Алисә Камалова

Алисә Камалова (30 август 1979 ел) — галим-терапевт. 2006 елдан Башкорт дәүләт медицина университеты укытучысы. Медицина фәннәре кандидаты (2006), доценты. Башкортстан Республикасының Терапевтлар ассоциациясе әгъзасы ().

Тәрҗемәи хәле

Алисә Атлас кызы Камалова 1979 елның 30 августында Башкорт АССРның Мәчетле районы Олы Ыктамак авылында туган.

1996 елда Олы Ыктамак урта мәктәбен, 2002 елда Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаган.

2002 елда интернатура, 20032006 елларда клиник ординатура үтә.

2006 елдан Башкорт дәүләт медицина университетының поликлиника терапиясе кафедрасында укыта.

Гыйльми эшчәнлеге

Гастроэнтерология, терапия, саклану чаралары өлкәсендә гыйльми эзләнүләр алып бара.

2006 елда рус. Клинико-функциональная характеристика билиарной патологии у лиц призывного возраста темасына диссертация яклый һәм медицина фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала.

4 монография, 122-дән артык гыйльми басма авторы. Башка авторлар белән бергә 4 уку кулланмасы, 2 укыту методикасы кулланмасы, 22 методик тәкъдим нәшер иткән.

Искәрмәләр

Чыганаклар

  • Мечетлинский район Республики Башкортостан: энциклопедия / Редкол.: Ю. Ю. Султанов (гл.ред.), Н. Ф. Ахкамова (сост.), Г. К. Бикташева (отв.ред.) и др. — Уфа: Мир печати, 2010. — 284 с.:илл. ISBN 978-5-9613-0148-9