Радик Батыршин
Тормыш юлы
1968 елның 28 июлендә Уфа шәһәрендә туган. «Журналистика» белгечлеге буенча Октябрьның 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетының филология факультетын (1990), «Журналистика» белгечлеге буенча М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетында аспирантура (1994) тәмамлаган. TV һәм радио хезмәткәрләренең белемен камилләштерү институтында (Мәскәү) «Мир» телерадиоширкәте: БДБ илләренең бердәм мәгълүмат кырын булдыру» (Телерадиокомпания "Мир": формирование единого информационного пространства стран Содружества) темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2011)[1].
Хезмәт юлы
- 1990-1995 «Независимая газета»да эшли.
- 1995-1996 НТВ каналының «Нәтиҗәләр» (Итоги) якшәмбе программасы киңәшчесе.
- 1996-1998 НТВ телекомпаниясе баш мөхәррире урынбасары
- 1998-1999 «НТВ-Холдинг» ЯАҖ башкаручы директоры урынбасары.
- 1999-2000 «Медиа-Мост» ЯАҖ киңәшчесе.
- 2000-2001 «НТВ-Портал.ком» ЯАҖ баш мөхәррире.
- 2001-2002 Бөтенроссия дәүләт теле- һәм радиотапшырулар компаниясе («ВГТРК») интернет-тапшырулар дирекциясе директоры.
- 2002-2005 ВГТРК рәисе урынбасары - интернет-тапшырулар дирекциясе директоры.
- 2005-2006 ВГТРК генераль директоры урынбасары - интернет-тапшырулар дирекциясе директоры.
- 2006 ВГТРК генераль директоры урынбасары – «Маяк» радиостанциясе - ВГТРК филиалы директоры.
- 2007 елның 22 ноябреннан дәүләтара «Мир» телерадиоширкәтенең рәисе, «Мир» ширкәтенең Россия милли филиалы директоры.
- 2003 елдан «Икътисад югары мәктәбе» дәүләт университетының (рус. НИУ ВШЭ) (Мәскәү) медиа, дизайн һәм багланышлар факультетында укыта башлый: рәсми һәм сәяси журналистика бүлеге мөдире, профессор[1].
Продюсерлык хезмәтләре
- «Атна йомгаклары» (Вести недели) телетапшыруына нигез салучы.
- «Россия президенты В.В.Путин белән турыдан-туры элемтә» телепроекты (2002, 2003, 2005-2007) сценарий авторы һәм продюсеры.
- «Россия президенты В.В. Путин Украинаның әйдәүче телеканаллары туры эфирында» (2004).
- «Россия президенты В.В. Путинның төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары белән әңгәмәсе».
- Төньяк Осетия , Көньяк Осетия, Чечнядан 100 дән артык репортаж авторы.
- Тоткынлыкка эләккән журналистларны азат итү буенча сйләшүләрдә катнаша
- Бөек Ватан сугышына багышланган күпсанлы проектларга нигез салучы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2002 Дуслык ордены (Россия);
- ТЭФИ премиясе – «Иң яхшы мәгълүмат программасы» номинациясендә;
- Россия интернет академиясе Гран-прие;
- Интернет милли премиясе – «Ел ачышы» номинациясендә «Вести.ру» сайтын нигезләгән өчен;
- Россия журналистлар берлеге премиясе (1993) – Мәскәүнең Ак йортына һөҗүмне (1993 ел, 3-4 октябрь) яктырткан тапшырулары өчен;
- «Ел менеджеры» бәйгесе җиңүчесе (2008) – «Халыкара хезмәттәшлек» номинациясендә;
- РФ президенты рәхмәте (2002, 2006, 2017)[2].
- РФ хөкүмәте рәхмәте ([[2009], 2012])[3];
- «Ватан алдындагы казанулары өчен» орденының II дәрәҗәдәге медале (21 сентябрь 2010 ел) — Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган чаралар әзерләүдә һәм аларны үткәрүдә актив катнашканы өчен;
- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең почёт грамотасы (31 март 2010 ел) — Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе эшчәнлеген яктыртуда актив катнашканы өчен;
- Коллектив иминлек турында килешү оешмасының Почёт грамотасы (2010 ел);
- «Россия Медиа-менеджеры» премиясе, «Электрон матбугат чаралары» номинациясе (2010 ел);
- Дуслык ордены (16 октябрь 2012 ел) — телерадиотапшыруларны үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен
- Россия Федерациясе Наркоконтроль федераль хезмәтенең «Наркоконтроль органнарына ярдәме өчен» медале (2012, 2015 еллар);
- Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының «Хәрби бердәмлек өчен» медале (2013 ел);
- Хөомәт ордены (14 август 2014 ел) — Россия Федерациясе президентының мәгълүмати чараларын тәэмин итү белән бәйле бурычларны күпьеллык уңышлы үтәгәне өчен;
- «Эшлекле хезмәттәшлек үсешенә өлеш керткәне өчен» СНГ медале (2017 ел);
- Александр Невский ордены (16 июль 2018 ел) — милли мәдәният, сәнгать, массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[4];
- «Данакер» ордены (29 август 2018 ел, Кыргызстан) — СНГ илләре халыклары арасындагы дуслыкны һәм мәдәни багланышларны ныгытуга керткән зур өлеше өчен;
- «Матбугат һәм мәгълүмат үсешенә керткән казанышлары өчен» хөрмәт билгесе (29 ноябрь 2018 ел, СНГ) — уртак мәгълүмати киңлек формалаштыруда зур өлеше өчен;
- «Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исеме (2019 ел) — массакүләм мәгъләмат чаралары үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен;
- «Хезмәттәшлек өчен» медале (2021 ел) — Россия Федерациясе Прокуратурасы системасын үстерү һәм законлылыкны ныгытуга керткән мөһим ярдәмен өчен;
- Франциск Скорина ордены (10 октябрь 2022 ел, Беларусь) — дәүләтләр арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга, милли мәдәниятләрне якынайтуга, уртак мәгълүмати киңлек булдыруга керткән зур шәхси өлеше, хәйрия һәм гуманитар эшчәнлектә югары казанышлары өчен;
- Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының «Халыкара хезмәттәшлеккә өлеш керткәне өчен» билгесе (17 октябрь 2022 ел);
- «Ватан алдындагы казанулары өчен» ордены IV дәрәҗәсе (11 февраль 2023 ел) — массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[5].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 НИУ ВШЭ сайтында
- ↑ РФ Президенты указы № 521-рп (31.10.2002), № 589-рп (27.11.2006 )
- ↑ РФ хөкүмәте карары № 428-р (31.03.2009)
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 16 июля 2018 года № 431 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июль 2018. Архивировано 19 июль 2018 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 11 февраля 2023 года № 81 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»