Галимҗан Кәримов
Тәрҗемәи хәле
Галимҗан Тимербай улы Кәримов 1952 елның 15 мартында Башкорт АССРның Мәчетле районы Исәнбай авылында туган.
1977 елда Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын, ә 1990 елда ССРБ Оборона министрлыгының «Выстрел» югары офицерлар курсын тәмамлый. Шулай ук Башкортстан авыл хуҗалыгы, Урал социаль—сәяси институтларында белем ала.
Хезмәт юлын 1968 елда Яңа Мишәр урта мәктәбендә башлый,башта хезмәткәр, аннары шушында ук балалар укыта. 1973—1975 елларда Совет Армиясе сафында хезмәт итә. 1975-1978 елларда Яңа Мишәр урта мәктәбендә укытучы булып эшли.
1978 елның июнь аенда КПССның Мәчетле район комитетына инструктор итеп эшкә алына, 1980 елның февраль аенда райкомның пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире итеп була. 1984 елның февралендә «Әй» совхозының фирка комитеты секретаре итеп сайлана.
1978 елның маенда «Коммунист» район гәзитенең мөхәррире итеп тәгаенләнә. 1988 елның ноябрь аенда партия район комитеты секретаре, 1941 елда беренче секретарь итеп сайлана. 1992 елда «Безнең тормыш» гәзите мөхәррире итеп тәгаенләнә.
2000—2007 елларда «Урал» телестудиясе директоры, 2007—2010 елларда «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәрчесе булып эшли. 2010 елда Мәчетле районы хакимиятендә баш белгеч булып эшли.
Җәмәгать эшлеклесе
Район һәм авыл Советларының берничә чакырылыш депутаты була, вакытында күп кенә район күләмендәге җәмәгать оешмаларын җитәкли.
Журналистика өлкәсендә дә актив эшли. Ул язган мәкаләләр, очерклар 1964 елдан район, республика газеталары битләрендә басылып килә.
Бүләкләре
Китаплары
- Еллар, юллар буйлап... Әдәби әсәрләр җыентыгы. — Уфа: Матбугат дөньясы, 2017. — 254 бит.
Искәрмәләр
Әдәбият
- Мечетлинский район Республики Башкортостан: энциклопедия / Редкол.: Ю. Ю. Султанов (гл.ред.), Н. Ф. Ахкамова (сост.), Г. К. Бикташева (отв.ред.) и др. — Уфа: Мир печати, 2010. — 284 с.:илл. ISBN 978-5-9613-0148-9