Ясак
Ясак (рус. яса́к[1], монг. засаг, баш. яһаҡ) — Россиядә XV — XX гасыр башында Себер һәм Төньяк халыклары тарафаннан нигездә җәнлек тиресе белән түләнгән натураль салым.
Ясак XVIII йөз башына кадәр Идел буе халыкларыннан да алына[2].
Тарих
Ясак сүзе телгә Себернең Россиягә кушылуы, ясак җыю урыны булып хезмәт иткән Себер төрмәләре һәм кышлау урыннары системасы төзелү чорыннан керә. Ясак җыю «югары дәүләт кулы» астына киң үзләштерелмәгән территорияләрне кертүнең төп максаты була. Ул казнага кеш, төлке, кондыз, сусар һәм башка затлы мех, ә кайчакта терлек белән дә түләнә. Барлык бу җәнлек тиреләре казна өчен мөһим керем чыганагы һәм җитди сәүдә төре булып тора. Башта ясак җыюны Себер приказы алып бара; 1763 елдан затлы мех Аның Император Галиҗәнаплары Кабинетына килә башлый[3].
Ясак һәр кабилә яки ыру өчен аерым-аерым, «кешесенә һәм кәсебенә карап» билгеләнә. Җыю эше еш кына җирле халыктан тотык (әманәт) алу юлы белән гарантияләнә[4].
Йомышлы кешеләр аны «табыш» белән җыярга тырыша, бер җәнлекне икенчесе белән алыштырырга юл куймый. Башка милләт кешеләренең даими шикаятьләре 1727 елда йомшак тирене акчага алмаштырырга рөхсәт иткән указ чыгаруга китерә; ләкин тиздән ясакны акчалата түләү казна өчен файдасыз дип табыла. 1739 елда министрлар кабинетының кешләтә ясак түләтү турындагы резолюциясе чыга, анда «ә кеш белән түли алмаган очракта, икенче бер йомшак тире белән җыеп бирергә, ә башка җәнлек мехы эзләп табып булмый торган урыннарда тире урынына өчәр сум акча алырга», дип күрсәтелә.
1763 елда хөкүмәт ясак йөкләмәсен тәртипкә китерә башлый. Шул ук елны секунд-майор Щербачев, халык санын алуны оештыру максаты белән, Себергә командировкага җибәрелә. Щербачев тарафыннан урыннарда оештырган махсус комиссияләр ясак түләтү өчен түбәндәге нигезләмәләрне төзи. Һәр олыс билгеле бәяләнеп куйган бер җәнлек төре, йә акча, яисә икесе белән берьюлы ясак түләргә тиеш була. «Оклад җәнлекләрен» аулый алмаган очракта, башка төрле мехка яки бәясен белешеп акчага алыштырырга рөхсәт ителә.
Рус булмаган кабиләләрнең көнкүреше һәм саны шактый үзгәргәнгә, XIX гасыр башында ясак күләме яңадан карала. Күчмә халыклар өчен яңа ясаклы оклад кенәгәләрен төзү белән 1827 елда Көнчыгыш һәм Көнбатыш Себер буенча аерым оештырылган ясак комиссияләре шөгыльләнә. Алар ясак түләтүнең яңа эшләнгән тәртибенә нигез итеп 1822 елгы устав белән билгеләнгән рус булмаган кешеләрне сукбайларга, күчмәләргә һәм килеп төпләнгән утрак кешеләргә бүлүне кабул итә. Ясак комиссияләре рус булмаган сукбай һәм күчмә кешеләр өчен 1763 елда ук кертелгән салым түләтү ысулын саклап кала; 44 тиенлек җыемны гамәлдән чыгару күздә тотыла. Рус булмаган утрак кешеләр «кайсы сословиегә караганлыгына нисбәтле» салым һәм йөкләмәләр түләргә тиеш була[5].
Искәрмәләр
- ↑ Ясак // Толковый словарь живого великорусского языка: в 4 т., 2-е изд / В. И. Даль. — СПб.: Типография М. О. Вольфа, 1880—1882.
- ↑ Ясачные люди (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2025.
- ↑ Ясак • Большая российская энциклопедия - электронная версия. old.bigenc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2025.
- ↑ Багрин Е.А. «Охочие люди» на военной государевой службе в Прибайкалье и Забайкалье в XVII веке. Приморский государственный объединенный музей имени В. К. Арсеньева. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2025.
- ↑ Чертков А.С. Нормы сбора ясака служилыми людьми в XVIII веке // Современные гуманитарные исследования. — 2007. — № 2. — С. 21.
Әдәбият
- Бахрушин С. В. Ясак в Сибири в XVII в // Научные труды. — М., 1955. — Т. 3.
- Кроль М. С. Ясак // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона: в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
Сылтамалар
- Бродникова А.А. Сбор ясака: Зависимость процесса объясачивания от потестарно-политической ситуации в регионе. По материалам Восточной Сибири XVII в. // Сбирская Заимка, 24.03.2001.
- Ясак, натуральный или денежный налог (рус.). bashenc.online.
- Яницкий Н. Ф. Как собирался ясак. Оценка мехов. Что было с пушниной дальше // Торговля пушным товаром в XVII в., 1912 г.
- Книга сбора ясака Төмән воеводалык канцеляриясе.