Адоль Хәмзин
Адоль Хәмзин (Адоль Сагман улы Хәмзин, баш. Адоль Сағман улы Хәмзин) — балет артисты, педагог. РСФСР атказанган артисты (1966). А.Я. Ваганова исемендәге Рус балеты академиясе (Петербург) профессоры.
Тәрҗемәи хәле
1934 елның 7 февралендә Уфада туган. Ленинград хореография укуханәсенең башкару факультетын (А.И. Пушкин сыйныфы) (1953), Ленинград югары һөнәри мәдәният мәктәбен (1981) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
- 1953-1974 М.П. Мусоргский исемендәге Ленинград Кече опера һәм балет театры солисты.
- 1974-1980 «Ленинград боздагы балеты» сәнгать җитәкчесе.
- 1963 елдан А.Я. Ваганова исемендәге Рус балеты академиясе (Петербург) классик бию һәм дуэт укытучысы, классик һәм дуэт-классик биюне укыту методикасы кафедрасы профессоры.[1]
- Уинстон-Саллем бию академиясендә (Төньяк Каролина штаты, АКШ), Маҗарстан бию академиясендә (Будапешт) укыткан.[2]
Иҗаты
Академик стильдәге балет биючесе, лирик каһарманнар образларын оста башкара. Дуэт биюе остасы. 43 илдә гастрольләрдә булган. Шәкертләре арасында — ССРБ халык артисты Л. Семеняка, РСФСР халык артисты Г. Мезенцева һ.б. Балетмейстерлар П. А. Гусев, Б. А. Фенстер, Л. В. Якобсон, К. Ф. Боярский, Н. А. Долгушин куйган балетларда төп партияләрне башкара.[3]
Төп партияләре
- 1953 Франц Мензер «Җиде гүзәл» (Семь красавиц) К.А. Караев (дебют).
- 1959 Эрос «Эрос» К. Ф. Боярский.
- 1959 Паоло «Франческа да Римини» П.И. Чайковский.
- 1961 Солист «Классик симфония» (Классическая симфония) С. Прокофьев.
- 1962 Орфей «Орфей» И. Стравинский.
- 1962 Иван-шаһзадә «Ялкын-кош» (Жар-птица) балетмейстер М. М. Фокин.
Партияләр
- 1952 Олаф «Сольвейг» Э. Григ, балетмейстер Л. В. Якобсон.
- Дафнис «Дафнис һәм Хлоя» М. Равель.
- Зигфрид, Принц «Аккош күле» (Лебединое озеро) П.И. Чайковский.
- Солор «Баядерка» Л.Ф. Минкус.
- Гран па, Кавалер «Пахита» Л.Ф. Минкус, М. Петипа, К.Ф. Боярский.
- Олаф «Сольвейг» Э. Григ.
- Али «Корсар».
- Франц «Коппелия».
- Иван-шаһзадә «Ялкын-кош» (Жар-птица)
- Яшүсмер «Сөю турында баллада» (Баллада о любви).
- Орфей «Орфей һәм Эвридика» Журбин.
- Франц «Зәңгәр Дунай» (Голубой Дунай) И. Штраус, Б. Фенстер.
- 2 нче егет «Очрашу» (Встреча) Д. Шостаковичның IX симфониясе музыкасына К.Ф. Боярский куйган балет.
- Иржик «Унике ай» (Двенадцать месяцев) Б. Л. Битов.
- Иван «Бөкре ат» (Конек-Горбунок) Р. Щедрин, балетмейстер И. Бельский.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Чыганаклар
Балет: энциклопедия (баш мөхәррире Ю. Н. Григорович). Мәскәү: СЭ, 1981,
Сылтамалар
- Башкортстан (белешмәлек) [рус.]
- Ваганова академиясе рәсми сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган. [рус.] [ингл.]
- А. Хәмзин Бельканто сайтында [рус.]
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Ваганова академиясе сайтында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-03-23
- ↑ Кино-театр.ру сайтында
- ↑ Балет белешмәлегендә [рус.]