Аҗаган

Аҗаган (рус. сполохи; зарница) татар телендә түбәндәге вариантларда очрый: наҗагай, назыгыш, нәҗәгай, наҗакай, аҗдаган, аҗыган, әҗәгән, әҗегән, әҗҗаһы, әҗәга, әҗәгы, җайнагай, җайнаган, җалагай, ялагай, ялтагай. Әлеге сүзләр халык аңында охшаш мәгънәдә сакланса да, алар арасында берничә аерым сүзне күзәтергә мөмкин. Мәсәлән, наҗагай сүзе борынгы төрки-монгол телендәге надигай «яшен һәм җир тәңресе» сүзеннән килә. Сүзнең татар диалектларындагы нәйзә, найза варианты нугай, казакъ, каракалпак, кыргыз, үзбәк телендәге найза («кечкенә сөңге») сүзе тәэсирендә дә формалашкан булуы ихтимал. Ә җайнагай варианты нугай-казакъ даирәсеннән күчкән. Нугай телендә яйнаган сүзе «ялтырак, ялтырау» мәгънәсен белдерсә, казакъ, каракалпак, кыргыз телләрендә җайна- тамыры «нурлану, нур чәчү, (нурлар чәчелү)» дигәнне аңлата. Җайнаган сүзе «ялтырап торган нәрсә; аҗаган»ны белдерә.

Җайнагай ~ ялагай сүзеннән яла-у фигыле формалашкан. Халык ышанулары буенча, аҗаган «ялагач» арыш өлгерә (аҗаганнар бигрәк тә июнь-июль айларында күзәтелә). Аҗаган үзе наҗагай һәм аҗдаһа сүзләренең контаминациясеннән гыйбарәт. Чагатай, кыргыз телләрендә аҗаган «явыз» дигәнне аңлата.

Борынгыдан килгән карашлар буенча, аҗаган «аҗдаһа, ләү уены». Имеш аҗдаһа койрыгын болгаганга күк йөзе шулай ялтырый.

Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше

  • Җәй көне арыш өлгергән вакытта кичләрен, төннәрен бик еракта, офык читендә күренә торган күкрәүсез яшен чаткысы; елдырым;
  • ялт-йолт килеп елдырым уйнауны хәтерләтә торган нәрсә;
  • СССР чорында хәрби укуларны, сугышчан хәрәкәтләрне хәтерләткән, пионерларның хәрби-спорт команда уены; рус. зарница.

Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары

  • Елдырым; нәҗәгай; арыш камчылау; арыш камчысы; тавышсыз яшен.
  • Аҗаган яктысы, аҗаган уйнау.

Өстәмә мәгълүмат

Халык ышанулары буенча, офык читендә аҗаган уйнавы — Тәңренең игеннәргә куркыныч янаган явыз затларны утлы сөңгесе (камчысы) белән кууы ул.

Нәҗәгай — Нәйзә агай. Күктә сөңге (нәйзә) тоткан агай бар. Шуның сөңгесе ялтыр-йолтыр уйнавы нәҗәгай уйнау дигән борынгы ышанудан. Бу күренеш 922 елда Болгарга килгән Ибне Фадлан сәяхәтнамәсендә телгә алына.

Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар

Аҗаган кайнау

  • бик каты ыгы-зыгы килү, кайнашу.

Нәҗәгай уйнау

  • аҗаган уйнау, ашлык үсеп җиткән җәйге төннәрдә ерактагы тавышсыз яшен чагылышы.

Нәҗәгай белән бер (елдырым кебек)

  • бик үткен, өлгер яисә хәйләкәр кешегә карата әйтелә.

Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышына мисаллар

  • Яшен, аҗаган күп уйнаган елны чикләвек төше күбрәк каралып янган булыр.
  • Һавада аҗаган уйнаса, иген уңар.

Җырларда кулланылышына мисаллар

Юаталар мине сыйпап чәчләремне:

Сагышланма, сеңел, моңланма!

Язгы аҗаган кебек көтмәгәндә генә,

Кайтырмын күк туган ягыма.

(«Йөрәгемдә – туган ягым», Т. Шәрәфетдинова көе һәм сүзләре)

Кемгә кирәк аҗагандай

Тонык кына яшьнәвең?

