Тайказан (Казан)

Тайказан, тай-казан (каз. тайқазан) — 2018 елның 12 октябрендә Казанның Нурсолтан Назарбаев һәм Качалов урамнары чатындагы скверда урнаштырылган скульптур композиция. Тайказан — Казакъстан Республикасы Көнчыгыш-Казакъстан (2018 елдан Төркистан) өлкәсе хакимиятенең (версия — Симәй шәхси эшмәкәренең)[1] татар халкына бүләге. Кунакчыллык һәм уңдырышлылык символы булган казан Нурсолтанда коелган, Казанга автотранспорт белән 5 көндә китереп җиткерелгән. «Тайказан» скульптур композициясен ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов һәм Төркистан өлкәсе хакиме Даниал Әхмәтов катнаша[2].

Тарихы

Тайказанның төп нөсхәсе Казакъстанның Төркистан өлкәсе үзәге Төркистан шәһәрендәге Әхмәд Ясәви кәшәнәсендә  [казакъ] урнашкан. Кәшәнә XI гасыр төрки шагыйре Әхмәд Ясәви (10931166) каберендә булдырылган һәм «Хәзрәт-солтан» тыюлыгы тарихи-мәдәни музееның үзәк объекты булып тора. Казан шәһәрендә куелган Тайказан — төп нөсхәсеннән күләмен, авырлыгын, эретмә составын төгәл саклап, кечерәйтеп ясалган беренче копиясе. Күчермә Нурсолтанда Казакъстан Президенты идарәсе күрсәтмәсе буенча 3 айда эшләнгән. Проект җитәкчеләренең берсе — Сарсен Сәетов.

Төркистандагы казан Әмир Тимер фәрманы белән Төркистан тирәсендә яшәгән оста Әбелгазиз Шәрәфетдин улы әл-Тәбризи тарафыннан 1399 елның 25 июнендә (801 хиҗри елның 20 шәүвәлендә) коелган. Аның биеклеге 1, 60 м, касәсенең диаметры – 2,42 м. Казанга 3 мең литр су сыйган. Авырлыгы 2 тонна. Ясаганда 7 кушылма, шул исәптән кызыл бакыр, алтын, цинк, аккургаш һ. б., кулланылган. Әлеге казанда атнага ике тапкыр диндарлар өчен «хәлим» — бодай һәм иттән пешерелгән азык әзерләнә торган булган. Тайказан — тай ите (күп ит) пешерү өчен махсус зур казан.

1935 елда Ленинград Эрмитажына алып китеп, төрки мәдәният бүлегендә күрсәтелгән.

1989 елда Казакъстан бәйсезлеккә ирешкәч, казан Ватанына кайтарылган.

Тасвирлама

Татарстандагы копиясе чиста бронзадан эшләнгән. Бронза казанның биеклеге — 1,7 м, диаметр — 2,5 м, күтәртмәсенең биеклеге — 2,5 м.

Постамент 30 мм калынлыктагы ак граниттан эшләнгән, скульптура тирәсендә 150 см х 150 см гранит брусчатка җәелгән, аны 1 м озынлыктагы һәм 12 см киңлектәге бордюр дәвам итә. Постамент астында яктыртучы ут үткәрелгән. Ак граниттан эшләнгән табличкада бронза хәрефләр белән казакъ телендә язылган:

Güldene ber, Qazan! Șıgıs Qazaqstan oblısınan

Искәрмәләр

  1. Зауреш Ахмеджанова. Казань тұрғындарына семейлік тайқазан сыйға берілді. ustinka.kz, 10.07.2017 [казакъ]
  2. Скульптуру «Тайказан» установили в Казани. МИА «Казинформ», 12.10.2018

Чыганаклар

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани

Тема буенча өстәмә