /eɪ/ same сүзендәге кебек;
  • /ɔɪ/ join сүзендәге кебек;
  • /ɪə/ fear сүзендәге кебек;
  • /ɛə/ hair сүзендәге кебек (хәзерге әйтелеш буенча бу гадәттә озын сузык /ɛː/);
  • /ʊə/ poor сүзендәге кебек.

Соңгы өч дифтонг шулай ук бостон әйтелешендә дә кулланыла.

/aʊ/ һәм /aɪ/ дифтонг аллофоннары Канада инглиз телендә:

  • [əʊ] house сүзендәге кебек;
  • [əɪ] kite сүзендәге кебек.

Австралия инглиз телендә дифтонглар:

  • /əʉ/ hope сүзендәге кебек;
  • /æɔ/ house сүзендәге кебек;
  • /ɑe/ kite сүзендәге кебек;
  • /æɪ/ same сүзендәге кебек;
  • /oɪ/ join сүзендәге кебек;
  • /ɪə/ fear сүзендәге кебек.

Әрмән телендә

Әрмән телендә дифтонглар:

  • /jɑ/ / յա / սենեակ (sɛnjɑk) сүзендәге кебек;
  • /jɛ/ / յէ / երազ (jɛɾɑz) сүзендәге кебек;
  • /jə/ / յը / հայը (hɑjə) сүзендәге кебек;
  • /ji/ / յի / մայիս (mɑjis) сүзендәге кебек;
  • /jo/ / յո / եօթը (jotʰə) сүзендәге кебек;
  • /ju/ / յու / կայուն (kɑjun) сүзендәге кебек;
  • /aj/ / այ / մայր (majɾ) сүзендәге кебек;
  • /ej/ / էյ / թէյ (tʰej) сүзендәге кебек;
  • /uj/ / ույ / քոյր (kʰujɾ) сүзендәге кебек.

Фарер телендә

Фарер телендә дифтонглар:

  • /ai/ bein сүзендәге кебек;
  • /au/ havn сүзендәге кебек;
  • /ɛa/ har, mær сүзендәге кебек;
  • /ɛi/ hey сүзендәге кебек;
  • /ɛu/ nevnd сүзендәге кебек;
  • /œu/ nøvn сүзендәге кебек;
  • /ʉu/ hús сүзендәге кебек;
  • /ʊi/ mín, , сүзендәге кебек;
  • /ɔa/ ráð сүзендәге кебек;
  • /ɔi/ hoyra сүзендәге кебек;
  • /ɔu/ sól, ovn сүзендәге кебек.

Фин телендә

Фин телендә дифтонглар:

  • /ai/ laiva (корабль) сүзендәге кебек;
  • /ei/ keinu (таган) сүзендәге кебек;
  • /oi/ poika (малай) сүзендәге кебек;
  • /ui/ uida (йөзәргә) сүзендәге кебек;
  • /yi/ lyijy (кургаш) сүзендәге кебек;
  • /æi/ äiti (ана) сүзендәге кебек;
  • /øi/ öisin (төннәрен) сүзендәге кебек;
  • /au/ rauha (тынычлык) сүзендәге кебек;
  • /eu/ leuto (йомшак) сүзендәге кебек;
  • /iu/ viulu (скрипка) сүзендәге кебек;
  • /ou/ koulu (мәктәп) сүзендәге кебек;
  • /ey/ leyhyä (ага) сүзендәге кебек;
  • /iy/ siistiytyä (үзен тәртипкә китерә) сүзендәге кебек;
  • /æy/ täysi (тулы) сүзендәге кебек;
  • /øy/ löytää (табырга) сүзендәге кебек;
  • /ie/ kieli (тел) сүзендәге кебек;
  • /uo/ suo (сазлык) сүзендәге кебек;
  • /yø/ (төн) сүзендәге кебек.

Латыш телендә

Хәзерге латыш телендә 10 дифтонг бар (латыш. «divskanis» — дифтонг)[7]:

  • / ie / iela «улица» сүзендәге кебек;
  • / uo / skola (мәктәп) сүзендәге кебек;
  • / ai / laiva (көймә) сүзендәге кебек;
  • / au / auto (авто) сүзендәге кебек;
  • / ei / meita (кыз) сүзендәге кебек;
  • / iu / triumfs (триумф) сүзендәге кебек;
  • / oi / boikots (бойкот, бары алынмаларда) сүзендәге кебек;
  • / ou / (бары алынмаларда);
  • / ui / puika (малай) сүзендәге кебек;
  • / eu / tev (сиңа) алмашлыгындагы кебек.

