Рубин урамы (рус. улица Рубиновая) — Казанның Авиатөзелеш районындагы (Төньяк бистәсе) урам. Коры елга (рус. река Сухая) агымы буенча урнаша. Успенский урамы белән киселештән башлана. Зур һәм Кече Армавир урамнары белән кисешә. Почта индексы 420047.
Элекке исеме — Яр буе урамы (рус. улица Набережная). 2009 елда Казан шәһәр думасы карары[2] белән әлеге урамның исеме Рубин урамы итеп үзгәртелгән.