Казанның Авиатөзелеш районы
Казанның Авиатөзелеш районы (рус. Авиастроительный район) — Казанның төньяк өлешен биләп торучы районы. Көнбатышта һәм көньякта Мәскәү һәм Яңа Савин районнары белән чиктәш, көнчыгышта һәм төньякта — Татарстанның Биектау районы белән. Районның мәйданы якынча 3900 га, халкы — 110 мең кешедән артык, районның 2/3 өлешен 10 поселок (Северный, Яңа Карабай, Авиастроитель, Коры елга, Грабарский, Кадыш, Щербаково, Борисоглебское, Крутушка, Зәңгәр күл) урнашкан шәхси сектор биләп тора (якынча 1450 га).[2]
Тарих
Авиатөзелеш районы 1994 елда Ленин районының төньяк өлешеннән бүлеп чыгару нәтиҗәсендә барлыкка килә.
2010 елның ахырыннан Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы администрацияләре Яңа Савин районы администрациясе нигезендә берләштереләләр.
Сылтамалар
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ Казанның Авиатөзелеш районы 2008 елның 23 март көнендә архивланган.