Петр белән Феврониягә һәйкәл (Казан)

Петр белән Феврониягә һәйкәл (рус. Памятник Петру и Февронии, памятник святым благоверным князю Петру и княгине Февронии) — 2018 елда Казанда Рус православие чиркәве изгеләренә ачылган һәйкәл.

Тарих

2018 елның 4 ноябрендә Казанның Чистай урамындагы гыйбадәтханә каршында урнаштырылган. Һәйкәлне ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ финанс министры урынбасары Андрей Иванов, Татарстан митрополиты Феофан атакай Ашурков, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР рус милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе Ирина Александровская һ. б. рәсми кешеләр катнаша[1].

Тасвирлама

Петр белән Феврониягә һәйкәлләр Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Алексий II башлангычы белән 2009 елдан башлап РФнең 60 шәһәрендә (Муром, Ярославль, Сочи, Архангельск, Благовещенск һ. б.) куелган.

Казанда Петр белән Феврониягә һәйкәл урнаштыру турында карар ТР рус милли-мәдәни оешмасы тәкъдиме буенча ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2015 елның июнендә кабул ителгән. Һәйкәл эскизына игълан ителгән бәйгедә 11 сынчы катнашып, 22 вариант тәкъдим иткән. Скульптор Петр Добаев варианты җиңеп чыккан.

Һәйкәлдә Петр һәм Феврония кулларына тынычлык символы булган күгәрчен тотып торалар. Һәйкәл тирәсендә сквер булдырылган. Төнге вакытта һәйкәл яктыртылачак.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани

Тема буенча өстәмә