Әллүки (журнал)

«Әллүки»татар телендә Уфада айга бер тапкыр чыгучы балалар республика журналы.

Нәшир итү

Файл:Әллүки 1.jpg
«Әллүки» журналы

2004 елның гыйнварыннан нәшер ителә. Нәшире — «Кызыл Таң» газетасы мөхәрририяте ДУП.

  • Баш мөхәрирФаил Фәтхетдинов
  • Баш мөхәррир урынбасары — Төхбәтуллина Юлия Хәким кызы
  • Бүлек мөхәррире — Бәдертдинова Ләйсән Зимфер кызы
  • Техник мөхәррир — Ахунов Айрат Марат улы
  • Хәбәрче — Зәкиев Айдар Мидхәт улы[1]
  • Рәссам — Әлфия Шәфыйкова

Контент

Мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен чыгарыла.

Абүнәчеләргә һәм «Уфа-печать» киосклары аша таратыла.

Сәхифәләре

  • Нәни йолдызчыклар
  • Тылсымлы пумала
  • Үзем дә булдырам
  • Мин иҗат итә беләм!
  • Шәп! фотобәйгесе
  • Балачак илендә (балалар бакчалары турында)
  • Мин-укучы! (мәктәп тормышы яктыртыла)
  • Күркәм чаралар
  • Әкиятме? Әкият!
  • Мин яшәгән дөнья
  • Уйлап кара
  • Күңелле дәрес
  • «Күпбеләм» илендә
  • Сәләтле дусларыбыз
  • Хатлар яздым утырып
  • Җәйге ял

Тираж

«Кызыл таң», «Өмет», «Атна» газеталары, «Тулпар», «Әллүки» журналларының гомуми тиражы — 120 мең.

Бүләкләре

Журнал ике тапкыр Бөтенроссия басмалары күргәзмәсендә «Матбугатның алтын фонды» Мактау билгесенә лаек булган.

Искәрмәләр

Сылтамалар