Салым

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Салым
Кайда өйрәнелә Q113098404?
Сурәт
Commons-logo.svg Салым РУВИКИ.Медиада

Салым — дәүләт хакимияте органнары тарафыннан юридик һәм физик түләү[1][2].[3]

Салым тотып калынган акча-ул салым базасы кими торган сумма, йә элек түләнгән салымның бер өлешен законда билгеләнгән очракларда физик зат кеременә кире кайтару[4].

Салымнарны пошлина кебек төрле каршылыклы хезмәт күрсәтү өчен түләү булган сборлардан (рус.) аеру зарур.

Салымнар туплануы канун тарафыннан билгеләнәсалымнар җыю системасын булдыра[5].

Күзәтү

Питер Брюгель (кечесе), Салымнар туплаучысы, 1640

Салымнарның хокуки һәм икътисади билгеләмәләре аерылып тора - икътисадчылар хөкүмәтләргә ясалган күп трансферларны салым дип күрми. Мәсәлән, кайбер җәмгыять финанслары булган бюджет өлкәсенә трансферларны күрсәтелгән хезмәтләрнең бәясе буларак кабул итеп була. Шул ук арада, үз функцияләрен булдыра алу өчен хөкүмәтләр ресурсларны түбәндәге юллардан таба ала:

  • акча тудыру (мәс. кәгазь акчаны бастыру),
  • ирекле сәдака),
  • җәзалар түләтү (мәс. юл хәрәкате кагыйдәләрен бозу өчен),
  • бурычка алу һәм
  • байлыкны конфискацияләү юлы белән.

Замандаш салымнар җыю системаларында, салымнар акча рәвешендә җыела; төрмәгә утыртылуга кадәр төрле җәзалар каралган[6]

Максатлары һәм нәтиҗәләре

Салымнардан җыелган акчалар тарих буенча дәүләтләр һәм аларның функциональ эквивалентлары тарафыннан төрле функцияләрен үтәү өчен кулланылган. Кайбер үрнәкләре буларак сугыш, иҗтимагый тәртип һәм малларны саклау, икътисади инфраструктура будыру, иҗтимагый эшләр алып бару, субсидияләр һәм хөкүмәтнең үзенең эшләве чыгынарын каплау булып тора. Салымнардан иҗтимагый иминияте һәм иҗтимагый хезмәтләр системаларының эшләве финанслана: үрнәк буларак сәламәтлек саклау, олы яш буенча иҗтимагый транспорт, электр энергиясен, суны һәм чүпне булдыру, тарату, җыю һәм эшкәртү системалары. Салымнарның өлеше шулай ук дәүләтнең бурычын һәм аның өстенә тупланган процентларны түләү өчен тотыла.

Төрле хөкүмәтләр төрле төр салымнарны куллана, аларның күләмнәрен үзе билгели. Бу салым салына алган төрле эшчәнлектә катнашкан затлар һәм төрле иҗтимагый класслар арасында салымнар йөген яки җәмгыять эчендә булган ресурсларны халык арасында тарату максатларыннан ясала.

Искәрмәләр