Гөлсинә Мәүлекәсова

Гөлсинә Галим кызы Мәүлекәсова (баш. Гөлсинә Ғәлим ҡыҙы Мәүлекәсова; 19 февраль 1981, Уфа) — балет биючесе, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының (Уфа) әйдәүче солисты (прима-балерина), БР халык артисты (2014), С. Юлаев премиясе лауреаты (2016).

Тәрҗемәи хәле

1981 елның 19 февралендә Уфада музыкант гаиләсендә туган. Уфада хореография укуханәсен (хәзер Р. Нуриев исемендәге көллият) (РФ, БР халык артисты Л. Куватова сыйныфы) тәмамлаган (1999).
1996 елдан Уфада опера һәм балет театрында балет труппасында хезмәт итә. 2001 елда контракт буенча Петербургның К. Тачкин балетында эшли.

Иҗаты

Р. Нуриев исемендәге халыкара балет сәнгате фестивалендә (Уфа) катнашып килә (партнёрлары — И. И. Иебра (Рум операсы), Д. Тамазлакару (Staatsballet Берлин театры), М. Перетокин (Мәскәүнең Зур театры), А. Меркурьев (Мәскәүнең Зур театры).

  • 2006 елда VII халыкара Волков фестивалендә (Ярославль) катнаша. Ул катнашкан Л. Исмәгыйлеваның Аркайым балеты (Йолдыз партиясе) РФ хөкүмәтенең Ф. Волков исемендәге премиясенә лаек була.
  • 2008 елда ЮНЕСКО штаб-фатирында (Франция), 2010 елда «Россия-Франция елы» уңаеннан Франция шәһәрләре буйлап уздырылган концертларда катнаша.

Репертуары

Сильфида (Х. Левенсхольд «Сильфида»), Жизель, Мирта, Вилиса (А. Адан «Жизель»), Франциска (И. Штраус «Зәңгәр Дунай»), Пахита, вариацииялар (Л. Минкус «Пахита»), Китри, Китри төше, Мерседес, Урам биючесе, Дриада, Беренче вариация, Болеро (Л. Минкус «Дон Кихот»), Никия, Гамзатти, Һинд биюе (Л. Минкус «Баядерка»), Вакх хатын-кызы, Нимфа (Ш. Гуно «Вальпургия төне»), Җиденче вальс һәм мазурка («Шопениана»), Одетта-Одиллия, Испан кәләше, Рус кәләше, Зур аккош, Па-де-труа (П. Чайковский «Аккош күле»), Аврора, Сирень Феясы (П. Чайковский «Йокыга талган гүзәл»), Мари, Һинд курчагы, Француз курчагы (П. Чайковский «Щелкунчик»), Зарема (Б. Асафьев «Бакчасарай фонтаны»), Джульетта (С. Прокофьев «Ромео һәм Джульетта»), Көлгенә (С. Прокофьев «Көлгенә»), Кармен (Ж. Бизе — Р. Щедрин «Кармен-сюита»), Зәйтүнгөл (Л. Степанов, З. Исмәгыйлев «Торна җыры»), Йолдыз (Л. Исмәгыйлева «Аркайым»), Полли (П. Овсянников «Том Сойер»).

Концерт номерлары

  • «Классик Па-де-де» (Д. Обер муз.)
  • «Очрашу» (П. Даллио муз., Д. Проценко хореографиясе)
  • «Диңгездән» (Э. Морриконе муз., Р. Әбүшахманов хореографиясе)
  • «Адәм һәм Һава» (А. Петров муз., Я. Лившиц хореографиясе)
  • «Үлеп барган аккош» (К. Сен-Санс муз., М. Фокин хореографиясе)

Гастрольләре

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Россия Федерациясенең атказанган артисты (2024)[1];
  • Башкортстан Республикасының халык артисты (2008);
  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2001);
  • Салават Юлаев премиясе лауреаты (2016);
  • «Арабеск-2000» халыкара бәйгесенең «Рус балеты принцессасы» махсус бүләге;
  • «Арабеск-2004» халыкара бәйгесенең дипломы һәм матбугатның «Сөйкемлелек һәм матурлык өчен» махсус бүләге;
  • ТҮРКСОЙ халыкара оешмасы премиясе лауреаты (2001)[2].

Гаиләсе

Ире — Илдар Маняпов, балет биючесе, БР халык артисты, кызы.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Мавлюкасова Гульсина Галимовна – Награды России, 2024-12-08 (рус.). ru-nagrady-by.web.app. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 август 2026.
  2. Мавлюкасова Гульсина Галимовна (рус.). Башкирская энциклопедия (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2026.