Эстон телендә

Эстон телендә дифтонглар

төшерелмә дифтонглар
  • /ae/ laev (кораб) сүзендәге кебек;
  • /ai/ vaip (келәм) сүзендәге кебек;
  • /ao/ kaotus (югалту) сүзендәге кебек;
  • /au/ saun (мунча) сүзендәге кебек;
  • /ea/ eakas (өлкән яшьтәге) сүзендәге кебек;
  • /ei/ leib (икмәк) сүзендәге кебек;
  • /eo/ peoleo (шәүлегән) сүзендәге кебек;
  • /eu/ neutron (нейтрон) сүзендәге кебек;
  • /iu/ kiusama (үртәләргә) сүзендәге кебек;
  • /oa/ oad (борчак) сүзендәге кебек;
  • /oe/ poeg (ул) сүзендәге кебек;
  • /oi/ koi (көя) сүзендәге кебек;
  • /ui/ kuidas (ничек) сүзендәге кебек;
  • /ye/ püeliit (пиелит) сүзендәге кебек;
  • /yi/ lüüa (сугарга) сүзендәге кебек;
  • /yø/ püörröa (пиорея) сүзендәге кебек;
  • /æe/ päev (көн) сүзендәге кебек;
  • /æi/ käima (йөрергә), (булырга) сүзендәге кебек;
  • /æo/ näotu (сөйкемсез) сүзендәге кебек;
  • /æu/ räuskama (этләшү) сүзендәге кебек;
  • /øa/ söakus (батырлык) сүзендәге кебек;
  • /øe/ söeke (күмер) сүзендәге кебек;
  • /øi/ öine (төнге) сүзендәге кебек;
  • /ɯe/ nõel (булавка) сүзендәге кебек;
  • /ɯi/ põime (үрмә) сүзендәге кебек;
  • /ɯo/ lõoke (тургай) сүзендәге кебек;
  • /ɯu/ õun (алма) сүзендәге кебек;
күтәрелмә
  • /ɪa/ peatus (тукталыш) сүзендәге кебек.

Француз телендә

Француз телендә дифтонглар:

  • /wa/ roi сүзендәге кебек;
  • /wi/ oui сүзендәге кебек;
  • /ɥi/ huit сүзендәге кебек;
  • /jɛ̃/ bien сүзендәге кебек;
  • /jɛ/ Ariège сүзендәге кебек;
  • /aj/ Travail сүзендәге кебек;
  • /ej/ Marseille сүзендәге кебек;
  • /œj/ Feuille сүзендәге кебек;
  • /uj/ Grenouille сүзендәге кебек.

Француз телендәге барлык бу дифтонглар гадәттә сузык белән ярымтавышның ярашуы дип санала.

Немец телендә

Стандарт немец телендә дүрт дифтонг очрый, язуда алар төрле тамгалар белән бирелә ала:

  • au /aʊ̯/ — Haus (дом), Maus (мышь) сүзләрендәге кебек;
  • ei, ai, ey, ay /aɪ̯/ — Reich (рейх), Leipzig (Лейпциг), Bayern (Бавария) сүзләрендәге кебек;
  • eu, äu /ɔʏ̯/ — neu (яңа), Häuser (өйдә) сүзләрендәге кебек;
  • ui /ʊɪ̯/ — pfui (фуй; тьфу) сүзендәге кебек[8].

Иҗекләрнең азагында /ɐ/ сузык авазы тел нормасының варианты сыйфатында шулай ук ауслаут тартыгы // / (язуда «r» хәрефе белән белдерелә) урынында әйтелергә мөмкин, бу шулай ук дифтонглар барлыкка китерә:

  • /iˑɐ̯/ — wir (без), Bier (сыра) сүзләрендәге кебек;
  • /yˑɐ̯/ — für (өчен) һәм Tür (ишек) сүзләрендәге кебек;
  • /uˑɐ̯/ — nur (бары, тик) һәм Uhr (вакыт) сүзләрендәге кебек;
  • /eˑɐ̯/ — Meer (диңгез) һәм leer (буш) сүзләрендәге кебек;
  • /ɛˑɐ̯/ — Bär (аю) һәм er (ул) сүзләрендәге кебек;
  • /aːɐ̯/ — Haar (чәчләр) сүзендәге кебек;
  • /aˑɐ̯/ — hart (каты) сүзендәге кебек;
  • /øˑɐ̯/ — Frisör (чәчтараш) сүзендәге кебек;
  • /oˑɐ̯/ — Ohr (колак) сүзендәге кебек.

Швейцария немец теленең Берн диалектында кайбер дифтонглар:

  • /iə/ Bier (сыра) сүзендәге кебек;
  • /yə/ Füess (аяклар) сүзендәге кебек;
  • /uə/ Schue (аяк киеме) сүзендәге кебек;
  • /ow/ Stou (ярдәм) сүзендәге кебек;
  • /aw/ Stau (конюшня) сүзендәге кебек;
  • /aːw/ Staau (корыч) сүзендәге кебек;
  • /æw/ Wäut (дөнья) сүзендәге кебек;
  • /æːw/ wääut (сайлый) сүзендәге кебек;
  • /ʊw/ tschúud (гаеп) сүзендәге кебек.

