Тау

Тау ([таw], рус. гора) — гомумкыпчак телендә таw < уйгур, үзбәк, хакас, борынгы төрки телләрендә тағ > угыз телләрендә дағ, даағ.

Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше

  • Тирә-ягындагы җирдән биек чыгынты хасил итеп, күтәрелеп торган, еш кына түбәсенә таба тарая барган калкулык яки кыя;
  • сөйләм телендә: үр, кашлак; битләү, сөзәклек;
  • күчерелмә мәгънәдә: зур булып өелгән һәртөрле нәрсәләр өеме.

Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары

таулы (таулары күп; тауда яшәүче); таулык (таулы урын, таулардан торган җир; тау башы, калку җир), таулы-ташлы (үзендә тау-таш күп булган); таулы-чокырлы (таулары, текәлекләре һәм чокыр-чакырлары күп булган); таусагыз (оешмачәчәклеләр семьялыгыннан тамырларыннан каучук алына торган күпьеллык үсемлек); тау-тау (бергә, рәттән, янәшә торган таулар сыман, шуларга охшаган; бер-бер артлы тезелеп торган таулар рәвешендәге); тау-таш (таулы һәм ташлы урыннар; ташлы тау); тау-чагыл (урманлы, чытырманлы таулар һәм чокырлар); таучы (тау токымнарын, җир асты байлыкларын, файдалы казылмаларны эзләү, тикшерү һәм файдалану, казып чыгару эшендәге эшче яки белгеч); таучылык (тау токымнарын, җир асты байлыкларын, файдалы казылмаларны эзләү, тикшерү, табу эше; альпинизм); кыя тау (бик текә таш тау; шундый тауның текә бите); тау балавызы (нефть җир өстенә чыгып куерудан барлыкка килгән сары, яшел, көрән төсләрдәге балавызсыман минерал; русчасы: горный воск); тау боланы (марал); тау бөркете (карчыга кошлар семьялыгыннан тауларда, тау урманнарында оя корып яшәүче ерткыч кош; русчасы: горный хохлатый орёл; күчерелмә мәгънәдә: батыр, кыю, куркусыз кеше); тау җитене (асбест); тау инженеры (тау эшләре инженеры); тау кәҗәсе (куышмөгезлеләр семьялыгыннан тауларда яши торган йорт кәҗәсенекедәй мөгезле хайван); тау куышы / тау тишеге (мәгарә, гар); тау эшчесе (таучылык тармагы эшчесе).

Өстәмә мәгълүмат

Чатыр тау

  • Чатыр тау (рус. Чатыр-Тау, Шатёр-гора) — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 18 июлендәге 353 нче карары нигезендә комплекслы әһәмияткә ия дәүләт табигать тыюлыгы.
  • Татарстанның иң биек ноктасы. Исеме татарча чатыр сүзеннән килә. 321,7 м биеклектә һәм Азнакай шәһәреннән 7 чакрым ераклыктагы сөзәклекне били.
  • Еш кына географик карталарда Татарстандагы бердәнбер тау буларак билгеләнә, ләкин килеп чыгышы белән ул тау калдыгы, ягъни ландшафт тектоник күтәрелешләр аркасында түгел, ә тирә үзәннәрнең эрозиясе нәтиҗәсендә сырт формасын ала.
  • Тау астында гади (дала) байбагы колониясе, шулай ук гади сукыр тычкан, Эверсман әрләннәре, соры әрлән һәм дала әрләне яши. «Чатыр тау» аларның ареалларының төньяк чиге булып тора.
  • XVIII гасырда тау битләрендә бакыр чыга. 1772 елда биредән үткән П. С. Паллас болай дип язган: «Чалпыдан 10 чакрымнан соң без авылга һәм Сугоят елгасына килеп җиттек, ул кызыл ләмнән торган ярлары арасыннан известьташ катламнары өстендә ага. Монда Уфа һәм Казан татарлары яшиләр һәм авылда мәчет бар. Бераз алгарак без кечкенә Сугоятка, аннары Сәпәй авылына, Вердшель елгасы янында урнашкан мәчетле зур татар авылына барып җиттек. Бу илдә, юлның сул ягында һәм күрсәтелгән авылдан туры көнчыгышка, биек катламлы тау күренеп тора, ул Шатыр тауга күтәрелә…» Паллас тау башына менә һәм бакыр шахталарында була.
  • Халык риваятьләре буенча, тау катламнарында магнит-патша яшеренгән, анда зур күләмдә көмеш бар, дип ышанганнар. Риваять буенча, тау чишмәләре изге саналган. Геологик күзлектән караганда, тау Пермь чорының утырма катламнарыннан хасил булган. Кызыл төстәге алевролит, балчык, комнан тауның шәрә битләре кызгылт булып күренә. Составында бакыр булган комташлар күп. Ике гасыр элек үк инде биредә бакыр ятмалары табылган. Чатыр тау янындагы ташландык өемнәрдә малахит һәм азурит табарга, моннан 200 миллион еллар элек үскән абагасыманнар һәм пермь чорының борынгы үсемлекләре эзләрен күрергә була. Бакыр һәм нефтьтән тыш, тау кыйммәтле чимал — җир асты суларына да бай. 1950-60 елларда таудан бәреп чыккан суны изге чишмә дип атаганнар.
  • Риваятьләр буенча, Емельян Пугачёв үзенең гаскәре белән бу тауда басып тора; борынгы корал арсеналы сакланган тау биеклегендәге мәгарәләр турында легендалар бар.

Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар

Тау актару

  • Зур эшләр башкару.

Тау астына тәгәрәү

  • эш барып чыкмау, көткән нәтиҗәләргә ирешә алмау.

Тау булып ишелү

  • көтмәгәндә күп итеп зур көч тәэсир итү.

Тау булып ябырылу / Тау булып ишелү / Тау булып җимерелү / Тау булып ишелү / Тау булып басу

  • бик зур көч, какшамас ныклык белән каршы тору, саклау.

Тау кадәр (кадәрле, кебек, хәтле, чаклы)

  • бик зур, массив;
  • артык күп, күләмле; санап, әйтеп бетергесез;
  • бик зур; бик әһәмиятле;
  • үтә гайрәтле, бик көчле.

Тауга каршы сикерү

  • башкарып чыгу кыен булган берәр эшкә тотыну; үтәп чыгу бик шикле булган эшкә керешү.

Таулар вәгъдә итү

  • чамасыз күп, кыйммәтле, әһәмиятле нәрсәләр вәгъдә итү.

Тауны талкан итү / Тауны тәгәрмәч итү

  • зур көч һәм гайрәт белән эшләү; искиткеч зур эшләр башкару.

Тауны тауга бәрү

  • зур гайрәт, көч, масштаб белән эш итү.

Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышына мисаллар

  • Тау кыясыз булмый, бөркет оясыз булмый.
  • Тавык очып тау ашмас.
  • Таулы җирдә бүре бар.
  • Куян тауга үпкәләгән, тауның исендә дә юк.
  • Тауда туган коланның ике күзе ташта булыр.
  • Тычкан таш тауны тишә.
  • Ат тауда сынала.
  • Тәкәнең, тауга менмәсә, тоягы кычый, ди.
  • Тәкә сөзеп тау екмас.
  • Ишәк яхшы, тау начар.
  • Киңәшле эш тау ярыр.
  • Тәвәккәлдә тау көче.

Җырларда кулланылышына мисаллар

Керкәле авылы кайда? —

Биек тау итәгендә.

Тауларын да сагынып кайтам,

Читләргә китәмен дә.

Керкәле таулары биек,

Биек булса да меник.

Туган җирнең, сөйгән ярның,

Дусларның кадерен белик.

(«Керкәле таулары», И. Закиров көе, Г. Зәйнашева сүзләре)

Ярларына кайтты елга,

Яшелләнде киң ялан.

Урсал тауда күксел томан,

Әллә шуңа моңланам…

Үтә айлар, көтә Зәйләр,

Суларында йөзалмыйм.

Урсал тауга карлар яуган,

Барам инде, түзалмыйм.

(«Урсал тауда», Р. Нәгыймов көе, С. Сөләйманова сүзләре)

Чияле тау — хыялый тау,

Юл чатыннан ята читтә.

Чияле тау аша үткән

Яшьлек юлын бәхет көтә.

Чияле тау очраштырды

Матур яшьлек иртәсендә.

Гөл бәйләме ятып калды

Чияле тау итәгендә.

(«Чияле тау», Р. Сәхәүетдинова көе, У. Кинҗәбулатов сүзләре)

Матур әдәбиятта кулланылышына мисаллар

Кылган чәчәк атканда, бөтен тау буйлары юкә чәчәге исенә манчылганда, Шәмси тәмам сәламәтләнеп җитте (Г. Исхакый, «Ул әле өйләнмәгән иде»).

Инженер Рейдел Сабир Салаховның аркасыннан үзенең зур куллары белән кага: «Егет син, Сабир, егет, — ди. — Тормышның югары ноктасыннан, тау итәгеннән тау башына менгән кебек үрмәлисең, яратам мин сине», — ди (А. Алиш, «Якты күл буе»).

Ике арбага төялдек тә, атларны җен кебек дулаттырып, тау артыннан сызылып килгән таң белән бергә, авылдан киң яланга чыктык (Г. Ибраһимов, «Табигать балалары»).

Кулымнан килсә, бу тау-тау карларны мин бер көн эчендә эретеп бетерер идем (Г. Бәширов, «Туган ягым — яшел бишек»).

Чыпчыклар, песнәкләр, карабүрекләр, шул улакны сырып алып, тау артыннан чыгып килгән кояшка шатланып, бер-берсе белән үзара шаярышып, чыр-чу килеп җим чүплиләр (А. Хәсәнов, «Нәфес корбаны»).

Без кайтып килгәндә, Низам бабайлар тавы чуп-чуар: малайлар-кызлар кайсы чана, кайсы чаңгы, кайберләре хәтта бәлеш табаларына утырып, чыр-чу килеп, тау шуалар иде (В. Нуруллин, «Ике урам арасы»).

Чияле тау итәге атна буе гөж килеп торды, авыл халкы булачак бакчага — үзләренең колхоз бакчасына нигез салды (В. Имамов, «Нәзер»).

Менеп җитә дә тау очында күзләрнең явын авырлык матур, зәңгәр күл җәелеп ятканын күрә (Г. Гыйльманов, «Йөгәмәш тау легендасы»).

Үзен хастаханәдә ятарлык авыруга санамаганлыктан, докторның хәбәре, күкрәгенә тау аугандай, авыр тәэсир итте аңа (Г. Галиева, «Тулгак»).

Әниемнең елмайган чагында да бетмәс моң яшеренгән зәп-зәңгәр күзләре миңа, элеккечә, болын гөлләрен түгел, мәңгелек боз катламы яткан тау түбәсен хәтерләтә (А. Әхмәтгалиева, «Минем әтинең кызы»).

Чыганаклар

  1. Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
  2. Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
  3. Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
  4. Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
  5. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. I том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том. — 622 с.
  6. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. II том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том. — 748 с.
  7. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. III том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том. — 799 с.
  8. Паллас, П. С. Путешествие по разным провинциям Российской Империи/ [соч. П. С. Палласа, д-ра мед., проф. натуральной истории и члена Рос. Имп. Акад. наук и С.-Петербургского Вольного Экономического Общества, также Римской Имп. Акад. испытателей естества и Королевского Англ. ученого собрания]. — СПб.: Имп. Акад. Наук, 1809.
  9. Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
  10. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
  11. Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
  12. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
  13. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
  14. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
  15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
  16. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
  17. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
  18. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
  19. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.

Тема буенча өстәмә