Чатыр тау
Чатыр тау (рус. Чатыр-Тау) — тау һәм комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлыгы, Татарстанның иң югары нокталарының берсе[1].
Табигый тыюлык 1999 елда оештырыла; Чатыр тау һәм Чәкән аймагын үз эченә ала. Мәйданы 4149,5 гектар тәшкил итә[2].
Тауның биеклеге — 321,7 м. Тау итәгендә Стерля елгасы ага[1].
Флора һәм фауна
Тау астында гади (дала) байбагы колониясе, шулай ук гади сукыр тычкан, Эверсман әрләннәре, соры әрлән һәм дала әрләне яши, һәм Чатыр тау аларның ареалларының төньяк чиге булып тора.
2025 елда КФУ галимнәре Азнакай районына экспедициягә киләләр һәм сирәк үсемлекләр, гөмбәләр һәм мүк төрләрен табалар. Табылган үсемлекләр арасында — биек ярмабаш печән, садә оносма, йомыркасыман мәче борчагы[3].
Чатыр тауда Кызыл китапка кертелгән кошлар очрый: үләт бөркете, дала торымтае, лачын, сары корташар[2].
Тарих
XVIII гасырда Чатыр тау битләрендә бакыр рудасын чыгарганнар, шуңа күрә бүгенгә кадәр монда күпсанлы шахталар, штольняләр һәм бакыр чыгарылган урыннар сакланган. Барлыгы 55тән артык штольня исәпләнә, аларның күпчелеге хәзерге вакытта күмелгән[4].
Чатыр тау XVIII гасырның күренекле немец галиме хезмәтендә дә телгә алына. Пётр Симон Паллас 1771—1774 елларда кылган сәяхәте нәтиҗәсендә язылган «Россия дәүләтенең төрле провинцияләре буйлап сәяхәт» исемле әсәрендә болай дип яза:
| Бу якларда, юлның сул ягында һәм искә алынган авылдан туры көнчыгышка таба, катламлы биек тау күренә; ул аеруча югары булган Шатыр-Тауга таба күтәрелеп бара һәм көньякка сузылган үзәннәр белән аерылып тора. Миңа бу тауда бакыр руднигы бар дип әйттеләр, якынлашкан көчле давылга карамастан, мин шунда барып җиттем. Бакыр руднигы юлдан ике чакрым читтә урнашкан һәм сәүдәгәр Мясниковның Иштерәк бакыр заводына керә... Анда 12 ел элек эшли башланганнар. Рудникта тауга янәшә сузылган һәм аерым урыннарда тауга таба тирәнәйтелгән ике иске штольня табылган, һәм алардан күп күләмдә руда чыгарылган[5]. |
Бакыр чыгару эшләре тауның көнбатыш өлешендә алып барылган, һәм хәзерге вакытта якынча биш ачык штольня сакланып калган. Риваятьләр буенча, тау итәгендә Емельян Пугачёв отряды туктала, ә соңрак авыл халкы мәгарәләрдә һәм штольняләрдә борынгы кораллар табалар[4].
Тагын бер риваятькә караганда, тау куенында «патша-магнит» бар — ул нинди дә булса металл ятмалары белән бәйле булырга мөмкин. Әлеге «магнит» кайбер урыннарда компас һәм электрон җайланмаларның эшенә тоткарлык тудыра дип санала. Чатыр тау итәгендә исә сәламәтлеккә файдалы дип саналган чишмә агып чыга[4].
Экотуризм
Туристлар арасында популяр урынга әйләнә. Чатыр тау түбәсенә кадәр агач баскыч сузыла. Өстә сәяхәтчеләрне төрле якларга юнәлтелгән берничә эскәмия көтеп тора — калкулыкларны уңнан да, сулдан да күзәтеп була[6].
Чатыр тауда даими рәвештә парапланеризм буенча ярышлар уза[7].
2022 елда Чатыр тау территориясендә глэмпинг оештырыла[8].
2025 елда Татарстанның Азнакай районында XV «Чатыр тауда җыен» төрки мәдәният фестивале уза. Чатыр тау тавы итәкләренә 5 меңнән артык тамашачы җыела, ә кунаклар Түбән Новгород, Самара, Оренбург һәм Россиянең башка төбәкләреннән килә[9].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Дом сурков и живописный уголок по соседству с небом: Государственному природному заказнику «Чатыр-Тау» - 23 года. Государственный комитет Республики Татарстан по биологическим ресурсам. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 Чатыр тау. Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2025.
- ↑ Ученые КФУ нашли редкие грибы и мох в ходе экспедиции на юго-восток Татарстана. Вечерняя Казань (30 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 3 Ахат Хафизов. Три природных великана Татарстана - Чатыр-тау, Урдалы-тау и Гран-тау. Миллиард.Татар (12 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2025.
- ↑ Чатыр-Тау. История с продолжением. Журнал «Татарстан» (23 август 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2025.
- ↑ Радиус 400 км. Магнит в горе, вода из скважин, заброшенные штольни и спрятанные сокровища в Азнакаево. Инде (16 сентябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2025.
- ↑ Азнакаевский район: край нефти и молока, степей и рек. Агентство инвестиционного развития РТ (23 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2025.
- ↑ Выездное совещание по завершению строительства глэмпинга Жемчужина- Чатыр тау. Азнакаевский муниципальный район (9 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2025.
- ↑ «Чатыр тауда җыен» отгремел в Татарстане: праздник объединил тысячи сердец под ритмы вековых традиций. Бизнес online (7 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2025.