Болыт
Болыт ([бŏлŏт], рус. облако, туча) — гомумтөрки телдәге булут «болыт; томан, болаңгыр», борынгы монгол телендәге buluŋut < bulaŋgit «болганчык, болаңгыр» сүзләре бул- тамырыннан ясалган һәм болгану дигәнне аңлата. Якут телендә былыть «томан», Чуаш телендә пĕлĕт, мари телендә бĕлĕт, пĕлĕт «күк; болыт» мәгънәләренә ия.
Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше
- Атмосфераның һавага күтәрелгән су парлары куерып тыгызлануыннан хасил булган югары катламы;
- нинди дә булса массаның, очып, тузып, җирдән күтәрелгән катламы (тузан, төтен);
- күчерелмә мәгънәдә: бәхетсезлекләр, борчу, кайгы-хәсрәт, зур күңелсезлекләр, хәвеф-хәтәр, кайгы;
- күп күзәнәклеләр семьялыгыннан, түбән төзелешле, хәрәкәтсез, диңгездә яшәүче тереклек иясе; русчасы: губка;
- шул хайванның мунчала итеп файдаланыла торган үле гәүдәсе;
- шуңа охшатып, резинадан яки синтетик материалдан эшләнгән, суны үзенә җыя торган материал;
- тере организмның сөяк өстендәге көпшәк тукымасы.
Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары
Болытлау (күк йөзен болыт каплау, анда болытлар барлыкка килү), болытлы (болыт каплаган, болытлар барлыкка килгән; күңелсез, кәефсез, ачулы), болытсыз (болытлары таралган, аяз).
Өстәмә мәгълүмат
- Төп мәкалә: Болытлар
Болыт. Болыт — атмосфераның югары катлауларында куерган су парларының (яңгыр, кар һәм бозның) тыгыз томан рәвешендәге массасы. Алар төрле була. Каурыйсыман болытлар - җиңел болытлар. Шунлыктан алар күк йөзенең иң биек өлешендә булалар. Өем болытлар түбәндәрәк йөзәләр, тышкы күренешләре, формалары белән зур мамык төргәген хәтерләтәләр. Катламлы (катлы-катлы) болытлар зур-зур катламнардан торалар.
Кайчакта болыт төрләре, үзара катнашып, катламлы-өем, каурыйсыман-өем, каурыйсыман-катламлы һәм башкалар төр болытлар да хасил итәргә мөмкиннәр.
Тагын каракучкыл төстәге яңгыр болытлары, кара болытлар була. Гадәттә, алар үзләре белән яңгыр яки кар алып киләләр. Бу вакытта яшен яшенләргә, күк күкрәргә һәм көчле җил чыгарга мөмкин. Яңгыр болытлары, бик авыр булганлыктан, җиргә якын урнашалар.
Кояш әледән-әле кыздыра һәм җир өстендәге суны парга әйләндерә. Шунлыктан күзгә күренми торган су парлары һавада һәрвакыт булып тора. Һава суынгач, пардан вак кына су тамчылары хасил була, һәм алар томанга әйләнә. Болытлар да шул ук томан, ләкин алар җир өстеннән бик югары булалар.
Болытлылык. Болытлылык күк йөзенең болыт белән каплануы. Гадәттә, мондый көнне һава бераз салкынчарак була, чөнки болытлар кояш нурларын йоталар, ягъни үзләренә сеңдерәләр. Төнлә исә болытлар өеме җирдән килгән җылылыкны тотып торалар һәм һаваны җылы итеп саклыйлар. Җылылыкның йотылуы яки тоткарлануы изоляция дип атала.
«Болыт-болыт» (балалар уены). Уенда берничә кеше катнаша ала. Шул вакытта күктә йөзгән болытлар турында әңгәмә корырга була: кайсысы нәрсәгә охшаган, кем нәрсә күрә һәм башкалар.
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Болыттан дым тарта
- һәртөрле тәэсиргә бирелүчән, меланхолик кеше турында.
Болыт баскан, яңгыр яварга тора / Болытлар куерган, явам-явам дип тора
- бала менә-менә еларга тора дип әйтү.
Болыт чәйнәп, боз бөркәнгән көннәр
- михнәт-җәфа күреп йөргән көннәр дип әйтү.
Кара болыт булып йөрү
- караңгы чырай, ачулы йөз күрсәтеп йөрү.
Ак болыт турында (янында)
- билгесез урында калган яки торган әйбер турында.
Аяклы болыт
- тукталып тормыйча, явып үткән болыт.
Борынны болытка чөю
- чамасыз масаю, тәкәбберләнү.
Ияләнгән болыт килә дә ява
- бер өйгә кайта-кайта кунак булып килергә күнеккән кеше хакында әйтелә.
Кара болыт кебек
- бик күп булып җыелу, ябырылу, нәрсәнең булса да күплеге турында.
