Марат Дәүкәев

Марат Дәүкәев, Марат Фуат улы Дәүкәев, рус. Даукаев Марат Фуатович (1952 елның 12 сентябре, Уфа) — балет артисты, педагог, РСФСР атказанган артисты (1983). М.И. Глинка исемендәге РСФСР дәүләт премиясе лауреаты (1977). Пермь һәм Уфа опера һәм балет театрларында, Петербургның Мария театрында хезмәт иткән. 1997 елдан АКШта яши.
Морза нәселеннән[1].

Тәрҗемәи хәле

undefined

1952 елның 12 сентябрендә Уфада туган. Ата-аналары чыгышлары белән Кушнаренко районы Казарма авылыннан. 1964-1969 елларда А.Я. Ваганова исемендәге Ленинград хореография укуханәсендә укый, ләкин ата-анасы авырып китү сәбәпле, укуын өзәргә мәҗбүр була. 1969-1970 елларда Уфада опера һәм балет театрында хезмәт итә. Пермь хореография укуханәсен (Ю.И. Плахт сыйныфы) тәмамлаган (1973).

Хезмәт юлы

Иҗаты

Виртуоз техникага ия булган, лирик-драматик амплуа биючесе. Эчке темпераментны тышкы нәзакәтьлелек белән оста бәйли белә. Надежда Павлова, Алтынай Асылморатова, Любовь Кунакова, Маргарита Куллик һ.б. белән бии.

Төп партияләре

Фильмография

undefined
  • 2005 — «So You Think You Can Dance» (тат. Димәк, син бии беләсең) (сериал, реалити-шоу) (АКШ)
  • 1985 — «Золушка» (Лентелефильм, режиссерлар В. Окунцов, К. Сергеев) — Принц (баш роль)
  • 1983 — «Карамболина–карамболита» (Лентелефильм, режиссер А.А. Белинский)
  • 1983 — «Анна Павлова» (ССРБ, Франция, Бөекбритания, АДР, Куба, режиссер Эмиль Лотяну)
  • 1982 — «Анюта» (Ленфильм, режиссерлар А. Белинский, В. Васильев) – Студент
  • 1975 — «Балетка кереш» (Пермь телестудиясе)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1972 Балет артистларының халыкара бәйгесе (Варна, Болгария) — 2нче премия.
  • 1977 М.И. Глинка исемендәге РСФСР дәүләт премиясе — П.И. Чайковский исемендәге Пермь академия опера һәм балет театрында куелган «Ромео һәм Джульетта» (С.С. Прокофьев), «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (М.И. Чулаки) спектакльләрендә башкарган Ромео, Флориндо партияләре өчен.
  • 1983 РСФСР атказанган артисты.

Кызыклы факт

II халыкара балет биючеләре бәйгесендә (1973, Мәскәү) Гран-при яулаган Надежда Павлованың куларкадашы була [2]

Гаилә хәле

Беренче хатыны Ольга Ченчикова, Киров театры балеринасы. М. Дәүкәев белән аерылышкач, балет артисты Мәһәр Вәзиевка кияүгә чыга.

  • уллары: кече яшьтә йөрәк өянәгеннән вафат була.

Сеңлесе Әлфира Дәүкәева-Фәсхетдинова, балерина, БР атказанган артисты. Сеңлесенең кызы Сабина Әнәс кызы, балерина.

Шулай ук карагыз