Яхшырактыр яшьнәмәвең,

Яхшырактыр дәшмәвең.

(«Яшәргә икән, яшәргә!», У. Рәшитов көе, Р. Миңнуллин сүзләре)

Басып кына торып карап калдым

Гомеркәйләр үтеп барганны.

Эх! Сизеп тордым ятлар алганны шул!

Белеп тордым ятлар алганны…

Чикләвекләр ватып ашап калыйк

Аҗаганнар гына алганчы!

Эх! Безне сөючеләр бар анысы!

Безне сөючеләр бар ансы!

(«Сөеп калыйк ятлар алганчы», Ф. Низамиев көе, Ш. Җиһангирова сүзләре)

Матур әдәбиятта кулланылышына мисаллар

Идел ягыннан үзенә бертөрле дымсу төче ис бөркеп, талгын җил исә. Вакыт-вакыт бөтен су өстен ялт иттереп, аргы яктагы бушап калган иген кырлары өстендә аҗаган уйнап ала (М. Хәсәнов, «Саумы, Кояш!»).

Хәмдүнәнең чырае кинәт яктырып китте Күзләрендә, ирен кырыйларында, бөтен йөзендә, ерактагы елдырым нурлары төсле бераз моңсу куаныч бизәкләре балкыды (Г. Бәширов, «И язмыш, язмыш»).

Бары вакыт-вакыт, төнге караңгылык чаршавын ертып, ак ракеталар гына күккә күтәрелде, һәм ерак тупларның ялкыннарыннан кабынып-кабынып киткән кызгылт шәүләләр генә, аҗаган утлары кебек, бик азга ялтырадылар (Г. Әпсәләмов, «Икенче гомер»).

«Шушы көннәрдә кичләрен нәҗәгай уйнарга тиеш. Кәримәгә нәҗәгай балкыганын күрсәтергә кирәк әле», — дип уйлады Габдрахман бакчалар артына кайтып җиткәндә (М. Юныс, «Табу һәм югалту»).

Кышкы көн тиз караңгылана, Караболакка килеп җиткәндә, инде эңгер-меңгер төшкән иде. Шулчак, барысын да таң калдырып, авыл өстенә сәер нур таралды, кышкы күктә аҗаган уйный башлады (Ф. Бәйрәмова, «Караболак»).

Илһамның балачактан ук өзелеп ярата, көтеп ала торган бер вакыты бар: ул — арыш өлгергән чак. Ул, арыш өлгергәндә, аҗаган уйнаган кичне тәкатьсез булып көтә. Менә бер кичне аҗаган уйный башлый. Илһам, бәйрәмдә генә кия торган киемнәрен киеп, арыш басуына китә (Ф. Садриев, «Шаһзаманов эше»).

Төнге күк үзе бер могҗизалы дөнья икән ләбаса. Әле чәчелеп-чәчелеп йолдызлар атыла, әле күкне ярып, кышкы аҗаган балкып ала (М. Әмирханов, «Гәүһәршад»).

Җәй икенче якка авышып, тугай-болыннардагы чәчәкләрдән ниндидер самими, күңел әйләндергеч ят ис түгел, бал аңкый, арыш басулары сарылана, аҗаган уйный башлады (Ф. Яхин, «Гади замана»).

Арышның өлгергән чагы. Эссе, тынчу көн. Күктә ялтырап аҗаганнар уйнап ала. Аҗаган арышны камчылый дип сөйли халык бу вакытны (Х. Ибраһим, «Арыш арасыннан йөгерүче бала»).

Иңкүлектәге авылыма инде моң гына төн җәелә, ә карт нарат очында әле һаман онытылган шәфәкъ нуры көйри, шул тымызык яктылык еллар аша минем күңелемдә аҗаган булып сулкылдый (М. Галиев, «Догалы еллар»).

Чыганаклар

  1. Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
  2. Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
  3. Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
  4. Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
  5. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. I том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том. — 622 с.
  6. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. II том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том. — 748 с.
  7. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. III том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том. — 799 с.
  8. Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
  9. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
  10. Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
  11. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
  12. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
  13. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
  14. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
  15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
  16. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
  17. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
  18. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.

Тема буенча өстәмә