Салават
Салават ([саºлаwат] ) — Мөхәммәд пәйгамбәрне мактау, искечә «амнистия» ← гарәпчә салäwāт сүзеннән. Бу сүз төрки телләрдә төрле күчерелмә мәгънәләр алган. Мәсәлән, кыргызча салабат, салават «бөеклек, олпат; рухи биеклек, явызлыкны оныта белү» (чагыштыру өчен: татар телендә үткән эшкә салават) һәм башкалар Салават күпере (сөйләшләрдә кыскартылып салават кына әйтелә) «Алланың гүзәллек билгесе» мәгънәсеннән булырга мөмкин. Бу сүз монголча солоңут ~ алтайча солоңгу «салават» урынына килгән.
Солаң, сŏлаңғыр (кышкы салават күпере) ~ алтайча солонга, сүлүңги, уйгурча солан, шорча сүлäңи ← монгол телендә soluŋga «салават күпере; сары ас, коланык» > рус диалектларында солонгой «көзән, ас, коланык». Татар телендә солаңгыр < солоңға қур («җәя»).
Монголча солуңга, эвенк һәм тунгус телләрендәге солоңго > һолоңго > холонго > колонго «коланык; солаңгыр» сүзеннән булырга мөмкин. Салават күперен озын торыклы сарылы-кызгылтлы ас дип күзаллаганнар. Асны кытай мифологиясендәге чулуңванга — «күк аҗдаһасы»на тиңләштергән булулары мөмкин. Чөнки солонго ← чолонга кытайча чжу-луң-ван «күк ләве, таң аҗдаһасы» сүзеннән чыккан.
Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше
Кояш нурларының су (яңгыр, томан һ. б.) тамчылары аша үтеп сынуы нәтиҗәсендә барлыкка килә торган төрле төсле дуга рәвешендәге оптик күренеш, җәйгор.
Өстәмә мәгълүмат
Салават күпере — кояш нурларының һавадагы су тамчыларында сынуы, чагылуы һәм таралуы нәтиҗәсендә күк йөзендә дуга рәвешендә күренә торган оптик күренеш. Ул, гадәттә, яңгыр вакытында яки яңгырдан соң барлыкка килә. == Су тамчылары аша үткәндә, кояш нуры сына, тамчы эчендә чагыла һәм дулкын озынлыгына карап, традицион рәвештә, җиде төрле төскә (кызыл, кызгылт-сары, сары, яшел, зәңгәр, күк, шәмәхә) таркала дип карала. Башкача алар спектр төсләре дип тә атала. Шул вакытта күк йөзендә зур дугага охшаган салават күпере барлыкка килә. Бөгелгән дуганың тышкы ягы — кызыл, ә эчке ягы шәмәхә төстә була.
- Ике катлы салават күпере. Икенчел салават күпере су тамчысы эчендә яктылык ике тапкыр чагылганда барлыкка килә; анда төсләр тәртибе төп салават күперендәге тәртипкә капма-каршы була.
Салават күпере түгәрәк, ягъни әйләнә формасында да булырга мөмкин.
- Скандинавия мифологиясендә Биврёст — кешеләр дөньясы Мидгард белән аллалар дөньясы Асгардны тоташтыра торган күпер; ул еш кына салават күпере белән бәйләп аңлатыла.
Борынгы Һиндстан мифларында салават күпере — яшен һәм күк күкрәү алласы Индраның җәясе. Имеш, ул җәясенә яшен укларын куя да җиргә ата.
Борынгы греклар исә салават күперен Ирида йөри торган юл дип атыйлар. Ирида аллалар һәм кешеләр арасындагы илче буларак күзаллана.
- Кайчандыр татарларда салават күперен «чәчүрмә», «килен тастымалы», «янкылыч», «җәйгор» дип атаганнар. Аны һаман да кайбер төбәкләрдә «күк җәясе», «күк дугасы», «сират күпере» дип тә йөртәләр.
- Халык ышанулары буенча, төштә салават күперен күрү яхшыга — бәхетле мул тормышка, уңышлы эшләргә, дип юрала.
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Алтын дуга
- салават күпере.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышына мисаллар
- Салават күпере чыкса, көн аяза.
- Салават күпере кояш чыкканда чыкса һәм кояшка каршы булса, шул көн яңгыр булыр.
- Әгәр салават күпере кояш баеганда чыкса, тиз яңгыр булмас.
