Айрат Терегулов
Айрат Терегулов, Айрат Рәүф улы Терегулов (1957 елның 30 октябре, Уфа) – рәссам (график), БР (2004) һәм РФ (2014) атказанган рәссамы. Г.Сәләм (1990) һәм С. Юлаев (2016) премияләре лауреаты. ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1990 елдан).
Тәрҗемәи хәле
1957 елның 30 октябрендә Уфада туган. Музыка мәктәбендә эскрипкә сыйныфын, Башкорт дәүләт педагогия институтының сәнгать-графика факультетын (1985) тәмамлаган. Бозаулык шәһәрендә хәрби хезмәт үткән.
Иҗаты
Офорт, нечкәртелгән штрих, коры энә, акватинта, меццо-тинто, линогравюра, агачта гравюра, ак-кара граттаж техникасында иҗат итә.
- 1989-1993 елларда «Инзәр» рәссамнар төркеме әгъзасы[2].
- 1987-1991 елларда Мәскәүдә «Челюскинская» иҗат йорты басма графикасы төркемендә эшли.
- 2015 елдан М.В. Нестеров исемендәге музей директоры[3]
- Республика, зона, Бөтенроссия, Бөтенсоюз, шәхси (Уфа, Чиләбе, Копенһаген), чит илләрдә (Австрия, Италия, Франция, Эфиопия), халыкара графика (Канада, Польша, Көньяк Корея, Англия, Испания, Румыния, Кытай) күргәзмәләрендә катнаша.
- 2011 елда Казанда үткән Басма графикларының I биенналесы җиңүчесе[4]
- Кайбер әсәрләре Казанның «Казан» милли мәдәни үзәгендә, ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1990 Г. Сәләм премиясе
- 2016 С. Юлаев премиясе – «Акбузат: башкирский эпос» һәм «Akbuzat: A Bashkirian Epic» китапларында басылган «Акбүзат» эпосына сурәтләр шәлкеме өчен»[5]
- 2004 БР атказанган рәссамы
- 2014 РФ атказанган рәссамы
Гаиләсе
Хатыны китапханәче, кызы юрист.
Сылтамалар
- Рәссамның шәхси сайты
- Терегулов Айрат 2013 елның 3 ноябрь көнендә архивланган.
- Нестеров музее директоры белән әңгәмә. «МК в Уфе», 26.08.2015
Искәрмәләр
- ↑ Башкирская энциклопедия (рус.) — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 с. — ISBN 978-5-88185-053-1
- ↑ Чуаш дәүләт сәнгать музее сайтында(үле сылтама)
- ↑ ufaved.info сайтында
- ↑ art16.ru сайтында
- ↑ «Кызыл таң», 08.10.2016, archived from the original on 2016-10-08, retrieved 2016-10-21