Әлфия Кәримова

Әлфия Кәримова (Әлфия Закуан кызы Кәримова, баш. Әлфиә Зәҡүән ҡыҙы Кәримова) – җырчы (колоратур сопрано). «Астана Опера» театрында (Казакъстан) эшли. «Алтын битлек» премиясе номинанты (2006). БР атказанган артисты.

Тәрҗемәи хәле

1977 елның 24 июнендә Уфада туган. Уфада музыка мәктәбен (фортепьяно сыйныфы), сәнгать укуханәсен (хор дирижёры сыйныфы), сәнгать институтын (Н. Мортазина сыйныфы) (2005) тәмамлаган.

29 һөнәри конкурста катнашкан.[3]
Татар опера һәм балет театры белән Һолландиядә «Энҗе эзләүчеләр» (Искатели жемчуга) (Д. Бизе) операсында катнаша.[4]

Иҗаты

Репертуар

Уфа опера театры
undefined
Файл:Ә.Кәримова 2.jpg
Guildhallда (Лондон) чыгыш ясый. 2010
  • Кыпчак кызы – «Кенәз Игорь» А. Бородин
  • Бөек рәхибә (Великая жрица) – «Аида» Дж. Верди,
  • Бригитта – «Иоланта» П. Чайковский
  • Әминә - «Салават Юлаев» З. Исмәгыйлов
  • Төн патшабикәсе – «Тылсымлы флейта» (Волшебная флейта) В.А. Моцарт
  • Марфа – «Патша кәләше» (Царская невеста)
  • Кар кызы – «Кар кызы » (Снегурочка) Н. Римский-Корскаков
  • Виолетта - «Травиата» Дж. Верди
  • Джильда – «Риголетто» Дж. Верди
  • сопрано партиясе – «Carmina burana» К. Орф
  • Лючия де Ламмермур – «Лючия де Ламмермур» Г. Доницетти
  • Лакме – «Лакме» Л. Делиб
  • Людмила – «Руслан һәм Людмила» М. Глинка
Астана театры
  • Виолетта - «Травиата» Верди
  • Мюзетта - «Богема» Пуччини
«Ефәк юлы» фестивале
  • «Реквием» Моцарт

Дискография

2012 - «Колоратуралы дәрт» (Колоратурная страсть) (чит ил опера арияләре)[5]

«Алтын битлек» премиясе

Золотая маска омского театра кукол АРЛЕКИН.jpg

2006Уфаның опера һәм балет театрында Уве Шварц куйган Джузеппе Вердиның «Бал-маскарад» операсындагы партиясе өчен «Иң яхшы башкарылган хатын-кыз роле» номинациясендә «Алтын битлек» премиясенә тәкъдим ителә.[6]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Файл:Ә.Кәримова 3.jpg
Казанда XXXI Шаляпин фестивалендә

Сылтамалар