Венгер теле

Әдәби маҗар телендә дифтонглар юк, гәрчә күпчелек сөйләшүчеләр кайбер сүзләрдә, /ɑw/ дифтонгына охшаш бер иҗек буларак, «au» хәрефләрен әйтсәләр дә (мәсәлән, «autó» һәм «augusztus»). Башка сүзләрдә бу хәрефләр гадәттә аерым укыла («kalauz»). Венгр теле диалектларында төрле дифтонглар бар.

Вьетнам теле

Вьетнам телендә өч дифтонг бар: «ia» («iə»[9] яисә iʌ[10]), «ưa» («ɨə»[9] яисә"ɨʌ"[10]), «ua» («uə»[9] яисә «uʌ»[10]). Болар барысы да төшерелмә дифтонглар булып торалар.

Исланд теле

Исланд телендә дифтонглар:

  • /aw/ (әйе) сүзендәге кебек;
  • /jɛ/ vél (машина)сүзендәге кебек;
  • /ow/ nóg (җитәрлек) сүзендәге кебек;
  • /øɥ/ auga (күз) сүзендәге кебек;
  • /aj/ (сәлам) сүзендәге кебек;
  • /ej/ þeir (алар) сүзендәге кебек.

Норвег теле

Норвег телендә биш дифтонг бар:

  • /æɪ/ nei (юк) сүзендәге кебек;
  • /øʏ/ øy (утрау) сүзендәге кебек;
  • /æʉ/ sau (сарык) сүзендәге кебек;
  • /ɑɪ/ hai (акула) сүзендәге кебек;
  • /ɔʏ/ joik (йойк, саам җыры) сүзендәге кебек.

Шулай ук /ʉʏ/ дифтонгы бар, ләкин ул "hui"сүзендә генә кулланыла, мәсәлән «i hui og hast» («бик ашыкканда») гыйбарәсендә.

Итальян телендә

Стандарт итальян телендә:

төшерелмә
  • /ai/ avrai сүзендәге кебек;
  • /ei/ dei (предлог) сүзендәге кебек;
  • /ɛi/ direi сүзендәге кебек;
  • /oi/ voi сүзендәге кебек;
  • /ɔi/ poi сүзендәге кебек;
  • /au/ pausa сүзендәге кебек;
  • /eu/ Europa сүзендәге кебек;
  • /ɛu/ feudo сүзендәге кебек.
күтәрелмә
  • /ja/ piano сүзендәге кебек;
  • /je/ ateniese сүзендәге кебек;
  • /jɛ/ piede сүзендәге кебек;
  • /jo/ fiore сүзендәге кебек;
  • /jɔ/ piove сүзендәге кебек;
  • /ju/ più сүзендәге кебек;
  • /wa/ guado сүзендәге кебек;
  • /we/ quello сүзендәге кебек;
  • /wɛ/ guerra сүзендәге кебек;
  • /wi/ qui сүзендәге кебек;
  • /wo/ liquore сүзендәге кебек;
  • /wɔ/ nuoto сүзендәге кебек.

Башка бәйләнешләрне ([ui], [iu], [ii]) тел белгечләре еш кына хиатус күренеше белән аңлаталар; әмма фонетик яссылыкта алар чиста дифтонг булып торалар, мәсәлән поэзиядә һәм сөйләм телендә.

Румын телендә

Румын телендә төшерелмә дифтонглардан ике ярымдифтонг, ә күтәрелмәләрдән дүртәү очрый.

төшерелмә
  • /aj/ mai сүзендәге кебек;
  • /aw/ dau сүзендәге кебек;
  • /ej/ lei сүзендәге кебек;
  • /ew/ leu сүзендәге кебек;
  • /ij/ mii сүзендәге кебек;
  • /iw/ fiu сүзендәге кебек;
  • /oj/ goi сүзендәге кебек;
  • /ow/ nou сүзендәге кебек;
  • /uj/ pui сүзендәге кебек;
  • /əj/ răi сүзендәге кебек;
  • /əw/ rău сүзендәге кебек;
  • /ɨj/ câine сүзендәге кебек;
  • /ɨw/ râu сүзендәге кебек;
күтәрелмә
  • /e̯a/ stea сүзендәге кебек;
  • /e̯o/ George сүзендәге кебек;
  • /ja/ ziar сүзендәге кебек;
  • /je/ fier сүзендәге кебек;
  • /jo/ chior сүзендәге кебек;
  • /ju/ iubit сүзендәге кебек;
  • /o̯a/ oameni сүзендәге кебек;
  • /wa/ ziua сүзендәге кебек;
  • /wə/ două сүзендәге кебек.

