Урман
Урман (рус. лес) — гомумкыпчак, уйгур, чагатай, угыз телләрендә орман ← борынгы төрки orman «урман» сүзеннән килә, чуашча вăрман «урман; агач; аклан». Э. В. Севортян буенча, тохар телендәге or «агач, утын» сүзенә -ман кушымчасы ялганып ясалган. Р. Әхмәтьянов фикеренчә, урман ← аурман ← ағурман / эгүрэмэн ← агуу үрэмэн «зур тайгы урман» сүзеннән булырга мөмкин. Монгол, эвенк телләрендә «зур, киң җәелгән» мәгънәсен белдерүче аги, агуу, айу һ.б. сүзләр бар, тунгус-маньчжур телендә үрэ «таулык, урман; урманлы таулар» дигәнне белдерә. Башкорт диалектларында йурмә «куе урман»; урман татар телендәге әрәмә, әрем һәм имән (үзара якын кардәш) сүзләре белән тамырдаш; маньчжур телендә дә эрэмун «әрем» сүзе кулланыла.
Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше
- Зур мәйданда тоташ үсеп утырган агачлар, шулай ук күп булып агачлар үскән мәйдан;
- төзелеш һәм сәнәгать материалы буларак киселгән агачлар; бүрәнәләр;
- күчерелмә мәгънәдә: биек булып калкып торган күпсанлы әйберләр.
Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары
урманчы (урман хуҗалыгында эшләүче кече хезмәткәр, урман каравылчысы, лесник); урманчылык (урманчы булу; урманчы вазифасы, кәсебе, шөгыле); урманлы (урман белән капланган, урманы күп булган); урманлык (урманлы җир, урман булган урын); урман-дала (урманлы һәм далалы урыннар, урманнар һәм далалар); урман-тундра (урман белән тундра арасындагы территория); күгелҗем урман күгәрчене (күк күгәрченгә охшаган, кыска муенлы, тыгыз тәнле, томшыгы ак яки саргылт, томшык төбе балавызсыман йомшак тиреле, озын очлы канатлы кош; рус. клинтух); урман бете (талпан); урман күгәрчене (урманда яши торган кечерәк кенә кош; рус. горлица ); урман саесканы (күкшә, гәүдәсе күксел коңгырт, башы куе көрән, канатлары һәм койрыгы җирән төсле кечкенә кош; рус. кукша); урман сыеры (поши); урман тавыгы (суер; көртлек); урман чыпчыгы (кечерәк кенә сайрар кош; рус. завирушка); урман шөлдие (Евразиянең урман зонасында яши торган озын томшыклы, кара түшле, кызгылт көрән каурыйлы кош; вальдшнеп. Татарстанда урман шөлдие — тәлләтәвеч һәм яр шөлдие — корыхтан очрый).
Өстәмә мәгълүмат
Урман — Җир йөзенең агаччыл үсемлекләр белән капланган бер өлеше. Урманнар моннан 380 млн ел элек девон чорында барлыкка килгәннәр. Урманнар коры җирнең 31 %, 4,06 млрд га мәйданын били, 30 проценты — ылыслы, 70 проценты яфраклы агачлардан тора.
- Әлегә урманнар коры җирнең якынча өчтән бер өлешен тәшкил итә һәм Җир йөзендә һава сулаучы тормышның булуы өчен бик әһәмиятле роль уйныйлар.
- Урманнарда, агач һәм үсемлекләрдән тыш, төрле микроорганизмнарны, бөҗәкләрне һәм хайваннарны берләштергән экосистема барлыкка килә.
- Табигый урман берничә «ярус»тан тора. Иң өске ярус — агачлар. Аннан түбәнрәк «урман асты» — вак агачлар һәм куаклар ярусы урнашкан. Ул кош-кортның күп төрләренә сыену һәм туклану урыны бирә. Тагын да түбәндәрәк — кечкенә куакчыклар (мәсәлән, кара җиләк, нарат җиләге) һәм үләннәр. Иң аскы ярусны мүкләр һәм лишайниклар тәшкил итә. Алар туфракны каплап торалар. Урман шулай ук гөмбәләрсез яши алмый. Гөмбәлек җепләре агач тамырлары белән кушылып үсәләр һәм агачларга туфрактан су, анда эрегән тозларны суырырга ярдәм итәләр. Элек урман булмаган урынга полоса (ышыклау полосасы) итеп агачлар утырту еш кына нәтиҗә бирми, чөнки туфракта гөмбә булмагач, агачлар үсеп китә алмый.
- Россия урманнарында 160 тан артык төрле җиләк-җимеш агачы һәм куагы үсә. Урман җиләкләренең уңышы елына 11 млн тонна, чикләвек — 5 млн, гөмбәнеке 330 мең тәшкил итә. Хәтта уңыш аз булган елларда да 1 гектар җирдән 50 килограмм эрбет чикләвеге, 10 килограмм гөмбә, 60 килограмм карлыган, 100 килограмм мүк җиләге җыярга була.
