Илдар Маняпов
Илдар Маняпов, Илдар Илдус улы Маняпов (1983 елның 19 мае, Прага) — балет биючесе, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының әйдәүче солисты (премьер), БР халык артисты (2014), С. Юлаев премиясе лауреаты (2016). 2022 елның сентябреннән ― Рудольф Нуриев исемендәге хореография колледжы (Уфа) директоры.
Тәрҗемәи хәле
1983 елның 19 маенда Прагада (Чехия) туган. Уфада хореография укуханәсен (хәзер Р. Нуриев исемендәге көллият) (БР халык артисты Ю. Ушанов сыйныфы) тәмамлаган (2001).
2001 елдан Уфада опера һәм балет театрында балет труппасында хезмәт итә.
2022 елның сентябреннән ― Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография колледжы (ba) директоры (моңа кадәр сәнгать җитәкчесе булып эшләгән)[1].
Иҗаты
Репертуар
|
|
Концерт номерлары
- «Классик Па-де-де» (Д. Обер муз.)
- «Очрашу» (П. Даллио муз., Д. Проценко хореографиясе)
- «Диңгездән» (Э. Морриконе муз., Р. Әбүшахманов хореографиясе)
- «Адәмһәм Һава» (А. Петров муз., Я. Лившиц хореографиясе)
- «Октет» (Э.У. Элгар муз., Р. Әбүшахманов хореографиясе)
Гастрольләре
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2008 БР атказанган артисты
- 2014 БР халык артисты
- 2016 Салават Юлаев премиясе — «театр-сәхнә сәнгатен үстерүгә һәм популярлаштыруга зур өлеш кертүе, югары башкару осталыгы өчен»[2]
Гаиләсе
Хатыны Гөлсинә Мәүлекәсова, балет биючесе, БР халык артисты.
Искәрмәләр
- ↑ Ләйлә Аралбаева. Илдар Манапов Рудольф Нуриев исемендәге Башҡорт хореография колледжы директоры итеп тәғәйенләнде. «Башинформ» МА, 21.09.2022 [башк.]
- ↑ «Кызыл таң», 08.10.2016, archived from the original on 2016-10-08, retrieved 2016-10-21
Сылтамалар
- И.И. Маняпов Уфа опера һәм балет театры сайтында 2016 елның 27 август көнендә архивланган.