Билибино

Билибино (рус. Билибино) — Россия шәһәре, Чукотка автономияле округы Билибино районының административ үзәге.

Халык саны — 5 556 кеше.[1]

География

Билибино Котып аръягында, Анадырдан 650 километр көнбатышрак урнашкан.

Аэропорт.

Климат

Билибино климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек
Абсолют максимум, °C 0 3 1,8 8,3 23,2 32 35,1 29,9 21 8 3,2 1,9
Уртача максимум, °C −27,6 −26,8 −17,5 −6,8 5,9 16 16,8 13,9 5,6 −8 −22,3 −27,5
Уртача минимум, °C −32,2 −32,7 −28,7 −18,5 −3,2 5,2 6,7 3,4 −1,8 −14,4 −27,3 −32,4
Абсолют минимум, °C −58 −54 −50,3 ? −23,5 −5,4 −2,3 −8,2 −15 −37 −47 −52
Чыганак: meoweather

Тарих

Бистәнең барлыкка килүе Каральваам елгасы үзәнендә алтын чыганакларны табу белән бәйле. 1956 елда Каральваам бистәсенә геолог Юрий Билибин хөрмәтенә Билибино исеме кушыла. 1958 елдан — Билибино районының үзәге.

1958 елда шәһәр тибындагы бистә статусы бирелә. 1993 елдан — шәһәр.

Халык

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
635 10 693 12 711 15 558 6 181 5 504

Милли состав (2002): руслар — 74,7%, украиннар — 13,0%, чукчалар — 2,5%, эвеннар — 1,8%, татарлар — 1,3%, белоруслар — 1,1%.[8]

Икътисад

Тау-баету комбинаты, төзү материаллар заводы, ит-сөт комбинаты, һ. б. ширкәтләр. Билибинода дөньяда иң төньяк атом электростанциясе урнаша.

Билибино тирәсендә — алтын чыганаклары.

Галерея

Танылган шәхесләр

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. ↑ ЧИСЛЕННОСТЬ И РАЗМЕЩЕНИЕ НАСЕЛЕНИЯ ЧУКОТСКОГО АО., archived from the original on 2015-04-02, retrieved 2013-07-10 
  2. ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  3. ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  4. ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-07-10 
  8. ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2013-07-10 

Тышкы сылтамалар