Ненец теле
Ненец теле — ненецларның милли теле; самоди телләреннән берсе.
Кола ярымутравыннан Енисей елгасының уң ярында кадәр булган тундра зонасында һәм Пур елгасы бассейныныдагы тайга зонасында таралган; Сөйләшүчеләр саны — 20 меңнән артык. Ике сөйләш (диалект) бар: тундра һәм урман. Тундра ненец теле күбрәк сөйләшүчеләр санына ия, бу диалектта Канин ярымутравыннан Енисей елгасына кадәр даирәдә 30000-нән 40000-гә кадәр кеше сөйләшә, ә урман ненец телендә Аган, Пур, Лямин һәм Надым елгалары тирәсендә даирәдә 1000-нән алып 1500-гә кадәр кеше сөйләшә. Ненец теле фонетик ягыннан башка самоди телләреннән сизелерлек аерыла; синтаксисы исә гади җөмләләрнең күплеге белән аерылып тора. Лөгать составында аучылык, боланчылык, балыкчылыкка караган сүзләр шактый күп. Әдәби ненец теле тундра сөйләше нигезендә шәкелләнгән.