Рәшә
Рәшә (рус. мираж) — марича рäшä, ĕреше, эрежä, удмуртча öрешо, решо рус телендәге ржа «коры томан» сүзеннән дип карала. Шуннан ук татар диалектларындагы эрәжэ, эрәшә, әрәшә (рус. марево, сизая дымка (на горизонте)), башкорт телендәге ыраша, ыржа «рәшә» килеп чыга. Әмма әлеге сүз шулай ук татар, башкорт телләрендәге рәшә фарсыча рашһа (رشحا / رشح) «тамчы, күзәнәк сыекчасы, тир» сүзеннән дә килеп чыга ала.
Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше
- Эссе көндә җирдән күтәрелгән җылы пар; төтен сыман аксыл пар, томан;
- атмосфера катлауларының төрле дәрәҗәдә җылынулары нәтиҗәсендә ачык һәм тын һавада була торган оптик күренеш; бу вакытта горизонт артындагы күренми торган әйберләр һавада чагылып күренәләр; мираж;
- күчерелмә мәгънәдә: чынбарлыкка туры килмәгән әйбер.
Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары
Рәшәләнү (һавада рәшә күренү).
Өстәмә мәгълүмат
Рәшә — җәйге эссе, җилсез көндә офыктагы һаваның калтырап, дерелдәп, тирбәлеп, дулкынланып, җемелдәп торуы. Бу күренешне мираж дип тә атыйлар.
Кояш җир өстен нык кыздырганда җирдән күпләп пар күтәрелә башлый, һәм бу күренеш ерактан рәшә булып күренә. Бу вакытта офык артындагы күренми торган әйберләр һавада чагылып күренәләр. Ул йортлар, агачлар һәм башкалар булырга мөмкин. Чынлыкта анда берни дә булмый. Әйтик, чүлдә озак йөргән кеше күзенә офык читендә күл яисә оазис күренергә мөмкин.
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Рәшә уйнау
- җир өстендәге һава дулкынланып, селкенеп торган кебек күренү.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышына мисаллар
- Җәй эссесендә һавада рәшә (томан яки төтен күк нәрсә) булса, игеннәрне куырыр.
- Биек тауның үлгәне — башын монар алганы (монар — рәшә, мираж).
Җырларда кулланылышына мисаллар
Таулар ташлар ишелер күк,
Барыр юлым киселер күк.
Бәхет диеп алданганмын, бары рәшә,
Коткаручым бул әле, дип сиңа дәшәм.
(«Ялгыз торна», Ф. Тямаев көе, С. Хәйруллина сүзләре)
Саубуллашмый китеп бардың,
Югалдың рәшәләрдә.
Телсез калдым, белмәдем мин
Ни диеп дәшәргә дә.
(«Мин бит синсез торалмам», Ч. Абызов көе, Р. Вәлиев сүзләре)
Кайтуыңны көттем өмет өзми,
Минем өчен сүнмәс рәшә идең.
Кошлар киткән яктан күзем алмый,
«Син кайда?» — дип, өзелеп дәшә идем.
(«Сүнмәс рәшә идең», Н. Минязев көе, С. Гәрәева сүзләре)
Матур әдәбиятта кулланылышына мисаллар
Аның күзләрендә шундый зур сөенеч, әйтерсең, ул биредә гомеренең иң бәхетле минутларын кичерә, һәм кинәт җиңел рәшә булып тирбәлеп торган кырлар зәңгәрлегеннән аңа Мансур күренгәндәй булды (Г. Әпсәләмов, «Ак чәчәкләр»).
Йә булмаса, кайнар рәшә дулкыны тирбәлгән берәр тәбәнәк калкулык артыннан, озын муеннарын сузып, әкрен генә кыймылдап барган озын торыклы дөяләр тезмәсе килеп чыкты (Н. Фәттах, «Итил суы ака торур»).
Бибинурның нәрсә уйлаганын белү кыен түгел: ул ярым елмаеп түбәнгә, зәңгәр рәшә дерелдәгән җирләргә карап тора (А. Гыйләҗев, «Җомга көн кич белән»).
Анда Пәхри яры өстендә җемелдәп күксел рәшә йөзә, Рәния, аяк очларына баса-баса текәлеп караса да, тирбәлеп торган эңгергә яшеренгән кешеләрне ачык кына күрә алмады (А. Вергазов, «Үзеңә кайту»).
Рәшә уйнаганда, көн артык эссе булганда, зеңләгән челләдә һава кисеп алырлык куе була, әнә шул эссе, куе һава дулкыны хәрәкәтләнә, кыймылдый, күзгә күренә башлый (Р. Батулла, «Юл буенда зәңгәр чәчәк»).
Урамда кояш нурларыннан күзләр чагыла, тирә-юнь рәшә дулкынында тирбәлә иде (Р. Вәлиев, «Мирас»).
Хөкем әһеленең ата-анасы шивәсендә сөйләшүне кабул итмәве, хәл-әхвәлне сорашмавы Мисхәтнең баягы беркатлы өмет-ышануларын иртәнге рәшә төсле юкка чыгара (Т. Галиуллин, «Сәет Сакманов»).
Зәңгәрсу рәшә өстендә салават күперенең барлык төсен үзләренә алган күбәләкләр уйный (Р. Мөхәммәдиев, «Күңел күзе»).
Хәзер әнә җир астында пәһлеван бер дию юан тәмәкесен пошкылдата диярсең, яңгыр явып узган басу өстендә зәңгәрсу рәшә әлҗе-мәлҗе килеп уйнаклый (В. Имамов, «Тозлы яра»).
Шулай йоклап китәр алдыннан ниндидер серле сурәттә, рәшә, томан кебек кенә килеп китә ул дәү әтисе янына (Г.Гыйльманов, «Оча торган кешеләр»).
Чыганаклар
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. I том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том. — 622 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. II том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том. — 748 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. III том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том. — 799 с.
- Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
- Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.