Кысыр болыт
- яңгыр яумый торган болыт;
- үзенә бик зур өметләр баглатып та, дөньяга һәм үз халкына бер әсәр дә тудырмаган, бер мәнфәгать тә күрсәтмәгән кеше.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышына мисаллар
- Җил кайдан исә, болыт та шуннан килә.
- Ай гел болыт артында гына тормый.
- Ялкауга болыт йөк булыр.
- Аяз булды, болыт булды, үткән көннәр онытылды.
- Бер болыт белән кыш булмас.
- Бер болыттан боз да явар, кар да, яңгыр да явар.
- Болытлаган көн яумый куймас.
- Болыт күләгәсенә таяныч юк.
- Болытлы көннең бер аязы да була.
- Килмәгән болыт, яумаган яңгырга чиләк тотмыйлар.
Җырларда кулланылышына мисаллар
Агыла да болыт агыла
Туган-үскән җирләр ягына;
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр,
Нәрсә әйтер туганнарыма?!
Агыла да болыт агыла…
(«Агыла да болыт агыла», А. Акчурин көе, Х. Туфан сүзләре)
Тормыш бит ул бер карасаң,
Елмаеп көлгән кебек.
Икенче яктан карасаң,
Шәмнәре сүнгән кебек.
Килә ява, килә ява
Ияләшкән бер болыт.
Очар канатларым булса,
Тормас идем бер минут.
(«Килә ява бер болыт», Р. Ханнанов көе, татар халык сүзләре)
Бик сагынсаң әгәр мине,
Зәп-зәңгәр күккә кара:
Син яшәгән якка таба
Аккошлар очып бара.
Аларның бит гомерләре
Зәңгәр күккә бәйләнгән.
Күпме аккошның гомере
Ак болытка әйләнгән.
(«Бик сагынсаң әгәр мине», Р. Гобәйдуллин көе, Р. Миңнуллин сүзләре)
Матур әдәбиятта кулланылышына мисаллар
Күк йөзе болытлардан бөтенләй сафланган иде инде, еракта таң сызыла башлады, ул аксыл нур булып тирә-якка җәелде, аның артыннан кызгылт ут төсенә кереп бара иде (Г. Ибраһимов, «Казакъ кызы»).
Болытлы көннең бер аязы да булыр әле. Без дә кеше кебек үзебез теләгәнчә укып, теләгәнчә үсеп, теләгәнчә үлеп гомер итәрбез әле (Г. Исхакый, «Зөләйха»).
Яшел болыннарга, оялчан күлләргә көндәгечә елмаеп кояш карады. Күктә мендәр кебек кабарынкы ак болытлар йөзеп йөрде (Н. Фәттах, «Итил суы aкa торур»).
Десантчылар, эшнең нидәлеген аңларга тырышып, карашлары белән күк йөзен айкаган арада, мамыктай күпереп торган сирәк кенә болыт өеме арасыннан ике самолет килеп чыкты (Ә. Хәкимов, «Очар кошлар»).
Күк йөзе тоташ соры болыт белән капланган, тик кайвакытта гына болыт катламы юкара да, чит-читләре эри башлаган атланмай йомарлагына охшаган тулган ай шәүләсе тонык кына күренеп кала, аннары тагын болыт каплый (Г. Әпсәләмов, «Агыла болыт»).
Торналар озын биек аяклы, күк йөзендәге болыт кебек зәңгәрсу-кургаш каурыйлы, хәтәр озын томшыклы кошлар икән. Боларны карап торасы, рәхәтләнеп карыйсы иде (М. Мәһдиев, «Торналар төшкән җирдә»).
Агач башларына терәлгән салынкы болытлардан, яңгыр дисәң яңгыр түгел, дым коела кебек, ара-тирә йөгереп узган җил генә яфраклардан эре тамчыларны сибеп китә (М. Маликова, «Саф сөю турында кыйссалар»).
Күзләренә карадым: анда үпкә, рәнҗү ишенең әсәре дә калмаган, болытсыз күзләреннән дөньяларны оныттырырдай җылы бөркелә иде (Н. Әхмәдиев, «Амбирак яки кара каен кыйссасы»).
Малай агач төбендә уйланып ятканда аның каршында бер сәер ак болыт пәйда булды. Ул башка болытлардан аермалы буларак бераз гына алсу төстә иде. Әлеге болыттан малай курыкмады да, сәерсенмәде дә (А. Нәҗми, «Карлыгач»).
Күк йөзендә Кара болыт белән Ак болыт яшәгән, ди. Ак болыт күк йөзендә якты, ачык көннәрдә пәйда булса, Кара болыт яңгырлы, караңгы, шомлы көннәрдә күренә икән (Г. Гыйльманов, «Кара болыт белән Ак болыт»).
Чыганаклар
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. I том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том. — 622 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. II том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том. — 748 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. III том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том. — 799 с.
- Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
- Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т. 1 (А-Л). — 726 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т. 2 (М-Я). — 728 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.