- Татарстан Республикасы якынча 6 млн 800 мең гектар мәйданны били, шуның нибары 1 млн 271 мең гектары, ягъни 17 проценттан бераз артыгы — урманнар. Аларның 24,6–25 % проценты — ылыслы, 16,4 % — каты яфраклы (мәсәлән, имән), ә 59 % - йомшак яфраклы агачлардан торган урманнар.
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Урман авызы
- урманга керә торган юл башы, урман алды.
Урман артындагын күреп, борын астындагын күрми
- үз гаебен күрмичә, кеше гаебен тикшерүгә карата.
Урман әүлиясы
- аңгыра яки беркатлы кеше турында.
Урман бите
- урман буе.
Урманга утын ташу
- мәгънәсез эш эшләү.
Урманга утын төяп бару / Урманга утын ташу / Урманга утын төяп килү
- берәр нәрсәне кирәкмәгән җиргә, урынында күп булган җиргә алып бару.
Урманда үскән
- үзен тота белмәгән, тәрбиясез кеше турында.
Урман итәге
- урман кырые, урманның күренеп торган ягы.
Урман иясе / Урман сарыгы
- шүрәле.
Урман кебек (сыман, шикелле)
- бик куе, мул һәм биек булып күренгән әйберләр турында.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышына мисаллар
- Кара болытны кара урман тартыр.
- Берсе — урманга, берсе тугайга киткән.
- Кара урманның карыны киң.
- Урам күзсез булмас, урман колаксыз булмас.
- Урман — авыз, кыр — колак, күл — күз.
- Урман артындагы күренә, борын астындагы күренми.
- Урман бүресез булмый.
- Урманга кер, ботакка кадалма.
- Урманга кермәс борын чыгарыңны уйла.
- Урманга ни дип кычкырсаң, ул да шулай дип җавап бирер.
- Урман киексез булмас.
- Урманнан үтеп утын күрмәгән.
- Урман үстергән ачлык күрмәс.
Җырларда кулланылышына мисаллар
Шаулый урман, шаулый урман,
Җилләр искәндә.
Сагындыра авылымны,
Искә төшкәндә.
Сагындыра авылымның,
Чокыр-чакыр урамнары.
Әллә шунда уйнап үскәнгә.
(«Шаулый урман», татар-башкорт халык җыры)
Урман эчләрендә урман,
Каен белән карама.
Янам синең утларыңда,
Ниләр табыйм дәвага?
Урман эчләрендә урман,
Керсәм чыга алмам инде.
Төрле агачта — төрле кошлар
Сайрар — түзә алмам инде.
(«Урман эчләрендә урман», А. Хөсәенов көе, Т. Миңнуллин сүзләре)
Урманнарда йөрдем иркен сулап,
Бигрәк хуш исле нарат ылысы;
Йөрәк яраларын төзәтәдер
Күз карашкайларыңның җылысы.
(«Урманнарда йөрдем», татар халык көе, Г. Зәйнашева сүзләре)
Матур әдәбиятта кулланылышына мисаллар
Урман артыннан, мәйданга көрәшергә чыга торган батыр егет кебек, тулып килә торган ай чыкты (Г. Исхакый, «Ул әле өйләнмәгән иде»).
Кинәт ул нәрсәдер исенә төшерде булса кирәк, блокнотын алды һәм тиз-тиз сызгалый башлады: урман инеше, алан, тау, тауны терәп торган ак каен… (Г. Әпсәләмов, «Ак чәчәкләр»).
Минем монда беркем дә белми торган бик яшерен, әкияттәге урман эчедәй серле бер урыным бар (Г. Бәширов, «Туган ягым — яшел бишек»).
Таймасны өйалдыннан ук урман исләре каршылады: анда бер кочак шифалы үлән ята иде (А.Тимергалин, «Таш алиһә»).
Урман авызына күп дигәндә ярты чакрымнар гына булыр (А. Хәсәнов, «Җәнбәт җәвере»).
Сабитның яшерен урман аланы, ясалма күле — җирдә хуҗа булып яшәтүче бер көч (А. Гыйләҗев, «Балта кем кулында?»).
Урман эчендә генә сизелмәгән, кары гына түгел, җиле дә шәп булган икән: урман буена шундый көртләр өеп киткән, юлның эзе дә калмаган (В. Нуруллин, «Ике урам арасы»).
Урман кисәргә рөхсәт бирербез, төзү материаллары белән булышырбыз, — диде ул (Г. Галиева, «Тулгак»).
Әниләре пешергән умач боламыгын чөмереп ачлык талавын баскач, Тимерҗан белән төпчекләр урман кискән шикелле мыш-мыш килеп йокыга да китте (В. Имамов, «Тозлы яра»).
Нәрсә хакында фикер кузгатса да, аның очы шул урман кызына алып чыга, Майяга булган иң газиз, иң матур хисләренә барып ялгана… (Г. Гыйльманов, «Албастылар»).
Мин монда көзге урман җырын, агачта эленеп калган яфракларның куркып калтырануын тоям (А. Әхмәтгалиева, «Көй»).
Чыганаклар
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. I том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том. — 622 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. II том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том. — 748 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. III том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том. — 799 с.
- Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
- Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.