Симонов урамы (Казан)

Симонов урамы, Михаил Симонов урамы (рус. улица Симонова, улица Михаила Симонова) — Казанның Авиатөзелеш районындагы урам. Шатура урамының Челюскин урамы белән киселешеннән башлана, Годовиков урамы белән киселештә тәмамлана. Ленинград, Лукин, Кече Печёра, Чапаев урамнары белән кисешә. Hero of the USSR.png Советлар Союзы Герое очучы-сынаучы Михаил Симонов (1913-2004) исемен йөртә.

Тарих

Элек Шатура урамының бер өлеше булган. 2005 елда Казан шәһәр администрациясе башлыгы карары белән Казанның Авиатөзелеш районындагы Шатура урамының Годовиков һәм Челюскин урамнары арасындагы өлешенә Советлар Союзы Герое, Хәрби-Һава көчләре полковнигы, сугыштан соң очучы-сынаучы, С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендәге очучылар отряды командиры булып эшләгән Михаил Васильевич Симонов (1913-2004) истәлегенә Симонов урамы исеме бирелә[2].

Игътибарга лаек объектлар

  • 5нче йорт — 62нче урта мәктәп
  • 17нче йорт — 33нче урта мәктәп[3]

Галерея

Сылтамалар