Испан телендә

Испан телендә дифтонглар:

төшерелмә
  • /ai/ hay сүзендәге кебек;
  • /ei/ rey сүзендәге кебек;
  • /oi/ hoy сүзендәге кебек;
  • /ui/ muy сүзендәге кебек;
  • /au/ jaula сүзендәге кебек;
  • /eu/ feudo сүзендәге кебек;
күтәрелмә
  • /ja/ comedia сүзендәге кебек;
  • /je/ tierra сүзендәге кебек;
  • /jo/ dio сүзендәге кебек;
  • /ju/ ciudad сүзендәге кебек;
  • /wa/ guante сүзендәге кебек;
  • /we/ fuego сүзендәге кебек;
  • /wi/ pingüino сүзендәге кебек;
  • /wo/ ambiguo сүзендәге кебек.

Монгол телләрендә

Дифтонглар ойрат, дунсян һәм монгол телләреннән башка барлык монгол телләрендә дә бар.

Якут телендә

Якут телендә дифтонглар[11]:

  • /ɯa/ Ыhыах сүзендәге кебек;
  • /uo/ уол (ул) сүзендәге кебек;
  • /ie/ биэс (биш) сүзендәге кебек;
  • /yø/ күөл (күл) сүзендәге кебек.

Искәрмәләр

  1. Иванов А.В. Становление терминологии русской фонетики: дифтонг // Вестник Российского университета дружбы народов. Серия: Теория языка. Семиотика. Семантика : журнал. — 2024. — № 4. — С. 1260–1282.
  2. Бондарко Л. В. Дифтонг // Лингвистический энциклопедический словарь / Гл. ред. В. Н. Ярцева. — М. : Советская энциклопедия, 1990. — 688 с. — 150 000 экз. — ISBN 5852700312.
  3. John Laver. Principles of Phonetics. — Cambridge University Press, 1994. — С. 285. — ISBN 9780521456555.
  4. Аванесов Р.И. Фонетика современного русского литературного языка. — М.: Изд-во Моск. ун-та, 1956. — 240 с.
  5. Хәкимҗанов Ф. Татар әдәби теле: Фонетика: Югары уку йортлары студентлары өчен. — Казан: ТДГИ нәшр., 2001. — 108 с. — ISBN 5-89995-005-2.
  6. Бархударова Е.Л., Конечны Я. Звуковые системы русского и чешского языков в контексте обучения чехов русскому произношению // Теория и методика преподавания русского языка как иностранного : журнал. — 2021. — № 3. — С. 39-46.
  7. Terje Mathiassen. A short grammar of Latvian. — Columbus, Ohio: Slavica Publishers, 1997. — ISBN 978-0-89357-270-9.
  8. Krech, Eva Maria; Stock, Eberhard; Hirschfeld, Ursula; Anders, Lutz-Christian. Deutsches Aussprachewörterbuch. — Berlin, New York: Walter de Gruyter, 2009. — ISBN 978-3-11-018202-6.
  9. 1 2 3 Nguyễn, Đình-Hoà. Vietnamese: Tiếng Việt không son phấn. — Amsterdam: John Benjamins Publishing Company, 1997. — ISBN 1-55619-733-0.
  10. 1 2 3 Нго Ньы Бинь (Ngô Như Bình). Elementary Vietnamese. — Boston, Massachusetts: Tuttle Publishing, 1999. — ISBN 0-8048-3207-2.
  11. Тарасова З.Е. Фонематический статус якутского дифтонга yo (uo) и принципы его передачи на английский язык // Вестник ИрГТУ : журнал. — 2012. — № 4 (63). — С. 333—336.

Әдәбият

  • Бондарко Л. В. Дифтонг // Лингвистический энциклопедический словарь / Гл. ред. В. Н. Ярцева. — М. : Советская энциклопедия, 1990. — 688 с. — 150 000 экз. — ISBN 5852700312.
  • Голубева Е. Г. Фонетика португальского языка. Вводный курс. — Учеб. пособие для ин-тов и фак. иностр. яз. — М.: Высшая школа, 1981. — 119 с.
  • Мазняк М. М., Николаева Е. С. Вводный фонетический курс португальского языка с грамматическими комментариями / Рецензенты М. В. Зеликов, А. В. Родосский, Ж. Душ Рейш. — Учеб.-метод. пособие. — СПб.: Издательство С.-Петерб. ун-та, 2013. — 212 с. — (Языкознание). — 120 экз. — ISBN 978-5-288-05470-9.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр