Фигыль
Фигыль (рус. глагол) — зат, предмет яки күренешнең эшен, хәрәкәтен, хәлен яисә торышын процесс буларак белдерә торган сүз төркеме, җөмләдә күбесенчә хәбәр булып килә. Нишли? Нишләде? Нишләр? Нишләячәк? cорауларына җавап бирә[1].
Фигыльләр барлык-юклык формада була ала, заман, зат-сан белән төрләнәләр.
Фигыльләрнең барлык-юклык формасы
Фигыльнең барлык-юклык формасы — фигыль белдергән эш-хәрәкәтнең, хәл-торышның булуын яки булмавын күрсәтә торган грамматик категория[1].
Барлык формасы эш-хәрәкәтнең чынбарлыкта башкарылуын, үтәлүен белдерә.
Мисаллар: ул укый, без эшлибез, кошлар оча, мин киттем, алар көләчәк.
Юклык формасы эш-хәрәкәтнең булмавын, үтәлмәвен күрсәтә. Татар телендә фигыльнең юклык формасы -ма / -мә кушымчалары ярдәмендә ясала[1]. Кушымчаның сайланышы сингармонизм (сузыклар гармониясе) кагыйдәләренә буйсына. Юклык кушымчасы фигыль нигезеннән соң, әмма заман, зат-сан, шарт, боерык һ.б. грамматик күрсәткечләрдән алда урнаша.
Мисаллар: ул укымады, без эшләмәячәкбез, мин бармыйм, алар күрмәде, кошлар очмады.
Фигыль төркемчәләре
Фигыльләр предметның яки затның эшен яки хәлен төрлечә белдерәләр. Шуңа күрә аларның төрләнеше дә, җөмләдә башкарган эше дә төрле була[2].
Фигыльләрне 7 төркемчәгә бүләләр:
| Фигыль төркемчәсе | Мисал |
|---|---|
| Затланышлы фигыльләр | |
| Боерык фигыль | Куй, куйма, куйсын, куймасын |
| Хикәя Фигыль | Бара, бармый, барды, бармады, барган, бармаган |
| Шарт Фигыль | Булса, булмаса, булсаң, булмасаң |
| Затланышсыз фигыльләр | |
| Сыйфат Фигыль | Эшләүче (кыз), язылмаган (хикәя) |
| Хәл Фигыль | Кайтып (китү), бара-бара (ашау) |
| Исем Фигыль | Көйләү, көйләмәү |
| Инфинитив | Салырга, катырырга, качмаска, көтмәскә |
Затланышлы фигыльләр
Затланышлы фигыль — эш-хәрәкәтне үтәүче затны (сөйләүче, тыңлаучы яки өченче зат) һәм санны (берлек, күплек) белдерә торган фигыль формасы. Татар телендә ул фигыльнең төп грамматик төркемнәреннән берсен тәшкил итә һәм сөйләмдә гадәттә хәбәр вазифасын үти[2].
Затланышлы фигыль эш-хәрәкәтне башкаручы белән турыдан-туры бәйли, шуңа күрә ул җөмләдә ия белән килешеп килә. Затланышлы фигыльләргә боерык фигыль, шарт фигыль һәм хикәя фигыль керә[3].
Боерык фигыльнең зат формасы юк, беренче зат формасы буларак теләк фигыль кулланыла. Боерык фигыльның 2 нче зат, берлек сан формасы фигыльнең башлангыч формасы булып тора.
Шарт фигыль — эш-хәлнең шартлы рәвештә баруын белдерә, -са/-сә кушымчалары ярдәмендә ясала[3].
Хикәя фигыль — заман категориясе
Фигыльнең заман категориясе — эш-хәрәкәтнең сөйләү мизгеленә карата вакытта урнашуын күрсәтә торган грамматик категория. Ул гамәлнең кайчан башкарылуын белдерә һәм фигыльнең төп морфологик категорияләреннән берсе булып тора. Татар телендә заман категориясе затланышлы фигыльләргә хас һәм зат-сан, барлык-юклык, юнәлеш формалары белән тыгыз бәйләнештә кулланыла[4].
Хәзерге заман эш-хәрәкәтнең сөйләү мизгелендә башкарылуын яисә даими, гадәти характерда булуын белдерә. Хәзерге заман кушымчалары: -а/-ә/-ый/-и. Мәсәлән, яз-а, укы-й, эшл-и[5].
Үткән заман эш-хәрәкәтнең сөйләү мизгеленнән элек башкарылганын күрсәтә. Татар телендә үткән заман формалары мәгънә ягыннан төрле төсмерләргә ия. Үткән заманның биш формасы бар[6]:
- Билгеле(категорик) үткән заман: китте, карады, сорады, башлады. Кушымчалары: -ды/-де, -ты/-те;
- Билгесез(нәтиҗәле) үткән заман: киткән, караган, сораган, башлаган. Кушымчалары: -ган/-гән, -кан/-кән;
- Күптән үткән заман: киткән иде, барган иде, укыган иде. Кушымчалары: -ган/-гән, -кан/-кән + иде;
- Тәмамланмаган үткән заман (имперфект): килә иде, бара иде, яза иде, укый иде. Кушымчалары: -а/-ә/-ый/-и + иде;
- Кабатлаулы үткән заман: бара торган иде, яза торган иде, укый торган иде. Кушымчалары: -а/-ә/-ый/-и +торган + иде.
Киләчәк заман эш-хәрәкәтнең сөйләү мизгеленнән соң башкарылуын белдерә. Киләчәк заманның 3 формасы бар[7]:
- Билгеле киләчәк заман: китәчәк, ачачак. Кушымчалары: -ачак/-әчәк/-ячак/-ячәк;
- Билгесез киләчәк заман: китер, ачыр. Кушымчалары: -ыр/-ер/-р;
- Киләчәк үткән заман: китәчәк иде, ачачак иде. Кушымчалары: -ачак/-әчәк/-ячак/-ячәк + иде.
Затланышсыз фигыльләр
Затланышсыз фигыльләр — эш-хәрәкәтне гомуми рәвештә белдерә торган, ләкин аны башкаручы затны һәм санны күрсәтмәгән фигыль формалары. Алар зат-сан кушымчаларын кабул итмиләр. Татар телендә затланышсыз фигыльләр фигыль белән исем һәм сыйфат арасындагы күчеш формалар булып тора. Татар телендә затланышсыз фигыльләрнең дүрт төп төре аерып күрсәтелә: сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив.
Сыйфат фигыль
Сыйфат фигыль — эш-хәрәкәтне предметның билгесе итеп күрсәтә торган затланышсыз фигыль формасы. Ул фигыль белән сыйфатның уртак билгеләрен берләштерә һәм «нинди? кайсы?» кебек сорауларга җавап бирә. Сыйфат фигыль заман мәгънәсен саклый һәм, кагыйдә буларак, исемне ачыклый[8]. Төп кушымчалар:
- -ган / -гән, -кан / -кән (үткән заман);
- -учы / -үче, -а торган/ -ә торган (-ый торган/-и торган) (хәзерге заман);
- -ачак / -әчәк, -ыр/-ер/-р (-ар/-әр), -асы/-әсе (-ыйсы/-исе) (киләчәк заман).
Җөмләдә күбесенчә аергыч булып килә: Кичә күргән фильм истә калды.
Хәл фигыль
Хәл фигыль — эш-хәрәкәтнең өстәмә гамәл буларак башкарылуын, төп эш-хәрәкәтнең ничек, кайчан, нинди шартларда үтәлүен белдерә торган форма. Ул «ни эшләп? ничек? кайчан?» сорауларына җавап бирә. Хәл фигыль заман белән турыдан-туры бәйле түгел, ул эш-хәрәкәтләр арасындагы мөнәсәбәтне күрсәтә[9].
Төп кушымчалар:
- -ып/-еп, -п: алып, үтеп, каушап;
- -а/-ә, -ый/-и: бара-бара, сөйли-сөйли, сайлый-сайлый;
- -гач/-гәч, -кач/-кәч: язгач, биргәч, күргәч, мактагач;
- -ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче: майлаганчы, беткәнче, ишеткәнче, сыйлаганчы;
- -ышлый/-ешли: барышлый, үтешли.
Җөмләдә хәл вазифасын башкара: Ул, уйлап, җавап бирде.
Исем фигыль
Исем фигыль — эш-хәрәкәтне предметлаштырып, аны исем кебек куллана торган затланышсыз фигыль формасы. Ул эшне, процессны, гамәлне гомуми төшенчә итеп белдерә. Исем фигыль исем кебек килешләр, тартым, күплек формаларын кабул итә ала[10].
Төп кушымчалар:
- -у / -ү: туктау, билгеләү;
- -ма / -мә (юклыкта): туктамау, билгеләмәү.
Җөмләдә ия, тәмамлык, аергыч вазифаларында килә: Уку — төп бурыч.
Инфинитив
Инфинитив — башлангыч форма, фигыльнең гомуми, сүзлек формасы булып тора. Ул эш-хәрәкәтне максат, мөмкинлек, кирәклек белән бәйләп күрсәтә һәм еш кына модаль мәгънә белән кулланыла. Татар телендә фигыльнең башлангыч формасы (нигезе) боеру интонациясе белән әйтелми торган 2 нче зат берлек сандагы боерык фигыль формасына охшаш: бар, кайт һ.б. Барлык сүз ясагыч кушымчалар һәм грамматик формантлар (кушымчалар) фигыльнең нигезенә ялгана: ур+ак, ашла+ма[1][11].
Инфинитив зат-сан, заман белән төрләнми, ләкин башка сүзләр белән бәйләнештә була.
Төп кушымчалар:
- -ырга / -ергә: барырга, өйрәнергә;
- -рга / -ргә: аңларга, теләргә.
Җөмләдә күбесенчә тәмамлык яки хәбәрнең состав өлеше булып килә: Безгә алга атларга кирәк.
Фигыль юнәлешләре
Фигыль юнәлешләре — фигыль белдергән эш-хәрәкәтнең кем тарафыннан һәм кемгә юнәлтелеп башкарылуын, гамәлдә катнашучылар арасындагы мөнәсәбәтне күрсәтә торган грамматик категория. Татар телендә фигыль юнәлешләре эш-хәрәкәтнең субъект һәм объект белән бәйләнешен ачыклый һәм фигыль мәгънәсен төгәлләштерә[3].
| Юнәлешләр | Кушымчалар | Мисаллар |
|---|---|---|
| Төп юнәлеш | - | казу, сөртү |
| Кайтым юнәлеш | -н; -ын, -ен | казы-н-ды, сөрт-ен-де |
| Төшем юнәлеш | -л; -ыл, -ел. | казы-л-ды, сөрт-ел-де |
| Уртаклык юнәлеш | -ш; -ыш, -еш | казы-ш-ты, сөрт-еш-те |
| Йөкләтү юнәлеше | -т; -дыр, -дер, -тер, -тыр, -сәт | казы-т-ты, сөрт-тер-де |
Фигыльләрнең ясалышы
- Тамыр фигыльләр тамырдан гына торалар: бар, йөр, яз, кил, укы, яса.
- Ясалма фигыльләр ясагыч кушымчалар ярдәмендә барлыкка килә: -ла, -лә; -лан, -лән; -а, -ә; -ар, -әр; -р; -ык, -ек; -сын, -сен; -ай, -әй; -гар, -гәр; -кар, -кәр; -лаш, -ләш; -ы, -е; -да, -дә; -ылда, -елдә.
- Кушма фигыль: шак+кату, күз+ал+лау;
- Парлы фигыль: ялыну-ялвару, ашау-эчү;
- Тезмә фигыль: ял итү, карар кылу[1].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 Ф. М. Хисамова. Фигыль. Тatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 Фигыль. Мөстәкыйль сүз төркемнәре. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 3 Наклонение. Тatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Том II // Татарская грамматика ИЯЛИ 2016 / Редактор Я.М. Абдулкадырова. — Казань: Академия наук Республики Татарстан, 2016. — С. 111. — 432 с. — 1000 экз.
- ↑ Том II // Татарская грамматика ИЯЛИ 2016 / Редактор Я.М. Абдулкадырова. — Казань: Академия наук Республики Татарстан, 2016. — С. 111—119. — 432 с. — 1000 экз.
- ↑ Том II // Татарская грамматика ИЯЛИ 2016 / Редактор Я.М. Абдулкадырова. — Казань: Академия наук Республики Татарстан, 2016. — С. 119—129. — 432 с. — 1000 экз.|
- ↑ Том II // Татарская грамматика ИЯЛИ 2016 / Редактор Я.М. Абдулкадырова. — Казань: Академия наук Республики Татарстан, 2016. — С. 129—133. — 432 с. — 1000 экз.|
- ↑ Хәл фигыль. Тatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Ф. М. Хисамова. Хәл фигыль. Тatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Л. Р. Юсупова, И. Ф. Зарипова. Конверсия в татарском языке как способ словообразования // Гуманитарные и социальные науки : журнал. — 2023. — С. 123—126.
- ↑ М. Ю. Кузнецов. Определение основы татарского глагола по инфинитиву // Полилингвальность и транскультурные практики : журнал. — 2023. — № 2. — С. 249—260.