Рудольф Нуриев һәйкәле (Казан)

Рудольф Нуриев һәйкәле2018 елның 15 октябрендә Казанның Вахитов районында куелган һәйкәл. Әлеге скульптура – РФдә Рудольф Нуриевка куелган беренче һәйкәл. Рәсми ачылу тантанасы 2018 елның 7 ноябрендә була. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Ирадә Әюпова, һәйкәлнең авторы сынчы Зураб Церетели (Мәскәү) катнаша.[1].

Тарих

Дөньякүләм билгеле «оча торган татар», атаклы совет, инглиз, француз балет биючесе, балетмейстер Рудольф Хәмит улы Нуриев (19381993) хөрмәтенә куелган. Р. Нуриев Казанда 1992 елда була, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Щелкунчик» операсында дирижерлык итә, Татарстанның дәүләт симфоник оркестры белән чыгыш ясый. Казанда Нуриев исемендәге опера фестивален үткәрү өчен үзенең рөхсәтен бирә.

Һәйкәлне Мәскәүдән Казанга автотранспортта күчерү һәм опера театры артында билгеләнгән урынга урнаштыру чыгымнарын (30−40 млн сум) билгесез меценат өстенә алган[2].

Урыны

Тасвирлама

Күтәртмәсе белән бронзадан ясалган Нуриев фигурасының биеклеге 5 метр. Һәйкәл, кулларын киң җәеп, сәхнәдә өскә сикерүче биючене тасвирлый. Сынчы биюче фигурасының матурлыгын, сыгылмалы кул хәрәкәтләрен төгәл бирә алган. Һәйкәл постаменты җимерелеп баручы классик колоннаны хәтерләтә. Әлеге эшендә скульптор З. Церетели символик рәвештә биюченең атаклы «азатлыкка сикерүе»нССРБдан чит илгә качу моментын сурәтләгән.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани

Тема буенча өстәмә