Һебрид утраулары

Һебрид утраулары (ингл. Hebrides [ˈhɛbrɨˌdiːz], гэл. Innse Gall«Әҗнәбиләр утраулары») — Атлантик океанындагы архипелаг. Шотландиянең төньяк-көнбатышында. 500 дән артык кече утраудан (Льюис, Скай, Малл һ.б.) гыйбарәт. Бөекбритания составында. Мәйданы 7,5 мең км². Тышкы һәм Эчке Һебридларга бүленә, аларны Норт-Минч, Литл-Минч бугазлары һәм Һебрид борыны аера. Рельефы калкулыклардан һәм тәбәнәк таулардан гыйбарәт (биеклеге 1009 метргача). Шактый өлеше — ташлыклар һәм баткак җирләр.

Климаты уртача диңгез, гыйнварның уртача температурасы 4…6°, июльнеке 12…14°, Еллык явым-төшем микъдары 1000—2000 мм.

Халык күбесенчә балык тоту, терлекчелек белән шөгыльләнә. Постау эшләп чыгарыла. Туризм үсеш алган.

Галерея