- Яңгыр яуганда салават күпере чыкса, яңгыр туктар.
- Әгәр яңгыр туктагач чыкса, яңгыр озак булыр.
- Салават күпере яңгырдан соң озак торса, һава бозылыр.
- Әгәр тиз бетсә, аяз булыр.
- Салават күпере төньякта чыкса, яңгыр булмас.
- Салават күпере яңгыр яуганда өч булып чыкса, бөтен атна яңгыр булыр.
- Салават күпере югары сузылса, шул көнне аяз булыр.
- Әгәр салават күпере түбән булса, яңгыр булыр.
- Салават күпере биек булса, аяз булыр.
- Тәбәнәк булса, һава бозылыр.
- Салават күпере бөтенләй түгәрәк күренсә, яңгыр булыр.
- Салават күпере яшелрәк булса, яңгыр күп булыр.
- Кызылрак булса, каты җил булыр.
- Яңгыр вакытында салават күпере чыгып, зәңгәр төсле һәм сары төсле ачык күренсә, һава яхшы булыр.
Җырларда кулланылышына мисаллар
Ай, элмәлек, ай, элмәлек
Элмәле дә туннарны без кимәдек.
Әллә яшьлек, әллә исәрлек,
Узган гомеркәйләрне сизмәдек.
Ап-ак микән, йомшак микән,
Җаныемның куллары,
Салават күпере кебек
Суга барган юллары.
(«Элмәлек», халык җыры)
Бала чакта сандугачтай
Килә иде сайрасы.
Мәхәббәтнең иң чибәрен
Килә иде сайласы.
Әле дә истә, әле дә истә
Балачак хыяллары.
Салават күпере кебек
Күңелем хыяллары.
(«Дусларга», Р. Тимербаев көе, Ә. Кәшфуллин сүзләре)
Сузылган салават күпере
Иделнең ярыннан-ярына.
Әйт әле, сөеклем, ризамы,
Шул юлдан бергәләп барырга.
(«Салават күпере», Ф. Мортазин көе, М. Миншин сүзләре)
Матур әдәбиятта кулланылышына мисаллар
Көнчыгышка таба китеп барган яңгыр болыты өстендә дугайланып салават күпере сызылды (М. Галәү, «Болганчык еллар»).
Тышка күз салсам, безнең тирәдә яңгыр туктаган, авыл өстенә утлы-яшелле, сарылы-зәңгәрле булып, бик биек, бик матур салават күпере күтәрелгән (Г. Бәширов, «Туган ягым — яшел бишек»).
Күктә аллы-гөлле нурлар кабына: салават күпере төсенә кереп төньяк балкышы уйный башлый (Г. Әпсәләмов, «Зәңгәр кыя»).
Шулай да минем алда Олимп биеклегенә алып баручы салават күпере ачыла сыман иде (И. Сәләхов, «Фаҗига»).
Һәр җирдә фонтан — кояш нурында су бөртекләре уйный, салават күпере хасил була, гаҗәеп манзара инде (Р. Кәрами, «Олы юл да сикәлтәле»).
Яшен күк йөзен ялмап-ялмап алды да, күктә тоташ гөрелте булып «ходай арбасы» салават күпере аша чабып йөри башлады (Р. Батулла, «Юл буенда зәңгәр чәчәк»).
Салават күпере эреп югалгач, ул яулык почмагы белән күз яшьләрен сөртте (А. Тимергалин, «Карурман аша»).
Өстәвенә кояшлы яңгыр вакытында күк йөзендә әкияти салават күпере сузылды (Г.Галиева, «Газзәбану»).
Әнә генә чыпчык кадәрле кош, үзе салават күпере төсләренә керә, өстәвенә канат-каурыйлары буйлап төсләр үзгәрә барып, бөтен гәүдәсе буйлап чабыша (Р. Сәгъди, «Ирдәүкәләр»).
Болай да кояш нурлары белән тулы бүлмәдә бар төсләре белән уйнап гүя салават күпере балкыды (Р. Габделхакова, «Кояшлы мизгел»).
Урман өстендә, без җиләк җыйган турыдарак, салават күпере пәйда булып, дөньяны тагын да серлерәк итеп бизәп җибәрде (Ф. Яхин, «Сихерче кызы»).
Чыганаклар
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. I том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том. — 622 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. II том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том. — 748 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. III том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том. — 799 с.
- Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
- Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т. 1 (А-Л). — 726 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т. 2 (М-Я). — 728 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.