Төрек теле
Төрек теле (үзисем Türk dili (кыска: Türkçe [ˈt̪yɾktʃe]) – Алтай телләре гаиләсенең төрки өлешенә кергән тел, Төркиянең рәсми теле.
Төрек теле сүзлегенең бер өлеше гарәп теле, фарсы теле һәм француз теле кебек телләрдән килеп чыккан. Аеруча азәрбайҗан теле, гагауз теле һәм төрекмән теле кебек угыз телләре белән төрек теле зур дәрәҗәдә үзаңлаешлылыкка ия.
Таралу
Төркиядә төрек теле 60 млн кешегә туган тел булып санала, ягъни халыкның 80 %ына.
Болгариядә якынча 740 мең кеше төрек телендә сөйләшә (2001).
Шулай ук карагыз
Сылтамалар
- «Төркия авазы» радиосының татар бүлегендә Төрекчә өйрәнәбез тапшыруы
- Төрекчә – Татарча һәм Татарча – Төрекчә Сүзлек 2011 елның 31 июль көнендә архивланган.
- Татарча <> Төрекчә Сүзлек 2014 елның 23 октябрь көнендә архивланган.
- Türk Dil Kurumu
Искәрмәләр
- ↑ Кристал Д. The Cambridge Encyclopedia of Language — Издательство Кембриджского университета, 1987. — С. 307. — ISBN 978-0-521-42443-1