Даргиннар

Дарги́ннар (үзаталышы — дарган, дарганти, даргва; авар. даргиял, кум. даргиляр) — Дагыстан халыклары арасында сан буенча икенче урында торучы халык. Даргин телендә сөйләшәләр. Нигездә мөселманнар. Саны — 510 мең кеше, шуларның 425,5 меңе Дагыстанда яши.