Флорида Кудашева
Академик дәрәҗә | химия фәннәре докторы[d] |
---|---|
Ватандашлык | |
Җенес | хатын-кыз |
Вафат булу урыны | |
Уку йорты | |
Туу датасы | 22 сентябрь 1940 |
Гыйльми дәрәҗә | профессор |
Бүләкләр | |
Вафат булу датасы | 10 октябрь 2016 (76 яшь) |
Һөнәр төре | химик |
Туу урыны | |
Эш урыны |
Кудашева Флорида Хөсәен кызы (22 сентябрь 1940 — 10 октябрь 2016)— химик. Химия фәннәре докторы һәм профессор (1994). Башкорт АССР-ның атказанган фән эшлеклесе (2001), Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы (1990), Россия Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (1996)[1].
Тәрҗемәи хәле
Кудашева Флорида Хөсәен кызы 1940 елның 22 сентябрендә Уфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының билгеле аристлары Х.И.Кудашев һәм Ф.М.Камалетдинова гаиләсендә туган. 1958 елда урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаганнан соң БДУ‑ның химия факультетына укырга керә, аны 1963 елда кызыл дипломга тәмамлый. Шул ук елда физика һәм аналитик химия кафедрасы янында аспирантура ачыла һәм кафедраның иң яхшы беренче тәмамлаучыларның берсе Ф.Х.Кудашева була. 1968 елда «Хромотографическое определение примесей некоторых серу-содержащих соединений в воздухе» темасына кандидатлык диссертациясе яклый, 1994 елда «Физико-химические закономерности получения углеродных волокон из нефтяного сырья» темасына докторлык диссертациясе яклый[2]. Башкорт дәүләт университетында Кудашева 1966 елдан алып эшли, башта ассистент, аннары өлкән укытучы, доцент була. 1979 елдан 1986 елга кадәр химия факультеты деканы, аннары гомуми химик технология һәм аналитик химия кафедрасы мөдире була. 2004 елдан 2012 елга кадәр аналитик химия кафедрасын җитәкли[2].
Кудашева Флорида Хөсәен кызының фәнни хезмәтләре нефтехимия һәм карамай эшкәртү өлкәсендәге тикшеренүләргә, тирә‑юнь мохит объектларын анализлаганда хроматография куллануга багышланган. Кудашева тарафыннан авыр карамай калдыкларының углеродлы сүсләргә күчүенең физик‑химик законлыклары, тирә‑юнь мохит объектларында экотоксикантларны хроматографик анализ ысуллары табылган. 250‑нән артык фәнни хезмәт һәм 20 уйлап табу авторы[1].Кудашева Ф.Х. «Интер» нәшриятендә (Мәскәү, 2004 ел) чыккан «Экоаналитический контроль в системе оценки качества окружающей среды» монографиясенең автордашы булып тора[2]. Кудашева Флорида Хөсәен кызы берничә ел рәттән химия фәннәре докторы һәм 15 химия фәннәре кандидаты әзерләгән. Флорида Хөсәен кызы укучыларның Мәскәү дәүләт университеты тарафыннан Башкорт дәүләт университеты базасында үткән Бөтенрусия химия олимпиадаларын әзерләүдә һәм үткәрүдә шактый зур өлеш кертә. 20 елдан артык укучыларның химиядан Җөмһүрият олимпиадаларында жюри рәисе булып тора[2].
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Уфада вафатлар
- Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар
- 22 сентябрь көнне туганнар
- 1940 елда туганнар
- «РУВИКИ:Татар телендә имзаланмаган РУВИКИ.Мәгълүмат элементларына сылтамалары булган мәкаләләр» төркемендәге битләр
- БАССР атказанган фән эшлеклеләре
- Русиянең шәрәфле югары һөнәри белем бирү хезмәткәрләре
- 10 октябрь көнне вафатлар
- 2016 елда вафатлар
- Уфада туганнар
- БДУ укытучылары
- Химиклар
- Башкортлар
- Россиянең шәрәфле югары һөнәри белем бирү хезмәткәрләре